Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изоляция вакытында балаларны урамга алып чыгарга ярыймы?

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, дөнья халкы үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши.

news_top_970_100
Изоляция вакытында балаларны урамга алып чыгарга ярыймы?
Рамил Гали

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова балалар белән саф һавага чыгып йөрергә ярый дигән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Иң төп шарт — ишегалды тирәсеннән китмәскә. Лилия Галимова брифинг вакытында журналистлар белән аралашканда шул хакта әйткән.

«Әниләр балаларын урамга алып чыга, бу беркайчан да тыелмады. Кешеләр этләрен урамга алып чыга, кибеткә баралар, чүп чыгаралар. Ишегалды периметрында бу тыелмый. Балага да саф һава кирәк», — дип аңлаткан Лилия Галимова.

Татарстан изоляциядән акрынлап чыгу планын әзерләячәк. Санитар-эпидемиологик хәлгә карап, һәр төбәк үз планын төзи. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100