Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изоляция режимыннан ничек һәм кайчан чыга башлыйбыз?

Президент Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән берлектә уздырган киңәшмәдә коронавируска бәйле изоляция режимыннан чыгу тәртибе хакында сөйләде.

news_top_970_100
Изоляция режимыннан ничек һәм кайчан чыга башлыйбыз?

Изоляция режимыннан чыгу галимнәр фикеренә таянып кына эшләнергә мөмкин.

Президент киңәшмәне Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустиннан сәлам белән башлады. Билгеле булганча, премьер-министр коронавирус белән авырый. Президент аның савыга башлавын әйтте.

Президент әйтүенчә, изоляция режимыннан чыгу галимнәр фикерен исәпкә алып башкарылачак.

Роспотребнадзор чикләүләрдән чыгуны өч этапта башкарачак.

Һәр этап саен кешеләргә зуррак мөмкинлекләр ачыла барачак. Беренче этапта урамда спорт белән шөгыльләнү һәм балалар белән урамга чыгу рөхсәт ителә. Әмма дистанция сакланырга тиеш.

Икенче этапта гаилә белән урамга чыгу рөхсәт ителә. Мәктәпләр һәм кибетләр эшли башлый. Әмма сатып алучылар саны чикле булачак.

Өченче этапта парк һәм скверлар ачыла. Шулай ук дистанция саклау таләп ителә. Кибетләр чикләүләрсез эшли башлый, кунакханәләр һәм кафе-рестораннар ачыла.

Чикләүләр авыручылар һәм хастаханәләрдәге буш урыннар санын исәпкә алып кына юкка чыгарылачак. Карарны төбәк башлыклары кабул итә.

Коронавирустан иң зур зыян күргән Мәскәүдә барлык предприятиеләр 12 майдан эшли башлый. Әмма хезмәт күрсәтү өлкәсендә чикләүләр кала диде мэр Сергей Собянин.

Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 165 мең кешенең коронавирус йоктыру очрагы булуын әйтте.

Хастаханәләрдә 80 мең кеше ята. 1100 кеше ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Аларның дүртесе - балалар.

Ирләрнең хатын-кызларга караганда коронавирусны җиңелрәк кичерүе күзәтелә.

На поддержку старшего поколения и детей государство направило около 25 млрд рублей

Дәүләт чикләүләр нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә 25 миллиард сум ярдәм күрсәткән.

17 апрельдән ана капиталы алган гаиләләр 3 яшькә кадәрге һәр балалары өчен ай саен 5 мең сум акча ала. Соңгы ике айда 735 мең эшсез теркәлгән. Эшсезлек өчен пособие 8 меңнән 12130 сумга кадәр арттырылды.

Банклар кредит каникулларын сорап мөрәҗәгать иткән эшмәкәрләрнең 60 процент гаризасына уңай җавап биргән.

Табышы 30 процентка кимегән физик затлар да банкларга кредит каникуллары сорап мөрәҗәгать итә ала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100