Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җизни дә эләкте мошенниклар кулына» – май бәйрәмнәре турында шаян видео

news_top_970_100
«Җизни дә эләкте мошенниклар кулына» – май бәйрәмнәре турында шаян видео
видеодан скриншот

Блогер Гүзәл Садыйкова мошенниклыкның яңа төре турында «кисәтеп», кызык видео төшергән. Гүзәл шул дәрәҗәдә ышандырырлык һәм җитди итеп сөйли ки, күпләр видеоның ахырында гына моның май бәйрәмнәренә багышланган шаярту булуын аңлап алган.

«Сак булыгыз, мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән. Яңа гына миңа да шалтыраттылар, шуңа күрә сезнең белән дә бүләшәсем килә. Тикшерү органнары сүзләренә караганда, алардан йөзләгән кеше зыян күргән һәм шушы май бәйрәмнәрендә яңадан дистәләгән мең кеше зыян күрергә мөмкин. Кызганычка, минем җизни дә эләкте мошенниклар кулына, аның хәле хәзер бик авыр.

Бу мошенниклар ничек эшли соң? Авылдагы ялгыз пенсионерлар, ягымлы тавыш белән телефоннан шалтыратып, шәһәрдә яшәүче балалары, оныкларын «авылда рәхәт» дип алдалап авылга кайтарталар да аларны көне-төне бакчада эшләтәләр, ди. Менә бу видеода – минем жизни, ул хәзерге вакытта мошенниклар кул астында эшли. Шуңа күрә шәһәрдә яшәүче авыл балаларының сак булуы сорала. Мошенниклар кулына эләгәсез икән, үзегез гаепле», – дип сөйли ул.

«Кайтыгыз, шашлык кыздырырбыз, дигәннәр иде алар…»;

«Аллам, ышандыра яздың», «Мин бик борчылып тыңладым, жизнәгез өчен кайгырып утырдым», – дип блогерның актерлык осталыгына бәя биргәннәр күпләр.

«Балалар алар төп нигезгә кайта, чакырганны көтеп тормыйлар. Авыл балалары, эш рәтен белеп үскән балалар. Бу рилсны карагач, әтиләре белән рәхәтләнеп көлдек. Көнендә үк балалар да җыела башлады. Рәхәт шушы тормышыбыз»;

«Шәһәрдән мошенниклар үзләре кайтып, 1 көн ял иткән авыл кешесен 4 көнгә кулга алмыймы икән? Монда кем кемнедер әле»;

«Мин дә эләктем ул мошенникларга. Миннән өй юдырталар»;

«Мин дә мошенник авыл әбисе. Әлхәмдүлилләһ, балалар кайта, оныклар. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырабыз, тәмнүшкәләр пешерәбез. Оныклар шау-гөр килеп ишегалдында уйныйлар. Хәзер авыл җирендә эш элеккеге кебек түгел. Бергәләп, армыйча гына эшләп алабыз», – дигән фикерләр бар.

Тагын кемнәр май бәйрәмнәрендә «мошенниклар» тозагына эләкте?

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 май 2024
    Исемсез
    Яулык бәйләп юк-бар сөйләп утырмасагыз да ярвй. Бер кызыгы да юк. Берәр файдалы киңәшме әллә дип торам. Бу блогерлар акча өчен иманын сатырга әзер
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100