Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җизнәсе мунчада балта белән чабып имгәткән малайның хәле турында билгеле

news_top_970_100

Башкортстанның Эстәрлебаш районында җизнәсе балта белән чабып имгәткән малайны хастаханәдә гомуми палатага күчергәннәр. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов «Вконтакте» челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Бүген безнең малайны гомуми палатага күчерүләре билгеле булгач, сөендем. Әнисенә шалтыратып, хәлен белештем. «Сез үзегез аннан сораша аласыз», – дип, телефон трубкасын балага бирделәр. Тавышы көр иде. Бераз сөйләшкәч, мин аңа бөтен район халкыннан сәлам әйттем, сәламәтләнүен теләдем», – дип яза район башлыгы. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Моңа кадәр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, малайны ИВЛ аппаратыннан алганнар, аның хәле тотрыклыланган.

Якынча белешмә буенча, 12 яшьлек малайны мунчада 27 яшьлек туганы – апасының ире балта белән чабып имгәтә. Бала мунчага юынырга кергән булган. Аяклары һәм куллары җитди яраланган малайны санавиация белән Уфа хастаханәсенә китерәләр. Ул канының 40 процентын югалта.

Балага һөҗүм иткән ир-ат үзенә кул салмакчы була, аңа туганнары комачаулый. Аннары ул качып китә, тик юлда аңын югалтып егыла. Бу кешене сак астына алганнар, җинаять эшен тикшерү бара.

Башкортстанда үсмер малайны җизнәсе балта белән чапкалаган, дип язган идек. Якынча билгеле булганча, малай тәрбиягә алынган. Аны 2011 елда 6 айлык чакта уллыкка рәсмиләштергәннәр. Гаилә хисапларда тормый, уңай яктан сыйфатлана. Малайны 49 яшьлек анасы һәм 49 яшьлек үги атасы тәрбияли. Алар белән бер өйдә хатынның 22 яшьлек кызы һәм кызның 27 яшьлек ире яши. Малайга менә шушы ир-ат һөҗүм иткән инде.

Кыз белән кияү 2 ел никахта яши, икесе дә – икенче төркем инвалид. Малайны үтерергә маташкан ир-атның психиатрда хисапта торуы, беркайда эшләмәве, хөкем ителмәгән булуы билгеле. Ир-ат балага еш бәйләнә, диелә хәбәрдә.

Фаҗига булган көнне кич белән бу өйдә әбиләре дә була. Ул башка авылдан туганнарына кунакка килгән. Үги аталары мәктәптә каравылчы булып эшли, ул сменага эшкә киткән була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100