Изи Зарипова «Биш кияү кирәк түгел» җырын тәкъдим итте
«Түбәтәй кигәннән генә, мулла булып китмисез», - дип җырлый ул.
Җырчы Изи Зарипова сүзләрен һәм көен үзе язган «Биш кияү кирәк түгел» җырын тәкъдим итте.
Эх, егетләр, егетләр!
Түбәтәйләр кидегез,
түбәтәй кигәннән генә,
мулла булып китмисез.
Елмаеп күзгә карыйсыз,
гармунда да уйныйсыз.
Алай ярыйсы икәнсез,
эштә дә сынатмыйсыз.
Эх, егетләр, егетләр,
елмаясыз, көләсез.
Әллә инде күзегез төшеп,
килер микән диясез», дип җырлый ул.