news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ижевскида шартлауда Татарстан кызы һәлак булды: биш баласы ятим калды

Бер ел элек гаилә башлыгы - әти кеше юл һәлакәтендә үлгән булган.

news_top
Ижевскида шартлауда Татарстан кызы һәлак булды: биш баласы ятим калды

39 яшьлек мәрхүмә хатын гаиләсе белән 2015 елда Яшел Үзәннән Ижевскига яшәргә күчкән булган. Алар фатир арендалап торган. 17 гыйнварда фатирда газ шартлап, фаҗига килеп чыккан.

Удмуртия буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, хатын газ шартлаган фатирда һәлак булган.

prokazan.ru хәбәр иткәнчә, гаиләдә биш бала – шуларның дүртесе балигъ булмаган. Газ шартлаганда өчесе мәктәптә, берсе балалар бакчасында булган.

Әлегә балаларның кайда яшисе билгеле түгел.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар