Ижевскида бер ана 14 кат балконында баласын аягыннан асып торган
Ижевскида бер ана 14 кат балконында баласын аягыннан асып торган
Ижевск шәһәрендә 30 яшьлек хатын 6 яшьлек улын вәхшиләрчә «тәрбияләгән». Хатын баласын 14 каттагы балконнан урамга чыгарып асып тоткан. Бала башы белән аска таба эленеп торган. Ана кеше малайны аякларыннан тоткан. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Алты яшьлек малай әнисе белән бергә яши. Хатынның ун яшьлек олы баласы исә әтисе белән тора. Коточкыч «тәрбия» булган көнне олы малай әнисенә кунакка килә. Ул нәни энесен җәзалаганны күреп тора. Кече малай уенчыкларын җыеп куймаган. Шуның өчен аны үз әнисе 14 кат балконыннан урамга чыгарып асып тоткан.
Бу вакытта олы малай елаган, энесен фатирга алып керергә сораган. Ләкин әни кеше кече улын, башы белән түбән асылынган килеш, берникадәр вакыт тотып торган.
Әлеге вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. Хатынга карата җинаять эше ачылган. Алар кү
Хәзерге вакытта бу мәгълүматны тикшерәләр. Җинаятьтә шикләнелүче хатынга карата стационарда