news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ижевск циркында 14 яшьлек артист биеклектән егылып төшкән

Ижевск циркында 14 яшьлек артист биеклектән егылып төшкән

news_top
Ижевск циркында 14 яшьлек артист биеклектән егылып төшкән
Удмуртия башкаласы Ижевск шәһәрендә балалар цирк студиясендә шөгыльләнгәндә 14 яшьлек артист кыз бала имгәнгән. Цирк гөмбәзенә беркетелгән боҗрадан ычкынып, егылган баланы хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда "Удмуртия"мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

10 майда цирк студиясендә дәрес вакытында кыз бала имгәнә. Ул  3,5 метр биеклектә элеп куелган боҗрадан ычкынып, манеж өстенә егылып төшә. Урынга ашыгыч ярдәм табиблары килә. Алар баланы хастаханәгә алып китә.

"Судмедэкспертиза узу өчен юллама бирелде. Тикшерү бара", - дип аңлатканнар Эчке эшләр министрлыгының Ижевск буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар