Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижевск шәһәрендә биш яшьлек кызны әнисе каршында урлап киткәннәр

Юл аша әнисе белән чыгып бара торган 5 яшьлек сабыйны машинагы утыртып алып киткәннәр.

news_top_970_100
Ижевск шәһәрендә биш яшьлек кызны әнисе каршында урлап киткәннәр
https://pixabay.com

Удмуртиядә яшәүче кеше Ижевск шәһәре урамында биш яшьлек кызны урлап киткән. Әнисе белән юл аша чыгып бара торган баланы алып киткән кеше аның биологик әтисе булуы ихтимал. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Удмуртия буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, вакыйга 1 июньдә кичке биш тирәсендә була. «Ир-ат биш яшьлек кызны машинасына утыртып алып китә. Бу вакытта бала анасы белән бергә юл аша чыгып бара торган була. Җинаятьне тикшерү бара, шаһитлар сораштырыла, оператив-тикшерү гамәлләре башкарылды. Нәтиҗәдә урлаучы ир-атның шәхесе ачыкланды. Якынча версия буенча, ул баланың биологик атасы булуы ихтимал. Баланың яшәү урынын билгеләү буенча бәхәсне чишә алмагач, ул урлауга барган», диелә хәбәрдә.

Җинаять эше ачылган. Баланың анасын, шаһитларны сораштыру дәвам итә, кызны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин бу эшне тикшерү турында оператив хәбәр итәргә кушкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100