Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижаудагы татар кызы милли перәннекләр пешерә: тәмле дә, матур да!

Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Эльвира Гарифуллина имбирлы перәннекләр ясый. Аларны балалар кызыгырлык итеп бизи, перәннек ясау буенча мастер-класслар оештыра. Эльвира үзе дә өч бала әнисе. Ире белән ике кыз бер малай үстерәләр. Перәннек ясау серләрен безгә дә сөйләде.

news_top_970_100
Ижаудагы татар кызы милли перәннекләр пешерә: тәмле дә, матур да!

–Перәннекләр ясый башлаганыма ике ел. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч, башкаларга матурлык өләшә торган шөгыль. 

Күңелемдә ниндидер иҗади эш белән шөгыльләнү уе булса да, хобби эзләмәдем. Ул мине үзе эзләп тапты. 

Гадәти генә бер көнне дус кызларым белән өйгә җыелдык та перәннек пешердек һәм аны бизәдек. Өчебез өчен дә бу беренче эшебез иде. Бик күңелле һәм кызык булды. 

Пешергәндә якыннарыма бүләк итәргә кирәк, дип уйладым. Кабатланмас, матур бүләк. Тәмләп чәй эчәргә дә була. Тагын да затлырак булсын өчен калай тартмалар сатып алдым. Шул матур кечкенә тартмаларга салып якыннарыма бүләк иттем. Барысы да ошатты. Ул вакытта рәсеме дә бик гади иде. Шулай булса да, ихластан, яратып эшләдем, – дип бик яратып сөйли Эльвира үз эше турында. 

– Шуның белән бу төгәлләнде. Әмма бер ел узгач, икенче бер дустыма теге вакытта ясаган перәннекләремне күрсәттем, ул үзенә дә ясап бирүен сорады. Аның чәчәкләр сата торган сәүдә ноктасы бар иде. Ул шунда минем перәннекләрне сатып та җибәргән. Шуннан заказлар килә башлады. Күршеләр, танышлар да сорый. 

Ясый-ясый шомарасың бит, рәсемнәр дә матуррак килеп чыккан кебек. Үземә дә шөгылем ошый. Үз кулларың белән эшләгән матурлык бит. Бердән тәмле, икенчедән матур.

Ювелир хезмәте кебек Эльвираның прәннекләре.

– Мондый матур прәннекләр ясау өчен иң мөһиме ни кирәк?

– Сабырлык кирәк. 10-12шәр сәгать ял да итмичә, башка бернәрсәгә дә бүленмичә эшләгән чакларым да бар. Өйдәгеләр дә сабырлыгыма гаҗәпсенә кайвакытта, – ди үзе дә. 

– Ә бер башлаган эшне бер дулкында эшләп чыгуның нәтиҗәсе зур.

– Бәяләре ничек?

– Прәннекләрнең бәясе 50-100 сумнан башлана. Катлаулылыгына карап артырга да мөмкин. Бизәүгә караганда пешерү җайлырак. Бизәү күп вакытны ала. Катлаулы, ягъни бер прәннектә берничә төс кулланылса, бер-берсе белән кушылмасыннар өчен һәр төснең кипкәнен көтәргә кирәк.

– Кызыксынучылар бармы?

- Заказлар күп. Бик яраталар, почта аша да сорыйлар. Заказларны кире борган вакытлар да бар, кызганычка каршы, вакыт җитми. Бер ел инде балалар янына мастер-классларга барам. Балалар иҗат итәргә бик ярата, аларга күңелле. Аларга шатлык бүләк итә алганга үзем дә сөенәм. Казанга да мастер-класслар уздырырга еш барам. Прәннекләрне үзем пешереп алып барам, балалар бизи һәм өйләренә бер тартма хуш исле, тәмле прәннекләр алып кайтып китәләр. Үземнең шөгылемне бик яратам.

Имбирлы прәннекне болай ясыйбыз:

Камыр өчен: 100 грамм сыер мае, 165 грамм бал, 125 грамм шикәр комы, 2 чәй калагы кипкән кориандр, 1,5 чәй калагы төелгән канәфер, 1 чәй калагы дарчин, 1 чәй калагы имбир, чеметем тоз, 500 грамм он, 2 аш калагы сода.

Глазурь өчен:

100 грамм шикәр пудрасы,

2 йомырка агы,

40 мл лимон согы.

Прәннекне бизәү генә түгел, камырын ясау да бик нәзберек, игътибар сорый торган эш.

Бал һәм шикәр комын савытка салып, акрын утта куыклар (пузырьки) чыкканчы эретәбез. Эрегән массага тәмләткечләрне салабыз. Бик аз гына тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Массаны тагын акрын утка куыклар чыкканчы куеп алабыз. Шуннан соң плитә өстеннән алып, сода өстибез. Масса бик тиз күбәеп китә, куркырга кирәкми, шуның өчен газ өстеннән алып эшләргә кирәк. Тагын бер кат әйбәтләп болгатабыз. Болгатудан туктамыйча сыер маен салабыз. Сыер мае эреп беткәч, акрынлап күпертелгән йомырканы кушып болгатабыз. 

Хәзер инде он кушсак та була. Онны да аз-азлап өсти барасы, болгатып торасы. Камыр тыңлаучан, ягъни, кулга ябышмый торган шар формалы хәлгә килгәнче басарга. Әзер камырны пленкага төреп, бер тәүлек суыткычта тотарга кирәк.

Суыткычтан алган камырны 4-5 миллиметр калынлыгында җәябез һәм төрле формалар ярдәмендә сыннар кисәбез. Түгәрәкләр, атлар, чәчәкләр, чыршылар...кем ни тели. Формалар булмаган очракта катыргыдан ясап та кисәргә мөмкин.

180 градуслы кайнар мичтә 12-15 минутка куеп алабыз. Прәннекләр кайнар килеш алганда формасын югалта, шуңа күрә табада аз гына суынганын көтәргә кирәк.

Глазурь: савытка шикәр пудрасы, йомырка агы һәм лимон согы салырга. Миксер ярдәмендә масса күбекле хәлгә килгәнче яхшылап болгатырга. Әзер массага үзегез теләгән азык буягычларны кушарга. Һәм кондитер шприц белән прәннекләргә рәсемнәр төшерергә. Кипкәнен көтәргә.

Киңәш: имбирлы прәннекләр озак саклана. Шуңа күрә аларны бәйрәмнәргә алып бару өчен берничә атна алдан да ясап куярга мөмкин. Әмма әзер прәннекләрне калай савытларда сакларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100