Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижау кызы Рамина Нуриманова Максим Галкинны кош теле пешерергә өйрәткән

Кечкенә кызчык тамашачыларны татарча җырлап та таң калдырган.

news_top_970_100
Ижау кызы Рамина Нуриманова Максим Галкинны кош теле пешерергә өйрәткән
https://www.instagram.com/ramina_blog/

Ижау шәһәреннән 3 яшьлек Рамина Нуриманова «Лучше всех» тапшыруында Максим Галкинны татар халык ашы — кош теле пешерергә өйрәткән.

Рамина, кечкенә булуына карамастан, тамашада үзен бик кыю тоткан. Үзе турында сөйләп, әти-әнисе белән таныштырганнан соң, тамашаның алып баручысы Максим Галкин белән бергә кош теле пешергәннәр. Кызчык тапшыру барышында татарча да сөйләшә, шулай ук Чулпан Йосыпова репертуарыннан «Ал чәчәк» җырын башкарып күрсәтә.

Максим Галкин Раминаның әтисеннән: «Мондый оста пешекче булган йортта ничек итеп матур-төз гәүдәле калып була?» — дип сораган. Ул исә гаиләсенең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы, ә Раминаның 4 айдан салкын су белән коенуы турында әйткән.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100