Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изгелеккә әйләнгән үч

Булат Гөлшат белән интернет аша дуслашырга уйлады. Аңа хат язды. «Сәлам, хәлләр ничек?» дигән гади генә хәбәр иде ул. Дөрес, Булат кызга аның әнисен белүен, ул эшләгән мәктәптә укуын әйтеп тормады. Бер көннән соң Гөлшат җавап бирде. Алар язышып аралаша башладылар.

news_top_970_100

Рәдиф улы Булатны һәрвакыттагыча мәктәпкә илтеп куйды.

«Улым, әйдә әзрәк тәртәгә кер инде! – диде Рәдиф улына таба борылып. Миңа көн саен әле директор, әле класс җитәкчең шалтырата. Мине ниндидер малай-шалай кебек ачуланулары туйдырды бит. Әле дәрестән качкансың, кемгәдер ямьсез сүз әйткәнсең... Син зур егет бит инде. Сигезенче сыйныфта укыйсың!» – диде Рәдиф улына.

«Ярар, әти!» – диде дә Булат машинадан чыкты.

Саубуллашканда әтисенә баш какты да, елмая-елмая мәктәп ишегалдына йөгерде.

«Кызык кына инде бу әти! Тәртәгә кер, имеш...»

Юкса, ул надан малай түгел инде. Барлык фәннәрдән дә әйбәт билгеләр. Бары тик рус теле генә аксый, ярар, монысы пүчтәк. Ләкин ул имтиханны барыбер тапшырачак.

Булат моңа ышана. Әгәр инде ул-бу булып, әтисе бөтен әшнәлеген эшкә җиксә, бөтенләй шәп булачак. Ә аның әтисе охо-хо! Төзелеш компаниясе директоры! Малай укый торган мәктәп тә гади урта мәктәп кенә түгел, ә математика юнәлешендә белем бирә торган уку йорты. Булатны әллә ни математик дип әйтеп булмый анысы, дөресрәге әти-әнисе үзләренең мин-минлекләрен аның ярдәмендә тормышка ашыра. Менә шуңа күрә кайвакыт малай ычкынып китә – әле алгебра дәресеннән кача, әле физикадан... Ә укытучылар түзә. Нишләсеннәр, кая барсыннар алар?

Булатның әтисе Рәдиф – аларның элиталы мәктәбенең спонсоры. Шулай Рәдифкә зарланып алалар да, тагын сабыр итәләр инде. Ә Булат, чыннан да, шалапай...

Артык иркә шалапай. Беркөнне сигезенче сыйныф рус теле укытучылары Роза Әсхәтовнаның авырып хастаханәгә эләккәнен белеп алды, күрәсең, бу озакка иде. Балаларның укытучының авыруы турындагы яңалыкны ничек кабул итүләре билгеле инде, әлбәттә, сөенделәр.

«Иртә шатланасыз әле! – диде аларга завучлары Рәзинә Мансуровна. – Роза апагызга алмашка яңа укытучы килә, аның белән бәйдән ычкына алмассыз. Контроль эштә, диктант-инша язганда бер-берегездән күчергәнне күрмәмешкә салышкан Роза Әсхәтовна булмас ул сезгә!» – дип куркытып куйды завуч укучыларны.

«Кем соң ул шундый явыз укытучы?» – дип сорады бер укучы.

«Ул зонада эшләгән», - диде завуч.

«Кем булып? Күзәтү каланчасында торганмы әллә?» – диде дә бер укучы, класс шаулап көләргә тотынды.

«Нишләп каланчада булсын. Балигъ булмаганнар колониясендә рус теле һәм әдәбияты укыткан. Бик усал хатын!» – диде Рәзинә Мансуровна җитди йөз белән.

Икенче көнне ул укытучы класска килеп керде... Лиана Алмазовна карап торышка алай усал күренмәде. Кыскарак кына буйлы, чандыр гәүдәле, йөзендә йомшак кына елмаю. Сигезенче сыйныф укучылары җиңел сулап куйды, Рәзинә Мансуровна юкка куркыткан икән, бу кызыйны гына җиңәрбез дип уйлады укучылар. Ләкин Лиана Алмазовнаның холкы тимер кебек нык иде. Ул бернинди коткыга да бирелмәде, аның дәресен беркем дә боза алмады, хәтта Булатның да кулыннан килмәде бу эш. Һәм иң мөһиме – түземлеге. Иң катлаулы хәлләрдә дә аның бер мәртәбә дә тавыш күтәргәне булмады, зәңгәр күзләренең бер карашы җитә иде, алар шундук чәнечкеле, усалга әйләнә. Йомшак елмаю шундук эреп юкка чыга. Ләкин ул дәрес темаларын бик яхшы, үтемле итеп аңлата иде, хәтта аны сыйныфтагы иң йомшак укучы да аңлый. Бераз вакыт узуга ук, Лиана Алмазовна мәктәп укучылары арасында какшамас абруй казанды.

Тик Булат өчен генә түгел. Ну, ошамый аңа яңа укытучы! О-ша-мый! Берни эшләтә алмый үзен. Укытучысын чыгырыннан чыгарыр өчен әллә ниләр эшләвен дәвам итте, дәресләрен дә әллә нигә бер генә әзерли. Булатны хәтта классташлары да аңламады.

«Ник бәйләндең соң шуңа? – дип гаҗәпләнде укучылар. – Кичә нигә тагын журналны яшереп куйдың, аны син эшләдең бит. Теге көнне урындыгына да акбурны син буяган идең. Бер дигән укытучы, нигә каныгасың аңа?»

«Ул миңа ошамый!» – дип кенә җавап бирә иде Булат.

Булат бөтен этлекләренә күз йомарлар, әтисе барысын да җайлар-майлар дип уйлады...

Әмма юк...

Ноябрь башларында Булатның чирегенә «икеле» чыгачагы билгеле булды. Мәктәпкә Булатның әти-әнисен чакырттылар, үзе белән сөйләштеләр, Лиана Алмазовнаны тыңладылар.

«Булат рус теле дәресе белән бөтенләй кызыксынмый, - диде укытучы Булатның әти-әнисенә. – Шушы вакыт эчендә бер тапкыр да өй эшен эшләмәде, бер генә контроль эшне дә тапшырмады. Буш дәфтәр тапшыра да вәссәләм! Бишенче, алтынчы класс укучысы булса аңлар идем, ул инде сигездә укый. Зур егет. Бер елдан ОГЭ тапшырасы бар. Дәрес тә әзерләргә теләми икән, ул имтиханнарны ничек тапшырачак соң?»

«Юк, башта укыткан укытучыларының барысы да килеп чыга иде бит! Бер шелтә ишеткән булмады. Булатның гел ныклы «дүртле» булды!» – диде Рәдиф.

«Баштагы укытучылары турында бер начар сүз дә әйтәсем килми, - диде Лиана Алмазовна. – Ләкин беренче тестта ук мин Булатка игътибар иттем. Булат шул чакта беренче тапкыр эшләде. Шунда аның шактый артта калганын аңладым. Бәлки Булат төгәл фәннәр буенча көчле укучыдыр, әмма гуманитар фәннәр белән катлаулырак», - диде рус теле укытучы.

Лиана Алмазовна бу сүзләрне әйткәндә директоры күзләрен аска төшерде. Булат барлык фәннәр буенча да артта иде. Аны тартып-сузып кына алып бардылар. Сәбәбе шул ук – бай әти...

Ләкин Рәдиф улының шактый гына әйбәт укуына чын күңеленнән ышана, инана иде. Һәм менә ниндидер яңа укытучы килде дә, аның улы тегеләй-болай дип дәгъва белдерә!

Өенә кайткач да Рәдиф шактый ачулы йөрде. Нинди педагог инде бу? Әле килеп тә өлгермәде, инде үз тәртибен урнаштырмакчы була. Аның белән нидер эшләргә кирәк. Булатның әнисе дә ах-ух килде, нишләп әле барысы да аның улына каныга?

«Рәдиф, директор белән сөйләш син! – дип киңәш итте Булатның әнисе Рафия. – Ничек шулай була инде? Бөтен фәннәрдән дүртле-бишле, ә монда «икеле»! Нәрсә, минем улым наданмы әллә?» – дип тузынды әнисе дә.

«Үзе надан ул укытучы! – диде теш арасыннан гына. - Мин директор белән икәүдән-икәү генә калып сөйләштем инде, ул укытучы ел ахырына кадәр булачак әле. Ул аңа кисәтү ясаячак. Ну син ул кызыйны күрсәң икән! Метр ярымлы буе, бармак белән төртеп егарга була, ләкин үтәли тишәрдәй булып карый инде. Һәм гел акыл сата», - диде Рәдиф.

«Алайса аның белән үзең сөйләшеп кара! Ул синең кем икәнне белмиме әллә?» – диде Рафия.

«Белә инде, ничек белмәсен! Сөйләштем мин аның белән. Аның кабинетына яңа сүзлекләр, интерактив такта бүләк иткәнне дә әйттем... Мәктәпкә мебельне дә минем фирма бүләк иткәнен әйттем...» – диде Рәдиф.

«Шуннан нәрсә?» – диде Рафия түземсезләнеп.

«Ә ул миңа караган да көлемсерәп тора, янәсе, бу бүләкләр белән генә минем улымның башында белем артмаган ди», - диде Рәдиф.

«Вәт, әрсез алабай, ә! Юк, бер-бер нәрсә эшләргә кирәк... Директор белән тагын бер кат ныклап сөйләш, эштән кусыннармы соң инде...» – диде Рафия.

Булат әти-әнисенең бу сөйләшүен ишетеп торды. Аның да бик ачуы килде. Ничек инде бер укытучы кисәге аны – шундый хөрмәтле эшмәкәрнең улын санга да сукмый! Әйе, нәрсәдер эшләргә кирәк. Һәм 14 яшьлек үсмернең башында Лиана Алмазовнадан үч алу уе туды. Шуннан да яхшырагы була алмас дип уйлады Булат.

Озакламый Булат Лиананың кайда яшәгәнен белде. Моны эшләү авыр булмады – укытучысы артыннан күзәтте.

Лиана Алмазовна шәһәр читендә тузып беткән биш катлы йортта яши иде. Булат укытучының буяулары кубып беткән подъездга кереп киткәнен күргәч, эчен тотып көлде. Бомж кебек яшәгән шушы укытучы кисәге аларны матур, хисле әдәбиятка өйрәтәме! Әле акыл саткан була...

Булат урамда уйнап йөргән малай-шалайлардан Лиана Алмазовнаның кайсы фатирда яшәгәнен белеште.

«Ә, ул яңа апамы... – дип исләренә төшерде балалар. - Ул монда күптән түгел генә килде. Беренче катта яши», - диделәр.

Малайлар Булатка бер тәрәзәне күрсәтте. Тәрәзә кысалары иске иде, буяу күрмәгәннәренә дә биш былтыр,, ахры. Рәшәткәләре дә юк. Булат тагын бер тапкыр мыскыллы гына көлеп куйды.

Башкаларны укыткан була ул, башта үзе укысын, белсен иде...

Булат өйдән бераз читкәрәк китте, үзенә игътибар җәлеп иттерәсе килми иде аның. Ә икенче көнне кич ул инде үзенә таныш тәрәзә төбенә килеп басты. Булат кулына шактый гына зур кирпеч кысып тоткан иде...

Хәзер тәрәзә пыяласына алып орачак! Ул Лиана Алмазовна кая качачак инде! Ха! Урамда кыш! Катып үләчәк...

Ярар, аңа файдага булыр! Булат тәрәзәгә якынрак килде, бүлмәгә күз төшерде. Беркем юк...

Кулындагы кирпечне тәрәзәгә төбәде...

Бераз якынрак килде, булгач булсын инде, тәрәзәне рамы-ние белән җимерергә кирәк дип уйлады. Һәм шунда бүлмә эчендәге хәрәкәт аның игътибарын җәлеп итте.

«Нәрсә эшли соң ул анда? Зарядка ясыймы соң?» – дип гаҗәпләнде Булат.

Лиана Алмазовнаны карлыгач рәвешенә кереп бер аягында басып торганын яки скакалкада сикергәнен күз алдына китереп, малай тагын көлеп куйды. Әле үзе күргәннәрен камерага да төшерергә уйлады. Шуңа күрә тәрәзәгә терәлеп диярлек үк басты. Хәзер видеога төшерер дә интернетка куяр. Менә көлке булачак, ә! Пыяланың аскы өлешенә бераз боз каткан иде, Булат тәрәзә төбендәге эскәмиягә басты. Ул нәкъ пәрдә тартылган урынга туры килде, малай тәрәзәгә карады да катып калды...

Гади җиһазлардан гына торган бүлмәдә алар икәү иде: Лиана Алмазовна һәм Булат белән бер яшьтәрәк булган кыз бала. Кыз инвалид креслосында утыра...

Лиана аның аякларын уа. Соңыннан кызны култык астыннан тотып, бераз күтәргән кебек итте һәм аны бастырып торды...

«Булды, әни, мин башка булдыра алмыйм», - дигән сүзләр ишетте Булат ачык форточка аша.

«Кызым, озаграк басып торырга кирәк бит, табиблар ялкауланмаска кушты, юкса, аякларың йөрмәс булачак», - дип Лиана авыр сулады һәм кызын әкрен генә кире креслосына утыртты.

«Әни, мин беркайчан да йөри алмаячакмын бит инде. Ничек аңламыйсың шуны?» – дип гаҗизләнеп кычкырды кыз бала.

«Юк, Гөлшат, юк! Син тереләчәксең!» – диде Лиана.

«Җитте инде, әни! Мине дә, үзеңне дә алдама. Без беркайчан да ул операциягә акча җыеп бетерә алмаячакбыз. Ә син ясаткан зарядкалар... Үлгән кешене чабындырган кебек кенә...» – диде кыз.

Кыз елап җибәрде, ә аның янында, инвалид креслосы янында, кызының тезләренә башын салып, Лиана Алмазовна да елап җибәрде. Ә тәрәзәдәге ярыктан аларны Булат карап тора һәм сөйләшкәннәрен ачык форточка аша тыңлый...

Тимер кебек укытучылар елыймы?

Ул инде Лиана Алмазовнаның өе янына нәрсәгә килгәнен дә онытты. Булат югалып калды, нәрсә эшләргә белмәде. Аның укытучысының инвалид кызы бар икән бит..

Булат кулындагы кирпечкә карады...

Ул үзе өчен үч алырга килде. Аны рәнҗеттеләр...

Юләр дип атадылар. Аны, билгеле эшмәкәрнең улын...

Ләкин хәзер күргәннәрдән һәм ишеткәннәрдән соң, бу аңа көлке булып тоелды. Ул үзе аткан кирпечнең фатирга очып керүен, ватылган тәрәзә кыйпылчыкларының як-якка чәчелүен, инвалид арбасында утырган кызның куркуын күз алдына китерде...

Һәм Булатка оят булды. Ул әлбәттә, шалапай, әмма кабәхәт, каты бәгырьле бала түгел. Бу тормышта болай да рәнҗетелгәннәрне рәнҗетү кулыннан килми аның. Әти-әнисе иркәләп торса да, аның күңеленә дөрес кыйммәтләр салганнар иде. Малай кирпечне карга ташлады, өстеннән таптап та куйды. Ә соңыннан метрога таба йөгерде. Укытучысының өендә күргәннәрне ул кайтып җиткәч тә оныта алмады. Ак тәнле кызның үксеп елавы, ә аның аякларына башын салып Лиана Алмазовнаның үксүе күз алдыннан китмәде. Бу гаиләдә нәрсә булган соң? Алар нинди операция турында әйтте? Укытучысыннан турыдан бәреп сораргамы? Ә аның өе янында нәрсә эшләп йөргәнен ничек аңлатыр Булат? Әй, нишләп тора салып Булатка үз тормышы турында сөйләсен инде ул!

Димәк, кызның исеме Гөлшат. Лиана Алмазовна аны шулай дип атады. Кызы...

Фамилиясе дә әнисенеке кебектер. Булат социаль челтәрләрдә актарынып, бу кызны эзләп табарга уйлады. Моны нәрсә өчен эшләгәнен үзе дә аңлап бетермәде, әмма барыбер эзләде. Озакламый ул аны тапты! Аккаунтындагы фотоларда Гөлшат гел елмаеп торган, шат күңелле кыз булып сурәтләнгән иде. Инвалид креслосындагы кыз түгел. Менә ул атта йөри. Менә әнисе белән тауларда, урманда гөмбә җыялар... Дуслары белән төшкән әллә никадәр фотосы бар. Сәламәтлеге белән проблема булуга бер генә ишарә дә юк. Нәрсә булды икән соң?

Булат Гөлшат белән интернетта дуслашырга уйлады. Аңа хат язды – «Сәлам, хәлләр ничек?» – дигән ниндидер гади генә хәбәр иде ул. Дөрес, Булат кызга аның әнисен белүен, ул эшләгән мәктәптә укуын әйтеп тормады. Бер көннән соң Гөлшат җавап бирде. Алар язышып аралаша башладылар. Гөлшатның элек эте булган икән. Булат та этләр ярата иде, аның өендә дә овчарка яши, ишегалларында ике сак эте дә бар...

Булат бик мавыгып кызга күп нәрсәләр турында сөйләде. Гөлшатка барысы да кызык иде.

«Мин дә элек зур өйдә яшәдем... Аннан барысы да юкка чыкты...» – дип язды Гөлшат берсендә.

«Бу хакта сөйли аласыңмы?» – дип сорады Булат.

Гөлшат сөйләде. Өч ел элек алар әнисе һәм әтисе белән башкалада яшәгәннәр. Ике катлы өйләре булган, Гөлшат яхшы мәктәптә укыган. Әнисе шәхси лицейда эшләгән, әтисенең бизнесы булган. Ә соңыннан әтисе башка хатынга киткән. Дөресрәге, кызын һәм хатынын өеннән куып чыгарган. Ә ул өйгә сөяркәсен алып кайткан.

«Мин иң кирәк әйберләрне һәм этемне генә алдым. Әни дә бер чемодан белән генә... Әти шундый үзгәрде. Бер мизгелдә без аның өчен чит кешеләргә әверелдек... Әнинең дус кызы янына таксида барганда безгә икенче машина бәрелде. Авариядә иң нык зыян күргән кеше мин булдым. Ә этем һәлак булды... Умырткама зыян килгән иде. Табиблар операция кирәк диде. Бик кыйммәт операция. Әни барысын да әтигә хәбәр итте. Ул хәтта бер тапкыр да минем яныма килеп карамады. Операциягә акча да бирмәде. Хәзер аның башка гаиләсе барлыгын, ә бөтен акчасының да бизнеста булуын әйтте...» – дип язды Гөлшат.

«Нинди кабәхәт икән!» – дип ачуланып язды Булат. Ул бер мизгелгә генә үзләренең гаиләсенең шушындый хәлгә калуын күз алдына китерде.

Мондый хәл була алмый. Әтисе аның өчен барысын да эшләр иде.

«Миңа операция ясамадылар. Әни мине әбекәйдән калган фатирга алып кайтты. Кичке мәктәпкә эшкә урнашты, ләкин аннан китте – анда төрмәгә барып балалар укытырга кирәк иде, ә әнигә бу психологик яктан авыр булды. Ә соңыннна бер яхшы мәктәптә эш булды. Анда барысы да әйбәт, кайбер вак-төяк мәшәкатьләр генә бар. Әмма минем әнием көчле, ул җиңеп чыгачак», - дип язды Гөлшат.

«Ә синең операция белән ничек? Сиңа ярдәм итеп буламы?» – дип язды Булат, ниһаять. Бу сорау аны үксеп елаган Лиана Алмазовнаны күргәч үк борчый башлаган иде инде.

«Була, әмма бу бик кыйммәт. Бер фонд та безгә ярдәм итә алмады», - дип җавап бирде Гөлшат.

Һәм шуннан соң язмады...

Булат аның иң авырткан җиренә тиюен аңлады. Ул бу кызның монитор каршында елап утыруын күз алдына китерде һәм аңа ничек ярдәм итәргә белми иде...

Кызның күңелен кузгатты...

Бу хәлнең чишелеше үзеннән-үзе килеп чыкты. Кич ул әти-әнисенә Гөлшат турында сөйләде.

«Ул укытучының авыру кызы бармыни? – дип авыр сулады Рәдиф. – Директор миңа бу хакта берни дә әйтмәде... Кирәк дип тапмады микән, әллә үзе дә белмиме? Бала жәл...»

«Мин әтисенә аптырыйм, – дип җилкәләрен сикертте әнисе. – Ярар, башка хатынга гашыйк булган ди, ләкин ничек тормышыңнан үз балаңны сызып ташлап була?»

«Мондый кабәхәт җаннарны ничек җир күтәрә икән? – диде дә Рәдиф, уйга калды. – Улым, ә операциягә күпме акча кирәк икән соң?»

«Рәдиф, син нәрсә, ул хатынга ярдәм итәргә җыенасыңмы? – диде Рафия. – Мин барысын да аңлыйм инде, әмма синең дә мөмкинлекләрең чиксез түгел бит. Болай да мәктәпкә гел ярдәм итеп торасың...»

«Рафия, кайгырма, мин белешәм генә», - дип елмайды Рәдиф.

Рафия бары тик җилкәләрен генә сикертеп куйды. Ул аңлады инде, әгәр иренең башына ниндидер уй кергән икән, аны туктатырмын димә. Хәер, нияте изге инде. Булат операциягә ничә сум акча кирәген белми иде. Шуңа күрә Рәдиф Лиана Алмазовна белән турыдан-туры сөйләшергә булды.

Беркөнне Рәдиф мәктәпкә кичке якта гына килде. Лиана Алмазовна кабинетында дәфтәрләр тикшереп утыра иде.

«Рәдиф Рифович! – дип исәнләште ул. – Сез Булат турында сөйләшергә килдегезме? Әйдәгез сөйләшик. Соңгы көннәрдә ул үзгәреп китте әле, шөгыльләнә башлады, хәлне төзәтеп булыр дип уйлыйм. Бары тик тагын өстәмә шөгыльләнергә генә кирәк».

«Бу бик яхшы... – диде дә, Рәдиф Лиана Алмазовнаның каршысына утырды. - Ләкин мин башка эш буенча килдем».

«Нәрсә булды?» – дип сорады укытучы.

«Мин сезнең кызыгызга кыйммәтле операция кирәк булуын беләм. Безнең балалар интернетта языша икән», - диде Рәдиф.

«Шулаймы? Гөлшат бер малай белән язышуын әйткән иде, әмма мин аны Булаттыр дип башыма да китермәдем», - дип гаҗәпләнде Лиана.

«Әйе... – дип берара тын торды Рәдиф. – Яхшы малай инде ул, ләкин бераз җилкуар... Ул сезнең кызыгыз өчен бик борчыла. Мин дә читтә кала алмыйм. Сез әйтегез, операциягә ничә сум кирәк?» – диде Рәдиф.

«Эх, бик кыйммәт шул ул! Миңа хәтта ул саннарны әйтергә дә уңайсыз...» – дип авыр сулады Лиана.

«Шулай да сез әйтегез!» – диде Рәдиф йомшак кына, әмма үзсүзләнеп.

Әйе, сумма бик зур иде. Әмма реаль акча. Рәдиф үзенең күпме акча бирә алуын, партнерларыннан күпме сорап торырга мөмкин икәнен башында гына санап чыгарды. Партнерлары арасында хәйриячелектә катнашудан баш тартмый торган киң күңелле кешеләр бар әле...

Хәер, тагын бер вариант бар..

Рәдиф акча күчерергә реквизитларны сорады, саубуллашты да китте. Ә Лиана аның артыннан карап калды.

Кирәк бит ә, нинди яхшы кеше булып чыкты! Ә бит теге көнне директор кабинетында дорфа һәм бары тик үз абруе турында гына кайгырта торган адәм булып тоелган иде.

Лиана авыр сулап куйды...

Ә менә аның элекке ире Фәнил нәкъ шундый булып чыкты бит. Югыйсә, Фәнил йортны саткан булса яисә бизнесыннан акчаның бер өлешен чыгарып торса, Гөлшатка шундук ярдәм итәргә була иде. Әмма ул хәзер үзенең яңа гаиләсе белән яңа тормышта яшәвен әйтте. Ә Лиана белән кызы аның өчен беркем түгел иде. Яшь хатыны тәмам башын әйләндергән...

Лиана Фәнил каршында хәтта тезләнде дә, кызына ярдәм итүне сорап ялварды. Ә Фәнил элекке хатыны белән әрләште, аны әллә нинди гөнаһларда гаепләп бетерде. Ахырда, Гөлшатның үз кызы булуда шикләнүен әйтте. Һәм бу Лиана өчен соңгы тамчы булды. Соңыннан Лиана башкаладан үзенең туган шәһәренә күченеп кайтты. Ул нинди генә фондларга мөрәҗәгать итеп карамады. Берсендә дә ярдәм итә алмадылар. Һәм менә – ярдәм бөтенләй уйламаган-көтмәгән кешедән килде.

Ә Рәдиф Рифович икенче көнне фирмасының баш бухгалтерын чакыртты һәм хәлне аңлатып бирде.

«Мин үз счетымнан берничә миллион күчерә алам. Партнерлар белән сөйләштем, бик өметләнсәм дә, беркем дә ризалашмады. Әгәр үзебезнең хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп карасак, ничек уйлыйсыз, киләсе айда аларга хезмәт хакының яртысын гына түлибез, ә калган яртысы кызны дәвалауга күчереләчәк дисәк, ризалашырлар микән?» – диде Рәдиф.

«Әлбәттә, кешеләргә мондый карар кабул итү җиңел булмаячак. Һәммәсенең дә гаиләсе, кердит-ипотекалары... – дип шиккә калды бухгалтер. – Ләкин сез коллективка мөрәҗәгать итеп карагыз. Үзегезнең күпме акча биргәнегезне әйтегез. Бәлки ризалашырлар. Әмма хезмәт хакының яртысын ук кисәргә кирәкмәс. Кем күпме булдыра ала, шулкадәр бирсен», - дип киңәш итте баш хисапчы.

«Әйе, сез хаклы... Мин күпме кирәген чамалап караган идем. Ярар, һичьюгы шулай булсын», - диде Рәдиф Рифович.

Соңрак ул коллективны җыйды, компания филиаллары хезмәткәрләрен видеоэлемтә аша чакырды. Аларга Гөлшат исемле кыз турында, аңа кыйммәтле операция кирәк булуы турында сөйләде. Иң якын кешесе – әтисенең үз баласына ярдәм итәргә теләмәвен дә әйтте.

Хезмәткәрләр җитәкчеләрен тыңлагач, шок хәлендә калды. Ләкин берсе дә анык кына берни дә әйтмәде.

Ә икенче көнне Рәдиф Рифович кабинетына тәмам аптырашта калган бухгалтер килеп керде.

«Рәдиф Рифович, бөтен коллектив – безнеке дә, филиаллар да кызга операция ясату өчен хезмәт хакларыннан 70 процент күчерергә ризалашты», - диде.

«Җитмеш? – дип ах итте җитәкче һәм җиңел сулап куйды. – Хәзер җитәчәк тә җитәчәк инде!»

Озак та үтмәде, Гөлшатны дәвалау өчен кирәкле сумманы клиникага күчерделәр. Операцияне чит илдә ясадылар. Лиана Алмазовна белән Гөлшатны аэропортта Рәдиф Рифович гаиләсе озатты.

«Алланың рәхмәтләре яусын сезгә! – дип йөзенче тапкыр кабатлады Лиана. - Мин сезнең бу изгелекне беркайчан да онытмаячакмын!»

«Сез хушлашкан кебек әйтәсез әле», – дип елмайды Рәдиф. – Менә дәваланып кайтканда каршы алырбыз, шунда рәхмәт әйтерсез!»

Рафия дә иренең бу карары белән бик канәгать булды. Ул хәзер герой бит. Рәдиф, аның хезмәткәрләре турында телевизордагы бөтен каналлардан сөйлиләр. Булат та бик бәхетле иде – хәзер Гөлшат үз аякларында йөриячәк! Алар Интернетта гына түгел, болай да бик дуслашып киттеләр.

Бу хәлләр башлангач, Булат Гөлшатларга кунакка килде, шунда Лиана Алмазовна белән дә якыннанрак танышты. Бактың исә, укытучы апасы бер дә начар түгел икән бит, хәтта бик ягымлы, мөлаем иде ул. Лиана Булат белән өйдә өстәмә дә шөгыльләнде. Инде дүртенче чирек җитеп килгәндә Булат сыйныфта рус теленнән иң көчле укучыларның берсе булып санала иде...

Ә уку елы ахырына, Лиана Алмазовна кызы Гөлшат белән чит илгә дәваланырга киткәндә, Булат укуга ныклап тотынды, башка фәннәргә дә җитдирәк карый башлады.

«Менә инде, матур кыз янына кунакка килдем, ә миңа монда да дәрес өйрәтәләр», - дип елмайды Булат Гөлшатлар операциягә китәр алдыннан алар фатирына килгәч.

«Ә син нәрсә уйлаган идең соң?» – дип елмайды Гөлшат та. – Син беренче СМСны язуга ук орфографияң мактанырлык булмавын аңлаган идем».

«Бәтәч, мин наданны нигә кумадың соң?» – диде Булат.

«Чөнки син миңа ошадың...» – диде Гөлшат оялып кына.

Булатны йөзенә дә канәгать елмаю кунды. Ә кышкы бер кичтә Лиана Алмазовнаның һәм Гөлшатның фатир тәрәзәсе каршында кулына кирпеч тотып торганын ул беркемгә дә әйтмәде. Оят иде аңа...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100