Изгелек өчен җәза (Зөләйха Солтанова)
Һәркөн иртән ул чүп савытларында актарына, буш шешәләр, сукбай кешегә кирәк булырдай әйберләр эзли. Ә соңыннан үзе кебек үк язмыш кочагына ташланган кешеләр янына китеп бара...
Чүплектән җыйган шешәләрне тапшырыр өчен чиратка баса, ә алган акчасын аракыга һәм ашарга тотып бетерә. Аңа карап тору да авыр: таушалган, пычрак, киемнәре теткәләнеп беткән, еш кына йөзе күгәргән була. Әмма ул гел ялгызы, чиратка да башкалардан читкәрәк китеп баса, каршысына кеше килгәндә күз карашын яшерә...
«Мин гел мондый булмадым, – дип сөйләде ул берсендә. – Югары икътисади белем турында дипломым бар. Мин – бик перспективалы яшь ир идем, бик беләсегез килсә, кызлар үзләре минем арттан йөрде. Әмма мин бер генә кызны яраттым, минем өчен иң чибәр кыз иде ул, әмма соңыннан миңа тиң түгеллеген генә аңладым. Мин аның өчен барына да әзер булдым, акча жәлләмәдем, аның белән бергә булыр өчен бар нәрсәмне бирергә әзер идем.
Ә ул шактый көйсез, капризлы туташ булып чыкты, сөеклемнең гади генә булмавы миңа ул вакытта хәтта ошады да. Аны үземә кияүгә чыгарга чак күндердем, ә ул ризалашкач, дөньяда миннән дә бәхетле кеше булмады, безне алда бары тик бәхет һәм якты көннәр генә көтә, дип ышандым. Әгәр алга таба нәрсәләр буласын белгән булсам, алдымны-артымны карамыйча, ул хатыннан ераккарак чапкан булыр идем дә соң, нишлисең, «күрәчәк күркә ите ашата» дип юкка әйтмиләр. Хәер, үзем гаепле, аңа карата бик йомшак булдым, куенымда нинди юха елан җылытып ятканымны белмәдем дә.
Өйләнешкәч, башымда бер генә уй булды: мин – дөньядагы иң бәхетле ир һәм яраткан хатынымны бәхетле тормышта яшәтәчәкмен. Яхшы эшкә урнаштым, акчаны әйбәт эшләдем, һәрхәлдә яшәү өчен ярыйсы гына җитеп барды.
Ә хатыныма һаман да җитми, һаман да аз. Матур тормыш теләде, бай буласы, дус кызлары алдында мактанасы килде. Баштарак амбицияләрен әзрәк тыеп торса, тора-бара, аның таләпләре торган саен кырыслана барды, нәфселәнде. Башта фатир яллап яшәдек, әмма соңыннан ипотека алдык. Фатир бурычы түләп барырга кулымнан килер, дип уйладым, өстәвенә, эштә дә зуррак вазифага күчерделәр. Ләкин мин дигәнчә генә булмады: эштә кыскартуга эләктем. Эшсез калдым, ә монда – кредит, яшь, таләпчән хатын. Аны тынычландыра башладым: «Борчылма, тиздән яңа эш табармын, барысы да җайланыр», – дип юаттым. Ә ул йөкле булуын әйтте. Менә моны көтмәгән идем! Бу турыда ишеткәч, шатлыгымнан дөньяны оныттым, аны күтәреп алдым, әйләндердем... Ә аның йөзе таш кебек. «Нәрсәгә сөенәсең, бала тугач, тагын да күбрәк акча кирәк булачак, чыгымнар арта. Нинди акчага яшәчәкбез?» – диде. Мин кәефсезләнмәдем, киресенчә, миңа этәргеч барлыкка килде, нәрсә генә булса да гаиләмне бәхетле, җитеш тормышта яшәтәчәкмен, дип сүз бирдем.
Әмма яхшы эш табу җиңел түгел шул. «Изге урын буш тормый» дигәндәй, яхшы эш урыннарын күптән чүпләп бетергәннәр, ә минем әллә нинди текә дусларым да, элемтәм дә, эшкә урнашырга ярдәм иткән өчен кемгәдер түләрлек акчам да юк, сүзе үтә торган әти-әнием дә юк. Әле университетта укыганда ук әти-әнием авариядә һәлак булды.
Вакыт уза, фатирга түләргә кирәк, хатыным борчыла. Мондый чарасызлык мине эчтән кимерә башлады, нәрсә эшләргә, хатынымны ничек тынычландырырга белмәдем. Ләкин көннәрдән бер көнне иптәш егет Себергә эшкә җыенуын әйтте: акчаны әйбәт түлиләр икән, ә безнең кечкенә шәһәрдә мондый акча эшләү хәтта төшкә дә керми. Нишләп әле үземне сынап карамаска, дип уйладым. Хатыныма әйттем, ул каршы килмәде, хәтта сөенде дә кебек, гәрчә миңа ярты елга китәргә туры килсә дә.
Миңа хатынымны калдырып китү рәхәт булмады, баланың карында ничек үскәнен күрәсе килде, гомумән, мондый тормыш турында хыялланмадым, ниндидер Себер бае өчен хан сарае төзеп бил бөгәрмен, димәгән идем. Тик ул мизгелдә башка юл булмады, тәвәккәлләп киттем.
Анда ничек авыр булганын үзем генә беләм: иртә таңнан кара төнгә кадәр сөргендәге кебек изаландык. Мин бит әле физик эшкә ияләнмәгән дә, түзә алмам, ташлап кайтып китәрмен, дип уйладым. Ләкин алай итә алмый идем, хатынымның күзенә ничек карамак кирәк, оят, дип калдым. Тора-бара, бу эшкә дә күнектем, өстәвенә, акчаны бик яхшы түлиләр, мин моңа сөендем генә: ипотеканы каплап бетерербез, хатыныма җаны теләгән нәрсәне сатып алырмын, баланы да балда-майда йөздерермен, дидем. Менә шулай алны-ялны белмичә аттай җигелеп эшләдем, эшләгән бөтен акчаны хатыныма җибәреп бардым. Ул да ягымлырак сөйләшә башлады, телефоннан миңа рәхмәт укыды, бәхетле тормышта яшәячәкбез, дип сөенде, җаным.
Ә төзелештә ничек ул – сменаңны эшләп бетерәсең дә шешәгә тотынасың. Бездә барысы да эчте. Аракыдан баш тарткан кеше булмады. Мин башта шешәгә якын бармадым, ләкин ничек ял итәргә, арганны ничек бетерергә? Менә шулай әз-әзләп, мин дә шешә белән дуслашып киттем, һәр көнне, тизрәк эчәр өчен, кичләрне көтә башлаганымны да сизми калдым. Эштән һәм эчүдән башканы белмәгән кешеләрнең ничек томанага әйләнә барганын күз алдына да китерә алмыйсыз. Төпкә тәгәрәвемне үзем дә сиздем, күрдем, тизрәк өйгә кайтуны көтә башладым.
Әмма кайтып та өлгермәдем, хатыным тагын акча җитмәүгә зарлана башлады. Янәсе, ремонт ясарга кирәк, балага яхшы шартлар тудырырга кирәк. Әле мине «картайгансың, мөгаен, эчәсеңдер» дип тә шелтәли башлады. Мин бәхәсләшмәдем, бала туганны көтәргә булдым. Беләсезме, улым туган көнне бүген дә тормыштагы иң бәхетле көнем дип саныйм, ул көн минем иң якты истәлегем булып калачак: шундый сөйкемле иде бит минем балам, аны төннәрен кулымда бәбләп йоклата идем... Шушы тәмле сөт исе аңкып торган нәни йомшак төенчектән аерылып, тагын салкын Себерләргә эшкә китәсе килмәде.
Ләкин киттем һәм, ярты ел урынына, анда бер ел эшләргә мәҗбүр булдым. Мин кайтканда, улым тәпи киткән иде инде. Тагын бер сезон эш – тагын бер ел гомер Себердә уза. Фатир өчен ипотеканы тулысынча түләп бетергәнче шулай йөрдем мин, ә бу вакытта улым 6нчы сыйныфка укырга китте...
Хәер, «улым» дигән сүзе генә инде, ул мине әтисе дип белмәде дә һәм ни өчендер миннән курыкты.
Тора-бара, хатынымның мин шалтыратканда телефонны сирәк ала башлавына игътибар иттем. Ул элек тә корырак иде, хәзер исә бөтенләй салкын, битарафка әйләнде.
Берсендә шулай сменаны төгәлләп кайттым да, эт булып арып, урынга аудым. Үзем уйлыйм: булды, җитте мондый эт тормышында яшәү! Өйгә кайтам! Үз башыма гына кире әйләнеп кайттым мин өйгә. Ишеккә шакыйм, ә ишекне бер... ир-ат ача. Бер мизгелгә катып калдым хәтта. «Син кем? Минем өйдә нишлисең?» – дидем соңыннан. «Мин сезне белмим, бу фатирны күптән түгел генә сатып алдым», – диде бу миңа. Чүттән генә артыма утырмадым.
Бактың исә, яраткан хатыным үзенә сөяркә тапкан, сөяркәсе дә төшеп калганнардан түгел, ниндидер түрә. Ул аңа төрле ысуллар белән фатирны рәсмиләштерергә һәм сатарга ярдәм иткән. Шуннан, бергәләп, башка шәһәргә күченеп киткәннәр. Мин аларны эзләп таптым, хатыным белән очрашырга теләдем, әмма ул миннән качты. Ә соңыннан, урамнан барганда, миңа таныш түгел кешеләр ташланды, кыйнадылар, документларымны алдылар да: «Тагын монда күренеп йөрсәң, үтерәбез!» – дип янадылар.
Менә шулай бер тиенсез, бер сынык икмәксез урамда калдым мин. Себергә йөреп эшләгәндә үк аракыга ияләнгән идем, ә бернәрсәсез калгач, бөтенләй башымны югалтып эчә башладым, чөнки башка югалтыр нәрсәм юк инде. Улым белән сөйләшеп карарга тырыштым, аның мәктәптән чыкканын көтеп тордым. «Улым, бу – мин, синең әтиең!» – дидем. Ә ул: «Сез мине бутадыгыз, мине әти өйдә көтә», – диде. Бу сүзләр аркама пычак кадаган кебек булды. Димәк, инде башка бернием дә калмады.
Күпме гомерем калганы, минем белән алга таба ни булачагы – миңа хәзер барыбер. Изгелегем, мәхәббәтем өчен менә шулай түләдем. Ә бәлки, мин артык йомшак холыклыдыр – кем белә, хәер, хәзер нинди аерма инде. Янымда булган бердәнбер җан иясе – этем. Ул тугры. Кешеләр кебек түгел. Мин дә тугрылыгым өчен шулай җәзаланганмындыр».