Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Изге урынга гыйбадәт..." Тукай юлында җәяүлеләрне ниләр көткән?

29 июнь көнне Арча тимер юлы станциясендә “Тукай юлы” дип аталган яңа җәяүле туристик маршрут ачылды. Проектның логотибында Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенең төп геройлары. Символик мәгънә - җәяүлеләр Тукай геройларына ияреп юлга чыга... Кәҗә белән сарык артыннан барган туристлар белән "Татар-информ" хәбәрчесе дә атлады. 

news_top_970_100
“Изге урынга гыйбадәт..." Тукай юлында җәяүлеләрне ниләр көткән?

Оештыручылар матбугат конференциясендә: “Бу – Татарстанның беренче җәяүле, велосипед юлы маршруты. Балаларыгыз белән, туганнарыгыз белән килегез. Анда бик матур, бик кызык”, дип маршрутны узарга чакырды. Бу Татарстандагы беренче җәяүле маршрут буласы икән. Арчадан Кырлайга кадәр 21 чакрым барасы һәм табигатьне, күренешләрне күреп хушланасы.

  • Арча станциясендә ачылыш, Югары Мәтәскә авылына кадәр машиналарда килделәр, кемнәрдер автобуста килде. Юл 21 километр тәшкил итә. Туристлар Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Кырлай, Яңа Иябаш аша узып, Яңа Кырлайга барып җитәргә тиеш иде. 
  • Киләчәктә маршрутта кунак йортлары, татар авылларының көнкүреше белән танышу өчен махсус мәйданчыклар, атларда йөрү мөмкинлеге булдырылачак. Беренче тапкырга - капкалап алу мәйданчыгы маршрут башланып киткән урында, Югары Мәтәскә авылында гына бар иде. 

Казанда һәм башкаланың әйләнә-тирәсе районнарында атна буе диярлек яңгыр яуды. “Тукай юлы” маршруты шимбәгә планлаштырылган иде. Һава торышын күрсәтүче кушымталарны күзәтеп бардым. “Карап тор, шимбә җылы булачак, бар дөньяны нурландырып, кояш чыгачак” дип, табигатьнең дә Тукай яклы булуын күрсәтте. Шулай инде, башкача мөмкин дә түгел, Тукай бит ул берәү генә! Мондый маршрут та берәү генә. 

“Тукай юлы” – изге урынга барып, гыйбадәт кылу”

Чара сәгать 10 да башланды. Ачылу тантанасы бик матур булды! Миңа калса, чараның бу өлеше һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Габдулла Тукайның әкият геройлары биеде, спектакльләр күрсәтте, катнашучыларның күңелләрен күрде. Кәҗә белән сарык, Шүрәле һәм Су анасы "әтиләре" – Габдулла Тукайның маршрутын тиешенчә ачып җибәрде. Ачылу программасында әкият геройларының, үзешчән җырчыларның концерт номерлары бар иде.

Ачылу тантанасын алып баручылар барлык катнашучыларны “Бөек Тукаебызның туган Арча җирлегендә” сәламләде.

- “Тукай юлы – путь Тукая” проекты туристларның һәм мәдәни хаҗиларның татар шагыйре, мәгърифәтче Габдулла Тукайның туган ягын, иҗатын һәм тормышын өйрәнү, татар телен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу, Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне актив һәм интеллектуаль юлга җәлеп итүне күздә тота. Бу гади генә туристик маршрут түгел, аны хәтта изге урынга барып, гыйбадәт кылу белән чагыштырырга мөмкин. Безнең Арчада мондый матур урыннар җитәрлек, - диде алып баручылар.

“Тукайның иҗат юлын өйрәник әле?..”

“Тукай юлы” маршрутын хәтта изге урынга барып, гыйбадәт кылу белән чагыштырдылар. Минемчә, монысы артык иде. Тукай ни дәрәҗәдә бөек булуына карамастан, аны илаһилаштырырга, кирәкмидер. Тукай юлын да изге урыннар - Мәккә-Мәдинә белән чагыштыру урынсыз кебек. 

“Бу җиңел юл булмаячак”

Сүз мөхтәрәм кунакларга һәм турыдан-туры оештыручыларга бирелде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Тукай юлы” проектын оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова “Тукай юлы” проектын зур, мәртәбәле эш дип атады. “Юлларыбыз уң булсын”, диде ул.

- Тотынган эшебезнең кадерен әле үзебез дә белеп бетермибездер. Бу – авыр эш. Без кешеләрнең аңы белән эшлибез. Без кешеләрне безнең төбәкнең матурлыгына, аны җәяү дә, велосипедка утырып та өйрәнеп, танып, белеп булуга ышандырырга тиеш. Без әлеге проект киләчәктә бөтен Казан артын, республиканың төньяк районнарын үз эченә алыр дип уйлыйбыз. 

Бүген без Арчада башлыйбыз. Безнең проект татар телен, татар авылларының культурасын, көнкүрешен саклап калуда булышыр дип өметләнәбез. Проект кысаларында матур бәйрәмнәр булачак, авыллар буйлап чыгып китүче сәяхәтчеләрне хуҗалар кунак итәчәк, үз өйләрен бизәячәк, чисталыкта тотачак дип ышанабыз. Безнең проект халыкның культурасын күтәрергә ярдәм итәчәк дип ышанасыбыз килә.

Бу җиңел юл булмаячак. Әмма минемчә, без – көчле кешеләр, Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятендәге кәҗә белән сарык кебек үк менә дигән сәяхәтчеләр. Алар - кәҗә белән сарык - бүген безнең белән. Әле генә монда биеделәр, җырладылар.

Әлеге проектта катнашкан, проектны хуплаган кешеләргә зур рәхмәт. “Тукай юлы” сүзләре чыннан да сихерле яңгырый. Әлеге проект турында ишеткәч, беркем дә “Мин бармыйм, миңа бу кызык түгел” димәде. Бу физик яктан да, оештыру мәсьәләләре буенча да авыр юл. Һәм ул юл буенча барырга кирәк. Мине Минтимер Шәрипович Шәймиевнең сүзләре нык рухландыра. Проектны тәкъдим иткәч, ул “Изге эшкә тотынгансыз. Бу юлга бер басканнан соң, аннан тайпылырга ярамый” диде. Тукай юлы һәм безнең юлларыбыз хәерле, уңышлы булсын, - диде Римма Ратникова.

Сергей Ивановтан “Әйт әле, Күбәләк”

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Тукай юлы” маршруты ачылуын “тарихи вакыйга” дип атады. “Без бүген зур, глобаль проект ачып җибәрәбез. Без “Тукай юлы” буенча Татарстан халкы гына түгел, бөтен Россия, дөнья халыклары йөрүен телибез. Без әлеге проектка дәрт биреп торырга, аңа яңа үсеш юлларын табарга, яңа тарафдарлар җәлеп итәргә, проект республикабызның горурлыгы булсын өчен тырышырга тиеш”, - диде Сергей Иванов.

Ул Гадел Мөхәммәтшингә Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитетының рәхмәт хатын тапшырды. Гадел Мөхәммәтшин проектның логотибын, дизайнын булдырган. Ул – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3 курс студенты.

“В мире грустит один Тукай”

Шуннан соң Сергей Иванов Тукай әсәреннән өзек китерде. “Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп: бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?” диде ул. Катнашучылар рус телендә сөйләшүче Сергей Ивановның татарча өзек китерүен ошатты, аны “уу-у” кычкырып, алкышлады. Рус яшьләре булса, бу мизгелдә “В мире грустит один Тукай” диярләр иде.

“Икътисадый яктан чәчәк атыйк!”

Татарстанның Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев, идея авторы буларак, “Тукай юлы” проектын хуплаучылар табылуга бик шат булуын әйтте.

- Әлеге проект велосипедчылар һәм журналистлар берлекләрен һәм иҗтимагый оешмаларны гына түгел, барлык иҗади интеллигенцияне, муниципаль берәмлекләрне, депутатларны, спортчыларны, студентларны берләштерә. Әлеге проект авыл үсеше белән бәйле мәсьәләләрне дә хәл итәргә ярдәм итәчәк. Бүгенге чара – ул чыннан да зур мәдәни шартлау. “Тукай юлы”н йөреп чыгучылар һичшиксез безнең культурага, мәдәнияткә, бөек шагыйребезнең иҗатына чумачак. “Тукай юлы” – безне берләштерүче, безгә икътисадый яктан да, рухи яктан да чәчәк ату мөмкинлеге бирүче идея, - диде Илдус Янышев.

Онытылып кәҗә белән сарыкка карап тора идем, “процветать и экономически” дигән сүзләрдән уянып киттем. Заманасы шундый булгач, иң мөһиме дә шулдыр инде! Әмма Арчадан Кырлайга җәяү баручылар кайчан казнаны баетыр дәрәҗәдә җыелыр икән? Әмма Илдус Янышевның идеясе зурдан икән. Арча-Кырлай юлын Көнбатыш Европадагы җәяүле туристик маршрутлар дәрәҗәсенә җиткерү икән идеясе...

Изге Иаков юлыннан үрнәк алып

Алга китеп әйтим. Проектның идея авторы Илдус Янышев белән, юлга чыкканнан соң капкалап алырга туктаган җирдә проект турында сөйләштем. “Мондый маршрут идеясе велосипедка утырып дөнья тирәли сәфәр кылганда барлыкка килде. Проектның максаты гап-гади – кешеләрне хәрәкәт активлыгына кайтару, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру. Дөнья тирәли сәфәр 2017-2018 елларда дөньяның 13 иле буйлап булды. “Тукай юлы” маршрутын булдыру идеясе Испаниядә Изге Иаков юлын (Сантьяго-де-Компостел) узганда туды”, - диде Илдус Янышев. 

  • "Изге Иаков юлы" - Испаниядәге Сантьяго-де-Компостела шәһәренә (анда апостол Иаков җирләнгән дип уйланыла) бару юллары. Төрле илләрдән башланган маршрутлар берничә. Иң озын маршрут - 800 км. 1978 елда ул юлдан 13 кеше узган. 2009 елга андыйлар саны 145 меңгә җиткән.

Велосипедчылар җәяүлеләрдән күпкә алга китә, димәк, туристлар бергәләшеп бара алмый. “Максат әлеге маршрутны бергә, төркем белән узуда түгел. Без, киресенчә, кешеләрнең аерым-аерым йөрүләрен хуплар идек”, - диде Илдус Янышев.

Арча бәхетле

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов барлык катнашучыларны Арча төбәгендә сәламләде. “Бүген безнең Арчабыз өчен истәлекле, тарихи көн. “Тукай юлы” проекты бер яктан халыкның активлыгын арттыру өчен эшләсә, икенче яктан – татар авылларының көнкүрешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен халкыбызга таныту өчен эшли”, - диде ул.

“Проектның дөнья күләмендә булуын телибез”

ТР Президенты каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм фонды башкаручы директоры Нурия Һашимова “Тукай юлы” маршрутын “изге юл” дип атады. “Минтимер Шәриповичның сүзләренә кушылам, бу юлдан тайпылмаска кирәк. Алга таба Тукай юлының географиясе киңәер. Тукай бик күренекле шәхес булган. Без аның истәлегенә багышланган эшләрне дәвам итәргә тиеш. Без проектның Россия гына түгел, дөнья күләмендә булуын телибез”, - диде ул.

Күрше республика кызы

Чарада Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова да катнашты. Әмма кызганыч - бер сүз дә әйтмәде. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, Ольга Павлова Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Тумышы белән күрше республика кызына, Ольга Ивановнага, хөрмәт итеп килгәне өчен зур рәхмәт!

“Тукай юлы”нда әти кеше барлыкка килде

Арча имам-мөхтәсибе, Арча шәһәренең үзәк мәчете имамы Әмир хәзрәт Миңнемуллинга “Тукай юлы” проекты икеләтә бәхет алып килде! Әмир хәзрәт ул көнне әти булды! Чын күңелдән котлыйбыз! Сабыйга корычтай нык сәламәтлек телибез! Чара турында исә Әмир хәзрәт болай диде:

- Аллаһ данлыклы галимебез, шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган шушы чараны мөбарәк кылса иде. Татар халкы лаеклы рәвештә үзенең олуг фикер ияләре, илаһият галимнәре һәм дин эшлекләре белән горурлана ала. Чыннан да Россиядә халкыбыз кебек күп гасырлар данында тупланган бай рухи мираска ия булган башка халыкны күз алдына китерергә дә кыендыр. 

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә “Галимнәр пәйгамбәрләрнең варисыдыр” дип әйткән. Башка бер хадистә пәйгамбәребез “Олыларны хөрмәт итмәгән, кечкенәләргә миһербанлы булмаган һәм галимнәребезгә ихтирам күрсәтмәгән кеше минем өметемнән булмас” дип әйтеп калдырган. Шуңа күрә без үз галимебез, шагыйребез Габдулла Тукайның тарихын белергә, яшәешен һәм язган әсәрләрен укырга тиеш. Шушы “Тукай юлы” проекты безгә шагыйребезне тагын да якынрак танырга ярдәм итәр. Алла шушы мөбарәк чараны оештыручылардан риза булсын, - диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

“Күпмегә сабырлыгым җитәр”

Чараның тантаналы өлеше шуның белән тәмамланды. Аллага тапшырып, 21 километрны тәшкил иткән юлга чыгу планы белән башлангыч ноктага - Югары Мәтәскә авылына юл тоттык. 

Монда табын әзерләнгән иде. Бәяләр егылып китәрлек! Өчпочмак 40 сум иде! Вәт Арча акча эшләп тә күрсәтте инде. Бәлки кемнеңдер акчасы да күп булмагандыр? 40 сумлык бер өчпочмак белән ир-атның түгел хатын-кызның да тамагы туймый. “Кем куйган бәяләр соң бу?” дигәч, “Арчаларныкы инде, әле районнарга, авылларга хас булганча, биш сәгать алдан китереп бастырганнардыр”, диделәр. 

Монда тагын шуны әйтергә кирәк: халык белән якынаю юлы табар өчен оештырылган чарада "югары затларның” аерым өстәл артына утырып ашаулары бер дә матур күренеш түгел иде. 

Җәяү киттек. Бераз баруга ук Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинны күреп алдым. "Тукай юлы" паспортын карап тора иде ул. “Ильяс хәзрәт тә монда икән! Җәяү йөрергә планлаштырамы икән? Бу маршрут турында ниләр уйлый икән?” дигән сораулар белән аның үзенә мөрәҗәгать иттем. Ильяс хәзрәт Җиһаншинның бу проектка карата үз фикере бар.

- Тукай – татар халкында маяк урынын алган шәхес. Аны төрле яктан белергә тиешләр. Бүгенге чарада яшьләр, балалар һәм төрле өлкәдәге кешеләр катнаша. Галимнәрне, язучыларны, иҗат кешеләрен һәм башкаларны берләштерә торган чара бу. Моның эше уңышлы, дәвамлы булсын иде. Бер проект эшләдек тә, шуның белән тукталдык булмасын иде. Проектның Тукайның ватанында, Тукайның туган җирендә башлануы – яхшы мисал. Монда дин әһелләре дә кырыйда калырга тиеш түгел. Бу мәсьәләдә дә без бергә булырга тиеш, - дип сөйләде ислам белгече.

“Әле минем бераз җәяү үтеп карармын дигән фикерем дә бар. Менә барып карыйбыз инде. Күпмегә сабырлыгым җитәр”, - диде хәзрәт. 

Пиджак, галстук киеп, ботинка киеп 21 километр узулары бер дә җиңел түгел. Спорт киемнәре, кроссовкалардан булсаң да, таманга гына туры килә. Хәзрәткә уңышлар теләдем.

Ильяс хәзрәт Җиһаншинның хаҗи паспорты

“Маршрутны узарга кемнәр килгән иде соң?” диярсез сез. Нигездә студентлар иде. Мондый чараларга нәрсәдер вәгъдә итеп, сайлау хокуклары булмаган студент халкын куып китерү – безнең ил өчен стандарт система. Бу студентлар шулай килгәнме, әллә Тукайны яратыпмы? Казан уку йортлары студентлары ял көнендә туризмга яратканга Арчага ашкынганмы, Тукайны хөрмәт иткәнгәме? Әллә инде уку йортларында "юк" дип әйтеп булмаслык тәкъдим булганмы?

“Тукайның әкияте “Кәҗә белән сарык” дип аталамы әле?”

Менә В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалының юридик юнәлеш буенча беренче курсын тәмамлаган Дарья Калачева әлеге маршрутны Тукайны белү максатыннан узарга булган. Дарья университетының “Ак торна” туристлар берләшмәсендә исәпләнә. Шулай булгач, “Тукай юлы” турында кайдан белдең дип сорыйсы да юк. Хатлар җибәрелә, ягъни рассылка. Дарья сүзләренчә, шул берләшмә әгъзалары буларак, монда килми кала алмаганнар. 

Дарьядан Тукай турында да сорадым. Җавабы мондый булды: “Дөресен генә әйткәндә, мәгълүмат бик аз. Менә “Кәҗә белән сарык” әкиятен, (шулай дип аталамы әле?) мин беләм дияргә дә була. Тукай – язучы һәм шагыйрь”, - диде ул. Их, Дарья, нигә язучы дип әйттең инде! 

Дарьядан “Син маршрутны узгач, Тукай турында күбрәк беләчәксеңме соң?” дип сорадым, Дарья “Әлбәттә, мин шуның өчен килдем дә бит инде”, диде. Дарья, "Тукай – татарның бөек шагыйре" диген, ялгышмассың.

“Ахырда машинага утырып барырбыз”

Киттек.

Юлга чыгуга, Римма Атласовна Ратникованы “тотып алып”, аңа сораулар бирдем. Римма Атласовна юлын скандинавия йөреше белән башлап җибәрде. Димәк, Римма Атласовна сәламәтлеген кайгырта, хәрәкәт итәргә омтыла. Җитмәсә, аның ярты көчен мин алдым. 

“Римма Атласовна, 21 километрны җәяү йөреп чыга аласызмы соң? Җитмәсә, ярты көчегезне миңа сарыф иттегез”, дигәнгә Римма Атласовна: “Ахырда машинага утырып булса да барырбыз, сәгать бишкә барып җитәргә кирәк”, диде. 

Римма Атласовна, кичерелерлек әйбер бу! Хәтта яшьләр дә “ахырдан машинада алып баруларын сорадык, хәлдән тайдык”, дип зарланды. Йөреп ияләнмәгән кеше өчен кисәк кенә 21 километрлы маршрут коточкыч күп! 

“Тукай юлы” проектын оештыру комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атласовнага барысын да җентекләп сөйләп биргәне өчен зур рәхмәт. Елмаеп һәм көр күңел белән бара Римма ханым! Яшьләр үрнәк алырлык!

- Ике ел элек, мин әле Журналистлар берлеге рәисе булганда, миңа велосоюздан Илдус Янышев һәм тагын бер-ике кеше мөрәҗәгать итте. Безнең җәяү, “Тукай юлы” дип аталган яңа маршруттан йөреп чыгу идеясе бар, диделәр. Алар аны "хаҗ" диләр. Сүзнең татарчасы мәгънәсе белән туры килеп бетәдерме-юктырмы, әмма шулай. Алар ул проект белән күпмедер вакыт йөргәннәр, ләкин бернинди дә кызыксыну тапмаганнар. Хәзер без бу проектны кеше җәлеп итә алырлык итеп эшләп чыгу турында уйлана башладык. 

Маршрутны “Тукай юлы” дип атагач, миңа аны Тукай яшәгән авыллар белән, ул авылларның тарихлары белән, шунда яшәгән шәхесләр белән бәйләү идеясе килде. Татар авылының тормышына “чуму”, телне өйрәнү һәм саклау, җирле кеше белән аралашу өчен булдырылган маршрут бу.

“Кешеләр кәҗә сава алачак!”

- Авылда эшлекле активлык дигән аспект та бар. Хәзер авыл кешесенең күбесе эшкә шәһәргә бара. Туристларга хезмәт күрсәтеп, аларга нинди дә булса эш булыр иде. Вакыт узу белән әлеге маршрутны, татарның матур йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән бәйләп, ниндидер вакыйгаларга бай чара итеп үткәрергә булыр иде. Былтыр проект Рөстәм Нургалиевичка тәкъдим ителде. Президент проектны ошатты, чөнки аның мәгънәсе дә тирән. Кешеләрнең авылга кайтып гөмбә җыюларын, кәҗә савуларын, татар йортында төн кунуларын, бакчадан кыяр-помидор өзеп ашауларын, җиләк-җимеш җыюларын, күлдә коенуларын оештырып чыгарга булыр иде. Бу нәкъ менә татар авылының көндәлек тормышына чуму булыр иде. Халык белән дә мәгълүм бер дәрәҗәдә эшләдек инде, алар да әзер. Беренче авылда ничек итеп каршы алуларын үзегез дә күрдегез.

“Кушлавыч читтә калды. Бу – гаделсезлек!”

- Икенче этапта маршрутны Иске Казаннан Кушлавыч авылына төзергә уйлыйбыз. Мин ул юлны былтыр җәяү йөреп чыктым. Кушлавыч өчен аеруча йөрәгем әрни, чөнки ул Тукайның туган авылы. Кушлавычның читтә калуы – гаделсезлек. Анда юл да юк, күпер дә юк. Ул авылга күпер кирәк. Моның барысын да Президентыбыз белән сөйләшергә кирәк, бәлки киләсе этапта бу эшләрне тормышка ашырып та булыр иде. Без Кушлавычка күпер сала алсак, безнең туристлар Кушлавычка да рәхәтләнеп йөрерләр иде. Бүгенге көндә анда Арчаны урап барган очракта, йөздән артык километр килеп чыга. Туп-туры юл нибары 25-30 километрга калачак.

“Зур акчалар тотарга кирәкми, үзебез оештырабыз”

- Тагын бер әйбер. Кунак килгәндә татар өйләрен җыештыра, матурлый. Минемчә әлеге маршруттан соң авыллар да шулай матурланып китәр иде. Әмма аның өчен әзрәк кешеләрнең аңын үзгәртергә кирәк. Аларга бу юлны үтеп була икәнен, юлның кызыклы икәнен аңлатырга. Кайдадыр бару өчен әллә нинди зур акчалар тотарга кирәкми. Без аны үзебез дә кызыклы һәм файдалы итеп оештыра алабыз, - диде Римма Атласовна.


“Көне буе җәяү йөрергәме?!”

Римма Ратникова юлга үзенең улын да алган. "Былтыр улым Алексей минем белән беренче тапкыр Камайдан Кушлавычка барды. Быел мин аны бик озак өндәдем, “Әйдә, улым, барабыз, шундый-шундый проект, “Тукай юлы” дип атала”, дидем. Улым исә “Син нәрсә? Бу көне буе шулай җәяү йөрисе була дигән сүзме әллә? Бу миңа кирәк түгел, бу бит кызык түгел”, диде. Ахыр чиктә мин аны ризалаштырдым һәм ул “Кайчан барабыз инде? Кайчан барабыз инде?” дип түземсезлек белән көтте”, - диде Римма Ратникова улы турында.

“Ничек инде, бөек шагыйрь икәнен беләм инде!”

Бара торгач, Югары Мәтәскә авылына барып җиттек. Авыл кешеләре бу хакта ни уйлый? Югары Мәтәскәдә яшәүче ханым Фәридә Йосыпова “Тукай юлы” маршруты турында радиодан ишетеп белгән икән. Фәридә ханым хат ташучы булып эшли, аның өчен 21 километр – чүп. 

“Хәзер бит туризм дип әллә кайларга барып йөриләр, безне дә карасыннар!” – ди Фәридә ханым. “Тукай турында беләсезме?” дип сораган идем, “Миннән әллә нәрсәләр сорама инде. Беләм инде!” – дип җавап кайтарды. “Нәрсә беләсез соң?” дигәч, “Ничек инде, бөек шагыйрь икәнен беләм инде!” диде һәм шыпырт кына “Син моны радиодан сөйләтәсеңме?” дип сорады. Куркырга кирәкми, Фәридә ханым, Тукай турында бар белгәнебезне кычкырып әйтә торган халык бит без! Дөрес сүзләр әйттегез сез. Тукай - бөек шагыйрь.

“Тукай юлы” маршруты турында яшьләрдән 5 факт

Мин үзем маршрутның азагына кадәр барып җитә алмадым - китәргә туры килде. Дус кызым Татьяна Леухинадан “Тукай юлы” маршрутын йөреп чыккан дус егетләре Вадим белән Романның тәэсирләре турында сорадым. Яшьләр маршрут турында ни уйлый дисезме? Менә сезгә “якты һәм уңай хисләр исемлеге”:

1. Маршрут чынлыкта 21 километр түгел, 28 булган. Егетләр элементар рәвештә телефондагы “Карта” кушымтасыннан караган.

2. Юлда бушлай су эчү мөмкинлеге булмаган. Ашау да, инде әйтелгәнчә, башлангыч өлештә иде.

3. Яшьләргә кемдер "юл буенча вай-фай" була дип әйткән икән. Вай-фай юк, кайбер телефон операторлары тотмаган урыннар да булган, диләр.

3. Ике дистә километрны җәяү атлап барып җиткәннән соң "Ничек соң" дигән сорауга иң популяр җавап “з” хәрефенә башланган бер фигыль булган. 

4. Шәһәр кызлары сыерларны фотога төшерә алган. Инстаграмга фото булган - алар өчен бурыч үтәлгән! Күрмәгәнне күрәсе килгәннәргә рәхәт булган! 

Башлангыч тәнкыйтьләү начар әйбер булса да, тәнкыйтьне әйтмичә калып булмый. Киләчәктә оештыручылар бу кимчелекләрне искә алсын иде! Шәхсән миңа бу чара “Ак калфак”лыларның күчмә утырышларын хәтерләтте. Анда да мөһим, җитди, мәгънәле һәм бөтен кешегә файдалы вә кирәкле мәсьәләләр күтәрелә, әмма нәтиҗәсе нидә дип сорасаң, анда катнашучылар да әйтми. Ул чара нинди тормыш дәресләре бирә икәнен беркем дә аңлата алмый. Бөтен кеше кемгәдер рәхмәт әйтә, кемнедер мактый, “файдасы нидә соң моның?” дип сорасаң, бөтенесе югалып кала - “Кызым, әллә нинди сораулар бирмә инде”... “Тукай юлы”нда да шундый ук хис калдырды әлегә. Бәлки, кешеләр күп булсын дип тырышмаска, монда бармаска теләгән кешеләрне китермәскә кирәк булгандыр? Изге Иаков юлын да бит нибары 13 кеше башлаган. Чын теләгәннәр генә узсын иде. Чөнки мәҗбүриләп, артык рекламалап кеше китереп башланган чара ул кире тәэсир калдыра. 

"Тукай юлы" сәяхәтеннән фоторепортаж:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100