Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Изге Рамазан кубогы: грэпплинг һәм «Сөннәт» көрәше

22 май Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда грэпплинг буенча Изге Рамазан кубогы ярышында спортчылар һәм «Сөннәт» көрәшендә көч сынашты. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге көрәш төрләре белән танышты.

news_top_970_100
Изге Рамазан кубогы: грэпплинг һәм «Сөннәт» көрәше
Гөлия Хәсбиуллина

Изге Рамазан кубогында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән спортчылар үзара көч сынашты. Ярышта Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан көрәшчеләре дә катнашты. Төп бүләк — машинаны Махачкала көрәшчесе Руслан Абдулаев алды.

  • Грэпплинг — көрәшнең бер төре, японнарның джиу-джитсу көрәш төренең «европалаштырылган» варианты санала.

Дагыстан спортчылары Изге Рамазан кубогын отты. Беренче тапкыр үткәрелә торган ярышның оештыручылары әлеге кубокның күчмә булачагын әйтте. Кем белә, бәлки Татарстан спортчылары да әлеге кубокны ота алыр. Әлегә Дәгыстан көрәшчеләре бу спорт төрендә остарак булып чыкты. Моны ярышта Казан данын яклаган көрәшчеләр дә әйтте.

«Белемегез күбрәк, көчегез әзрәк булса, сез көчлерәк кешене дә җиңә аласыз»

Инсаф Мөхәммәтшин грэпплингның Кавказ якларында популяррак булуын әйтте. «Безгә алардан өйрәнергә кирәк», — ди ул. Инсафның тренеры да Дәгыстаннан булып чыкты.

«Грэпплинг белән дүртенче ел шөгыльләнәм. 17 яшьтә дустым чакырды, секциягә язылдык, өч атнадан беренче ярыш булды. Уналты кеше арасыннан өченче урынны алган идем. Ошап китте дә, шуннан көрәшүне дәвам иттем», — диде ул.

Инсаф Мөхәммәтшин грэпплингның үзенчәлекләрен дә аңлатты. «Ике кеше чыга. Бер кеше икенчесен ектырырга тиеш. Екса, ул ике балл ала. Ул егылган спортчыны корсак кырыеннан тотып торырга тиеш. Моның өчен өч балл ала. Биленнән алса, тагын дүрт балл. Кагыйдәләре бик күп төрле. Көндәшең буылып яки каты авыртудан я тавыш белән, я идәнгә сугып сигнал бирсә, син җиңәсең», — ди.

Шулай ук көрәшче әлеге спорт төрендә җиңүләр яулар өчен көч кенә җитмәве, махсус белемнәр кирәк булуын әйтте. «Белемегез күбрәк, көчегез әзрәк булса, сез көчлерәк кешене дә җиңә аласыз», — ди ул.

«Балаларга үрнәк күрсәтергә кирәк. Бөтен ир кеше көрәшүне дә, йөзүне дә, атуны да, йөгерүне дә белергә тиеш дип уйлыйм», — диде Инсаф Мөхәммәтшин.

«Әгәр бу спорт төрен бездә үстерсәләр, әти-әниләр „Сөннәт“ көрәше белән шөгыльләнергә балаларын да китерерләр дип уйлыйм»

Раиф Вәлиев Изге Рамазан кубогы ярышында грэпплингта гына түгел, «Сөннәт» ярышында да көч сынашты.

«Бүген монда бик күп чемпионнар һәм халыкара дәрәҗәдәге осталар белән көрәшергә туры килде. Мин монда машина, акча җиңәр өчен килмәдем, Дагыстанга бармыйча гына тәҗрибә тупларга килдем. Иң оста спортчыларның күпчелеге Дагыстаннан. Алар бу спорт төре белән яшиләр», — диде ул. Шулай да, Раиф Вәлиевнең тренерлары Казанныкылар.

Ул «Сөннәт» көрәшенең башка төр көрәшләрдән нәрсә белән аерылганын аңлатты. «Монда бәрү техникасы кулланылмый, имгәнүләр минималь. Әгәр бу спорт төрен бездә үстерсәләр, әти-әниләр „Сөннәт“ көрәше белән шөгыльләнергә балаларын да китерерләр дип уйлыйм, чөнки монда җәрәхәтләнү куркынычы аз», — диде Раиф Вәлиев.

Түбән Кама спортчысы Илдус Гиниятуллин «Сөннәт» көрәшендә беренче урынга лаек булды

«Сөннәт» көрәшен оештыручылар әлеге төр көрәшне хәдисләргә нигезләнгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сөннәте дип аңлатты.

«Сөннәт» спорт уеннары оешмасының вице-президенты Мөнир Ибраһимов әлеге төр көрәшне популярлаштыру идеясе кайдан килгәнен сөйләде. «„Сөннәт“ көрәше буенча ярышны оештыручыларның берсе Марат Колмөхәмбәтов, Гарәп Әмирлекләренә баргач, иң биек манарага менгән һәм өстәге болытларны күреп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) көтүчеләр яшәү җирләрен болытлардан биегрәк төзер дигәнен искә төшергән. Шуннан соң улы Артурга Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормышының көрәшкә бәйле вакыйгаларын өйрәнергә кушкан. Алар Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) сигез спорт төре буенча ярыш үткәргәне хакында мәгълүматлар тапканнар. Бу „Сөннәт“ спорт уеннары оешмасын ачарга этәргеч булган», — дип сөйләде Мөнир Ибраһимов.

Изге Рамазан кубогы ярышында уздырылган «Сөннәт» көрәшендә өченче урынны Раиф Вәлиев һәм Зәлимхан Баймурадов яулады, икенче урында Әмир Гитинов булды. Беренчелекне Түбән Кама спортчысы Илдус Гыйниятуллин алды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100