Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Изге эшләреңә Ходай бүләкләре» – Айдар Тимербаевның зур сөенече бар

news_top_970_100
«Изге эшләреңә Ходай бүләкләре» – Айдар Тимербаевның зур сөенече бар
Владимир Васильев

Бу көннәрдә җырчы, композитор Айдар Тимербаевның куанычы эченеә сыймаган – аның Саба районы Татар Икшермәсе авылындагы ясалма күленә аккошлар килгән. 

«Айдар дус» күлендә кунаклар. Аккошлар кайтты. Курыкмагыз, балакайларым, кунакларым. Карагыз, ничек матур итеп йөзәләр.

Уйладым-уйладым да, күлемне «Айдар дус» күле дип атарга булдым. Кошлар сайрый, агачлар да яшелләнеп бетсә бик матур була монда Аллаһы боерса», – дип сөйләгән ул социаль челтәрләрдә. 

«Нинди булдыклылар сез. Тарихка кереп калсын «Айдар дус» күле дип», – дигән Зөлфия Вәлиева. 

Зифа Нагаева: «Айдар, менә сиңа илһам. Ходай бүләкләре изге эшләреңә», – дип комментарий калдырган. 

«Хикмәт күренеш булган бу. Бик матурлар», «Бигрәк матур урын, аккошлар белми утырмаган монда, изге күлдер бу. Хәзер монда ел саен килерләр инде», «Әкияти матурлык. Изге күңелле Айдарыбызның күле дә үзенчәлекле», «Аккошлар бөтен җиргә төшмиләр. Үзегез дә изге, мәрхәмәтле, игелекле кеше бит сез. Уңышлар сезгә, иҗатыгыз гөрләп торсын», – дигәннәр. 

Бер дусты: «Айдар абый, сез аларны үзегез сатып алып җибәрдегезме, әллә үзләре кайттылармы җылы яклардан?», – дип тә сораган 

  • «Артистларга да ял итү урыны булыр»: Айдар Тимербаев туган авылында күл ясый

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100