«Изге Болгар җыены»нда җәмәгать белән тәүбә кылырга һәм дога укырга чакыралар - программа
Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә багышланган «Изге Болгар җыены» быел 17 майда Шәһре Болгарда узачак. Чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында (Казан, 12–17 май) үтә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.
Гадәттәгечә, «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булып Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы була.
«Тәүбә» җыелышында мөселманнар бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә сүзләрен кабатлап, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлаячак. «Тәүбә» чарасы Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә башлана. Бу чара ел саен «Изге Болгар җыены» программасының иң ихлас һәм дулкынландыргыч өлеше булып тора, чөнки аның барышында халык, Аллаһыга сыенып, бердәй хисләргә бирелә һәм көчле рухи мохит урнаша.
«Тәүбә» чарасында Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөхтәсибләре һәм имамнары, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша.
«Изге Болгар җыены»ның кульминацион өлеше 12:00 сәгатьтә Болгарның тарихи Хан мәчете урнашкан урында җәмәгать белән намаз уку була. Намаздан соң дин кардәшләребез динебез һәм Ватаныбыз хакына шәһит киткән бабаларыбыз һәм халыкыбызның батырлары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кылачак.
9:00 дән 12:00 гә кадәр тарихи Хан мәчете территориясендә интерактив тематик мәйданчыклар эшли: биредә Ислам тарихы темасына вәгазьләр һәм лекцияләр укыла. Яулык, чалма бәйләү буенча мастер-класслар һәм намаз дәресләре үткәрү дә ниятләнә.
Чара кысаларында шулай ук Истәлек билгесе янындагы төп сәхнәдә мәдәни программа да каралган:
- 09:00 – татар башкаручылары катнашында бәйрәм концерты;
- 10:45 - пролог күрсәтү;
- 11:00 - Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачу тантанасы;
- 12:30 - бәйрәм концертының дәвамы.
08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр дә эшләячәк:
- Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Сынлы сәнгатьтә Болгар» һәм «Казан Коръәне тарихы» күргәзмәсе (Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе);
- Шәхси коллекция фондларыннан А.С. Пушкинның «С небесной книги список дан…» күргәзмәсе, «Коръәнгә иярү» шигъри циклының беренче тапкыр басылып чыгуына 200 ел тулуга багышланган (Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе);
- Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Нәфислек коллекциясе» фаянс һәм фарфор савыт-саба күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
- Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Рәсем сәнгате симфониясе» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
- Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Җиңү бүләкләре» 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы күкрәк билгеләре күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
- Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Каллиграфия сәнгате» шәмаилләр күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
- 09:00 дән 12:00 гә кадәр Болгар цивилизациясе музеенда (1 кат) төрле яшьтәгеләр өчен «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда урта гасыр карасын җитештерү технологиясе, гарәп каллиграфиясе өйрәнеләчәк;
09:00 дән 14:00 гә кадәр «Изге Болгар җыены»нда милли көрәш булачак.
«Изге Болгар җыены»нда шулай ук «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән хәләл ярминкә эшләячәк. Татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен, шулай ук хәләл азык-төлек алып киләчәк. Татарстаннан, Мари Эл, Чувашия һәм Мордовиядән барлыгы 40 җитештерүче үз товарларын тәкъдим итәчәк.
«Изге Болгар Җыены»нда XVI «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары да катнаша. 15-17 майда узачак җыенга Татарстаннан һәм РФнең 78 төбәгеннән 1000 дин әһеле һәм кунак чакырулы.
- «Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителү көне истәлегенә уза. Бу вакыйга Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы белән бәйле рәвештә, рәсми ислам тарихының башлангычы булып тора.