Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» 17 майда узачак. Ул 2026 елда бәйрәм Казанда 12-17 май көннәрендә узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм программасы
- 09:00 – Истәлек билгесе янында концерт;
- 10:45 – төп сәхнәдә пролог;
- 11:00 – рәсми ачылыш
- 12:00 – Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укыла
- 12:30 – төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт.
Көн дәвамында, 08:00-20:00 сәгатьтә, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр эшли.
Болгар цивилизациясе музеена килүчеләр «Нәфислек коллекциясе» (фаянс һәм фарфор савыт-саба), «Рәсем сәнгате симфониясе», 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы күкрәк тамгалары куелган «Җиңү бүләкләре» экспозицияләрен, шулай ук «Каллиграфия сәнгате» шамаил күргәзмәсен күрә алачак.
09:00-12:00 сәгатьтә кадәр Болгар цивилизациясе музееның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда килүчеләргә урта гасыр карасының ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре белән таныштырачаклар.
09:00-14:00 сәгатьтә көрәш ярышлары уза.
10:15 сәгатьтә «Тәүбә» намазы укылачак.
Көн дәвамында барлык музей объектлары ачык булачак, шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырылачак.