news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ижевскиның баш травматологы Әнвәр Вәлиев: «Иң элек сүз, аннан дару, ахырда гына пычак»

news_top
Ижевскиның баш травматологы Әнвәр Вәлиев: «Иң элек сүз, аннан дару, ахырда гына пычак»
Фото: https://yanarysh.ru, "Яңарыш" газетасы редакциясе рөхсәте белән куела.

Ижевск шәһәренең баш травматологы Әнвәр Муллаян улы Вәлиевне белмәгән кеше юктыр. Ул – Удмуртия Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, РФ Сәламәтлек саклау отличнигы. Узган елның сентябрендә аның хезмәт юлын башлавына 50 ел булды. Шул дәвердә күпме кешегә ярдәм итүен санап бетерерлек түгел. Алар нәселеннән 25 кеше гомерләрен медицинага багышлаганнар. Һәрберсе үзеннән дәвамчы калдыра.

Әнвәр Муллаян улының табиб һөнә­рен сайлауда аның гаиләсе зур роль уйнаган. Әнисе озак еллар табиб-терапевт, табиб-лаборант булып эшләгән, шулай ук апалары да – табибәләр.

«Әнием Сәгыйдә Ярхәметдин кызы Уфада туып-үскән. Гомерен медицина өлкәсенә ба­гышлаган. Уфада институт тәмамлагач, әтигә кияүгә чыгып, 1939 елда әти әнине Ижауга алып килә. Сугыш елларында 3 нче шәһәр хастаханәсендә эшли. Татар Базары бистәсендә бердәнбер табибә була.

Апам Роза Муллаян кызы – Ижау дәүләт медицина академиясенең гос­питаль терапиясе кафедрасы доценты, икенче апам Әлфия – Уфадагы республика хастаханәсе табиб-терапевты.

Медицинага килүемә әти сә­бәпче булды: аның ярты табаны юк иде. Аның һәрвакыт газап чигүләрен күргәнгәме, минем авыру әтиемә бик тә ярдәм итәсем килде. Менә шул вакытта табиблыкка укып чыгып, бөтен кешеләрне дә дәвалау теләге туды. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, шушы хыял медицина институтына укырга алып килде. Мединститутта уку өчен зур тырышлык куярга кирәк.

1974 елда Ижау дәүләт медицина институтын тәмамлап, травматолог-ортопед булып эшли башладым. 10 ел стационарда эшләдем, анда зур тәҗрибә алдым. 1984 елда травматология поликлиникасы мөдире итеп билгеләндем. Краев урамында урнашкан травматология бинасына 1998 елда күчтек. Анда 37 ел җитәкче булып эшләдем. 2022 елдан Ижауның баш травматологы булып билгеләндем.

Табиб һөнәрен сайлавыма беркайчан да үкенгәнем булмады. Аны бик тә кирәкле һөнәр итеп саныйм. 23 ел Краев урамындагы хастаханәдә эшләдек. Күптән түгел безне Труд урамындагы 6 нчы хастаханәгә күчерделәр.

Авырулар суставларны алыштыру, зур операцияләр билгеләү өчен миңа язылып киләләр. МРТ, рентген снимоклары буенча карап, нәтиҗә ясыйм. Ковидтан соң сустав авыртулары артты. Ковид тромбозны барлыкка кит­­ерә. Моның өчен тикшеренү узарга кирәк. Сөякләргә туклану килмәгәч, сөякләр таркала башлый.

Башта дарулар белән дәвалыйбыз. Булышмаса, операция тәкъдим ителә. Аны 1 нче рес­публика хастаханәсендә, ә инде катлаулыларын ясатырга Чабаксар, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге федераль үзәкләргә җибәрәбез.

Бер генә авыруны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Яшь барган саен бу проблемалар катлаулана гына бара: терәк-хәрәкәт аппараты, вакыт узу белән, төрле үзгәрешләргә дучар була. Кыскасы, безнең беребез дә җәрәхәтләрдән дә, егылулардан да, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан да якланмаган. Теләсә нинди җәрәхәт, шул исәптән имгәнүләр эзсез узмый. Тора-бара ул артрозга, башка авыруларга әверелергә мөмкин, алар үз чиратында алга таба тернәкләндерүне таләп итә. Шуңа күрә хәзерге медицинада травматология һәм ортопедия кулга-кул тотынышып бара», – ди ул.

Күп кенә авыруларны диагностикалауда һәм дә­ва­лауда зур технологик үсеш булуга карамас­тан, авы­руның терелүе табибның тәҗрибәсенә, осталыгына бәйле. Әнвәр Муллаянович табиб-интерн булганда ук Кильмезь участок хастаханәсендә, «Ижсталь» хастаханәсендә хирургия бүлегендә, 3 нче шәһәр хастаханәсенең травматология бүлегендә операцияләр ясый.

«Мин субординатурада укыганда, хирург-табиб­ларны әзерләү күп юнәлешләр буенча алып барылды. Ел дәвамында без хирургия белән генә түгел, хирургия, онкология, нейрохирургия, кан салу, анестезиология-реанимация белән дә шөгыльләндек. Бөтенесен берьюлы өйрәндек. Мин моның өчен үземнең укытучыларыма, остазларыма, профессорларыма бик рәхмәтле. Төпле киңәшләре миңа һөнәр нечкәлекләрен өйрәнергә, белем-тәҗрибәне үстерергә мөмкинлек бирде», – ди ул.

Әнвәр Муллаян улы дәвалау практикасына сынган, тайган, сеңер сузылган авыруларны дәвалауның яңа ысулларын кертә, табиб-травматологларны әзерләү системасын булдырган. Ул үз эченә санитардан алып табибка кадәр һөнәри осталыкның берничә баскычын алган. Беренче курс­тан башлап травматолог-табибларны этап­лап әзерләү сис­темасы (санитар, медбрат, табиб) югары нәтиҗәлелек күрсәтә. Бүген аның талантлы укучыларының күбесе Удмуртия районнарында, Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Испания, Израильнең әйдәп баручы клиникаларында уңышлы прак­тика үтә.

Әнвәр Муллаян улы – травматология һәм ортопедия буенча 26 фәнни хезмәт авторы. Үз эшен тирәнтен белгән, аны күңел биреп башкарган кеше генә 50 ел табиб булып хезмәт куя аладыр.

Әнвәр Муллаянович, ел фасылларына карап имгәнүчеләр артуы күзәтеләме?

Элек шулай иде. Кышын таеп егылулар, җәен ачык травмалар күбрәк була. Ә хәзер техника арта барган саен: циркуляр пычкылар, мотоблоклар белән эшләгәндә, бармак-куллар киселеп, өзелү очраклары күп. 23 февральдә гел хатын-кыз килә, 8 мартта – ир-атлар.

Беренче суыклар башлангач, идарәче компанияләр яхшы эшләсә, тайгалак­ларда егылып имгәнүчеләр күп булмас иде. Хатын-кызларга кыш көне биек үкчә киеп йөрмәскә киңәш итәм. Самокат, велосипедлар, роликлы тимераяк-такталар, монотәгәрмәчләрдә йөргәндә егылып имгәнүчеләр арта. Чаңгыда йөри белмәүчеләр Нечкино, Чекерил, Башкорт­стан, Чиләбе якларындагы ял базаларында тау чаңгысына басалар да, егылып, чак исән калалар, көчкә җыеп алабыз.

«Ник бастыгыз?» – дисәң, «Безгә инструктор күрсәтте, өйрәтте», – диләр. Каршыда очраган беренче агачка кадәр баралар да, шунда килеп бәреләләр. Үлем очраклары да шактый.

Машина, аны йөртү таныклыгын сатып алалар, ә ныклап йөри белмиләр. Нәтиҗәдә, юл фаҗигаләре килеп чыга. 1984 елда – 23 мең кеше, 2021 елда 36 мең кеше төрле травма алган. Саннар күрсәткәнчә, елдан-ел травмалар саны арта. Саны арту гына түгел, алган травмалар да катлаулана. Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану күп очракта травмпунктка китерә.

Хәзер яңа проблема килеп чыкты. Күп очракта мотоцикл, питбайк һәм башка төрле мототранспортта йөрүчеләр юл һәлакәтенең сәбәпчеләре булып торалар.

Кешегә көч бирердәй сүзләрне ничек табасыз? Табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Иң мөһиме, табиб үз һөнәрен, ке­ше­ләрне яратырга тиеш. Һәр авыру йөрәк аша уза. Безнең эштә кешеләрне яратсаң, эшләп була. Шулай ук төпле белемле булу да кирәк. Медицина бер урында гына тормый, дәвалау ысуллары да, тикшеренү алымнары да гел үзгәреп, яңарып тора. Шуңа күрә заман белән бергә атларга кирәк. Шундый гыйбарә дә бар: «Иң элек сүз, аннан дару, ахырда гына пычак дәвалый».

Белгәнемчә, улыгыз сезнең юлны сайлаган…

Улым Тимур 14 яшендә, санитар булып эшлисем килә, диде. Бу – 1993 ел. 4 сәгать эшли иде. 1 ай эшләгәч, хезмәт хакы алды. Ул акчасы тортка да җитмәгән. Хыялы – магнитофон алу иде. Аннан, әнисе белән бергәләп, без алып бирдек. Сентябрьдә ял көннәрендә эшли башлады. 16 яше тулгач, эш сәгате 6 сәгать булды.

Мәктәпне тәмамлагач, медакадемиягә укырга керде. 2 курска кадәр санитар, аннан медбрат булып эшләде. Ординатураны тәмамлады. 3 нче шәһәр хастаханәсендә 5 ел эшләгәч, баш табиб итеп куйдылар. Хәзерге вакытта УР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондын җитәкли.

Оныгым Әмир 30 нчы лицейда белем ала. Башта, программист булам, дигән иде. 7 нче сыйныфны тә­мамлагач, профиль классларына бүлү башлангач, химия-биология юнә­лешен сайлаган. «Табиб булам. Көннәр буе компьютерга гына карап утырасым килми, кеше белән эшлисем килә», – ди. «Анда уку бик авыр», – дигәч, «Ярый, сез укыгансыз, мин дә укырмын», – дип, башка сүз әйтергә урын калдырмады.

Хатыным Лариса белән улыбызның табиб булуын бер дә теләмәгән идек. Эше күп, хезмәт хакы аз, җаваплылык күп. Тик үзенең теләге көчле булу җиңде.

Әнвәр Муллаянович, балаларыгыз татарча беләме?

Тимур кечкенә чакта әби-бабасы белән татарча сөйләшә иде. Инде алар исән түгел. Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәк тә, гореф-гадәтләрне сак­лыйбыз, милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез.

Яшь табибларга киңәшләрегез?

Ярдәм сорап килгән авыруга карата һәрвакыт шәфкатьле, мәрхәмәтле, игелекле, ачык йөзле булырга, кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Пациентны дару гына түгел, җылы, ягымлы, өмет уятучы һәм күңелне күтәреп җибәрерлек сүз дә дәвалый. Табиб һөнәрен сайлаган яшьләр шуны онытмасын иде.

Газета укучыларга нәрсә теләр идегез?

Һәркемнең сәламәтлеге үз кулында. Физик күнегүләр ясагыз, актив тормыш рәвеше алып барыгыз, начар гадәтләрдән арыныгыз, дөрес тукланыгыз.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Авырулардан рәхмәт сүзләре ишетеп кенә эшләргә язсын!

Чыганак: «Яңарыш» газетасы, Гөлнара Вәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар