Ижаудан Казанга барганда ике дус арасында бәхәс чыга – берсе икенчесен кадап үтерә
Ижауда яшәүче ир-ат 25 яшьлек егетне үтерүдә шикләнелеп кулга алынган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Ачыкланганча, 21 апрельдә егетләр Казанга килергә дип бергә юлга чыгалар. Юлда алар арасында бәхәс килеп чыга, аның барышында, берсе икенчесенә берничә тапкыр пычак белән кадый. Нәтиҗәдә зыян күрүче вафат була. Эзләрне яшерү өчен, җинаятьче мәетне Киров өлкәсе территориясендәге урман полосасына күмә.
23 апрель көнне полициягә һәлак булучының әнисе мөрәҗәгать итә. Ул 2 көн элек 25 яшьлек улының шәхси автомобилендә китүен һәм әйләнеп кайтмавын хәбәр итә.
Хәзерге вакытта тоткарланучы белән тикшерүчеләр эшли. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.