news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ижевскида Сабан туе 29 июньдә була

news_top

Кичә Ижевск шәһәрендә милләттәшләребез, балалар белән бергәләп, борынгыдан килгән күркәм йоланы – Сабантуйга бүләк җыюны оештырды. Әлеге матур традиция Ижевскида быел унынчы ел рәттән үткәрелгән. Ун ел элек онытылган йоланы кабаттан яңартып җибәргәннәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Бүләк җыючылар төркеме ике урам гына әйләнсәләр дә, бүләкләр мулдан җыелган. Кайбер гаиләләр урам әйләнүчеләрне көтеп торган, аеруча хөрмәт белән каршы алган. Фәйрүзә апа белән Феликс абый Мансуровлар барлык кунакларны да тәмле коймак белән сыйлап, бәйрәм рухын тагын да арттырганнар», – ди оештыручылар.

Быел Ижауда Сабантуй 29 июньдә үтәчәк. Ул елдагыча шәһәр ипподромында була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар