news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ижевскида мәктәптә атыш: һәлак булучылар һәм яраланучылар бар

news_top

Ижевск шәһәрендә мәктәптә атыш вакытында 5 бала имгәнгән, мәктәп сакчысы һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Канал белешмәсе буенча, атыш дәрес вакытында була. 4 балага атып яраланган, 1 бала пычак белән яраланган.

Җинаятьче әлегә тоткарланмаган. 

РИА Новости Удмуртия башлыгы Александр Бречаловка сылтама белән хәбәр иткәнчә, Ижевскида махсус хезмәтләр эшли. «88 нче мәктәптәге хәл буенча: бөтен көчләр һәм чаралар кулланыла. Урында барлык махсус хезмәтләр, ашыгыч ярдәм эшли. Мин урынга килдем, барысы турында да оператив хәбәр итеп торачакмын», – ди ул Telegram-каналында.

112 хәбәр иткәнчә, дәрес вакытында класска билгесез ир-ат килеп керә, ул кара костюмда була. Бу кеше балаларга ата башлый. Мәктәп директоры яраланган үсмер белән кабинетына качарга һәм эчтән бикләнергә өлгерә. Яраланган сакчы үлә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар