
Ижевск шәһәрендә авариядә 4 кеше һәлак булган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча баш идарәсе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте 14.20 сәгатьтә була. Биредә 3 җиңел машина һәм Пермь – Казан маршруты автобусы бәрелешә.
Якынча белешмә буенча, 1 җиңел машина йөртүчесе һәм 3 җәяүле һәлак булган. Автобустагы кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк, диелә хәбәрдә.
Удмуртия Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, якынча белешмә буенча, «Хендэ Солярис» белән идарә итүче 65 яшьлек ир-ат светофорның кызыл төсенә уза, каршы як полосага чыга һәм 3 җәяүлене бәрдерә. Җәяүлеләр көйләнә торга кичүдә светофорның яшел төсенә чыгып бара торган була. Аннары «Хендэй» шәһәрара автобуска бәрелә. Аның белән 37 яшьлек ир-ат идарә иткән.
Авариядә җәяүлеләр - 61 һәм 67 яшьлек ике хатын-кыз, 22 яшьлек кыз, «Хендэ» белән идарә итүче 65 яшьлек ир-ат урында ук һәлак була.
Автобус 15 пассажир булган, алар зыян күрмәгән.