Ижаудагы атышта һәлак булган мәктәп укучысының әнисе: «Улыбызның үләсен алдан сизгәнбез»
Ижауда булган атыш фаҗигасе соңгы арада дөнья хәлләре белән тиз онытылды. Һәркемнең үз кайгысы, дигәндәй. Әмма бу кара көн каннары белән түләгән балаларның ата-аналарын мәңге тынычлыкта калдырмас кебек. «Интертат» Ижаудагы атышта һәлак булган 9 класс укучысы Владиславның әнисе Ольга Кириллова белән сөйләште.
«Владик безгә беркайчан да чит бала булмады»
Владикның фотосы социаль челтәрләрдә очраклы гына килеп чыкты. Беренче реакциям: «Бигрәк матур егет!». Фото астында язылган комментарийларны укыгач, белдем: 26 сентябрьдә Ижауда атыш оештырган Артем Казанцевның соңгы корбаны булган ул. Ул канлы сәяхәтен 9нчы сыйныф укучылары укыган кабинетта төгәлли – Владиславның классташларына ата, аннары егетнең йөрәгенә утлы коралын төбәп ут ача… Үзен дә шунда атып үтерә ул. Гөнаһсыз балалар бу мәктәптә мәңгелеккә җан бирә.
Бу минутта газиз балаларының вафаты турында ишеткән ата-аналар нәрсә кичергән? Аларның канга баткан мәетен күреп ничекләр аңнарын югалтмаганнар, ничекләр акылдан шашмаганнар? Әйтүе авыр. Владикның әти-әнисен табып, алар белән сөйләшергә теләвемне әйткәч тә, аларның хәлләре яхшыдан түгел иде. Соңрак Ольга ханым белән элемтәгә кереп сөйләшү мөмкинлеге туды. Фотолар Ольга ханымның рөхсәте белән бирелә.
– Безнең гаиләгә тәрбиягә алганда, Владиславка 6 гына яшь иде, – дип искә ала мәрхүм улын әнисе Ольга Кириллова. – Владик – тәрбиягә алган балабыз. Бер дә чит бала түгел: ирем Олегның энесе (племяннигы). Владислав кечкенә булганда, дүртенче этаж биеклегеннән төшеп китеп, аякларын имгәтә. Биеклектән үзе сикерми, әлбәттә. Барлык нечкәлекләрен сөйлисем килми.
6 яшьлек сабый безнең гаиләгә килеп эләккәч, аны йә кулда, йә инвалид коляскасында йөрттек. 2 елга якын травма халәтен кичерде. Аның башка балалардан аерылып торуын сиздермәскә тырыштык: укытучы өебезгә килеп укытты, Чыршы бәйрәмнәреннән дә калмады. Балалар чыршы тирәли әйләнгәндә, Владик башын өскә күтәрергә оялып тора иде. Бик оялчан, тыйнак иде үзе. Шунысын әйтим: Владик безгә беркайчан да чит бала булмады, һәрвакыт аны үзебезнең бала итеп үстердек.
Владик һәрчак килешүчән иде. Бер каршы сүз әйтмәс: ни әйтәсең – шуңа риза. Каты итеп кочаклашырга яратты, чөнки аңа ата-ана назы кирәк булган, күрәсең, һәм ул аны тоеп үсте. Ул ирем белән миңа «әти», «әни» дип әйтә иде, – диде Ольга Кириллова.
«Табиблар Владикны «беркайчан да йөри алмаячак» дип фаразлаган иде»
– Владик беркайчан да йөри алмаячак, дип фаразлаган иде табиблар, – дип дәвам итте Ольга ханым. – Владикның аякларын кисеп алмакчылар – ампутация ясамакчылар иде. Дәү әтисе коткарып калды. Һәрвакыт Владик янында булды, аны карады: хастаханәләрдә саклады, дәвалады. Нык торучанлыгы, холкы аркасында табибларга Владикның аякларын кистерүне тыйды. Каты торды.
Күпсанлы дәвалау процедуралары үткәннән соң, улыбыз аякка басты. Җәрәхәтеннән яра эзләре генә калган иде. Укырга да үзе йөрде, бер дәресен калдырмады. Һава сулап йөрергә, йөзәргә, дөньяны өйрәнергә бик тә яратты. Дөнья яңалыкларын күзәтеп барды, бөтен нәрсә белән кызыксынды. Ул безнең йөзгә кызыллык китермәде, бернинди проблема тудырмады.
Баштагы мәлдә үз балаларым белән Владик арасында көнләшү хисе булды, чөнки яшь буенча үзебезнең балалар Владиктан олылар, улым гел кочагыбызга тартылды, кызым, моны күреп, нервланып ала иде. Бу – бөтен нормаль гаиләдә була торган хәл. Алга таба барысы да җайланды.
Үсә төшкәч оялчанлыгы кимеде, кешегә ачыла башлады. Әтисе, абыйсыннан үрнәк алды, зур кеше булып үсәргә омтылды. Спорт белән шөгыльләнде, ул яктан бик максатчан булды, мускулларын чыныктырды. Гитарада уйнарга хыялланды.
Һөнәр сайлау мәсьәләсенә җаваплы карады. Аның бу дөньяга бик тә файдалы буласы, файда күрсәтәсе килде. Яхшы акча эшләргә исәбе бар иде. Бервакыт рухани булырга хыялланды, әмма рухани булып кына гаиләне ашатып бетереп булмаячагын аңлап, киләчәктә кем булачагы турында уйланды.
Улымның куллары зур, бармаклары озын иде – нәкъ сәнгать өлкәсе өчен бара торган куллар. Механик булырга һәм машиналарны ремонтларга теләвен әйткәч, гаҗәпкә калдым. «Мондый кулларың белән ничекләр шөреп борырсың икән? Бәлки, акыл белән эш итә торган хезмәт сайларбыз?» – дигәнем истә. Шуннан соң улым Интернетта фотолар эшкәртергә өйрәнде, – диде әни кеше.
«Владик исән булганда ук тәмугның бөтен газапларын кичте. «Ул исән калырга тиеш!» – дип уйладым»
– Владиславның үз әти-әнисе исәнме?
– 2014 елда вафат булдылар. Ул алар турында белде, бу фаҗига булганда аңа 6 яшь иде. Аннан соң, аның башка кешесе юк иде дә бит. Ул – безне, без аны яраттык.
Чибәр егет иде ул. Аның кебек чибәр егет Җир йөзендә бар микән? Владик минем әниемне яратты. Диңгезгә ялга барыр алдыннан гел аңа кереп чыга идек, күңелле яшәдек.
Бервакыт, дәресләр хәзерләп утырганда, нәрсә укуы белән кызыксындым: «Җир тетрәгәндә, су басканда үзеңне ничек тотарга икәнен язалар, болар Ижауда булмый, чит илләрдә генә була бит», – дип җаваплады. «Хәзер заманасы шундый, теләсә кайсы җирдә теракт була ала», – дидем. «Ижауда нинди теракт булсын инде, әни? Бу – кайдадыр еракта булса гына, бездә була алмый, берничек тә», – диде. Шушы сөйләшүне искә төшерәм дә, моңсуланып, авыр сулап куям.
– Атыш турында ишеткәч, башыгызга килгән иң беренче уй?
– Бу вакытта мин эштә киңәшмәдә идем. Миңа дус кызым шалтыратты, аның да баласы шул мәктәптә укый: «Ольга, мәктәптә атыш башланган!» – диде. «Кайсы мәктәптә, нинди атыш?» – дип аптырадым. Аның баласы өйдә калган. Мин: «Ә Владик?» – дип, бар нәрсәне ташлап, чыгып чаптым.
Мин мәктәпкә килеп җиткәндә, анда Росгвардия хезмәткәрләре, бик күп кеше җыелган иде. Мондый хәлнең буласын алдан кем белсен, кем уйласын? «Мәктәптә яраланган балаларны алып чыгалар», – дигән эчтәлектәге смслар килә торды. Мин моңа ышанудан баш тарттым.
Бина тирәли әйләнеп чыктык, шунда да «балам һәлак булган» дигән уйга ышанасым, дөресрәге, ул турыда уйлыйсым килмәде. «Юк, бер кешегә язмыш шулкадәр сынауны бирә алмый», – дидем. Владик исән булганда ук тәмугның бөтен газапларын кичте. «Ул исән калырга тиеш!» – дип уйладым. Аңа төшкән газапның иге-чиге юк: аңа 20 операция генә ясадылар, 20! Сынган урыннары күп иде. Аны «сүтеп җыйдылар» дип әйтеп була. Ул шушы сынауларга түзеп, шуны җиңеп чыга алды. Без бу җиңүгә шулкадәр куанган идек.
Исән калучылар арасында таба алмагач, вафат булучылар исемлеген карап чыктык. Улыбызны таба алмадык. Тегендә-монда бәргәләнеп йөрдек. Балалар бакчаларына бардык, банкларга – чөнки укучыларны шунда эвакуацияләгәннәр. Ә Владислав инде үлгән булган. Улыбызның үле гәүдәсен булса да күрер өчен моргка чаптык. Улыбызны моргта таптык.
Телевизордан бер тапшырудан улымның канлы мәетен танып алдык. Ул йөрәгенә пуля атылган килеш парта өстендә ятып калган. Күңелдә гел бер сорау: «Нигә? Ни өчен?»
Шунда исән калган бер малай белән сөйләштем. Ул мәетләр астында калганын сөйләде. «Берни дә күрергә өлгермәдем, чөнки минем өстә яраланган егет ята иде. Пуля аның үпкәләренә эләккән булган, ике сәгать канга тончыгып ятты, күпмедер вакыт исән иде әле», – диде.
Улыбызны җирләгәннән соң да аңыбызга килә алмадык. Барысы да куркыныч кинода булган кебек. Шуннан да куркынычрак хәл була алмас кебек. Улыңны җиргә күмгәннән соң, үзең генә калгач, сиңа тагын да куркыныч булыр кебек. Шул «ни өчен?» дигән сорауга җавап эзлисең, тик җавап юк.
Балалар парта астына качканнан соң, нигә укытучы кабинетыннан чыккан? Шул куркыныч картинаны күз алдына китереп карыйм: үтерүче бүре тавык оясына кергән кебек, бөтенесен аткан, бөтен нәрсәне җимергән... Ул утлы коралын төбәп, һәр балага атып чыккан Владиславның йөрәгенә һәм башына аткан. Моңа хәтта минем психика чыдый алмый. Чөнки мондый хәлләр безнең дөньяда булырга тиеш түгел! – дип өзгәләнде Ольга «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.
«Казанцев кебекләр рәхәтләнеп мәктәпкә кереп йөри»
– Мәктәпне сакларга кирәк, ә бездә теләсә кем кереп йөри алырлык ишегалды ясадылар, – ди ул. – Каравылда – өлкән яшьтәге кешеләр, бабай кеше. Аның кулында пистолеты, дубинкасы да булмагач, нәрсә эшли алсын соң ул? Ул – үз өстенә беренче һөҗүм итүне кабул иткән герой. (Каравылчы шулай ук һәлак була. – Интертат).
Танышларымнан, нәрсә дә булса үзгәрдеме соң, дип сорыйм. «Безнең мәктәптә каравылда утырган бер әбигә 10 килограммлы бронежилет һәм каска киертеп куйдылар. Көчкә аякларында басып тора», – ди бер танышым. Бу да булдымы карар кабул итү?!
Владик укыган класста иң күп бала вафат булды. Барысы да матур балалар иде. Тагын кемдер Мәскәү хастаханәсендә үлгән, дип ишеттем, үлүчеләр саны арта...
Җәмгыятьтә рухсызлык булганда, без акча эшләгән вакытта балаларыбызның нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен белмәгәндә (компьютерда утыруларын, психиканы боза торган уеннар уйнауларын һ.б.), шушы вакыйгаларны ишетеп ияләнгән вакытта бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Без мәктәпне 3 метрлы койма белән әйләндереп чыга алабыз, каравылчы урынына Росгвардия кешесен утыртып куя алабыз, әмма дә ләкин балалар Аллаһы Тәгаләдән курыкмасалар, Артем Казанцев кебек кабәхәтләр тагын булачак.
2008 елда кешеләргә пычак белән һөҗүм иткән кеше ни өчен иректә йөргән? Нигә тотып ябылмаган? «Мондый авыру белән төрмәгә утыртмыйлар», – дигән аклау карары чыгарылган булган аңа. Нәрсә бу? Моны күп еллар элек аңлап алып, юл куймаска була иде. Юк, аның ачуы һәм авыруы көчәя баруын, кеше атып үтереп чыгуын көтәргә кирәк булган! Ә ул – «контр страйк» уенының иң яхшы уенчысы, аның яраткан эше – кеше үтерү... Аның патроннары тагын калган, күз алдына китерәсезме, үлүчеләр саны күбрәк булырга мөмкин иде...
Ул бит моңа яхшылап әзерләнгән. Артыннан килүчеләрне белер өчен, өенең беренче катында радионяня куеп калдырган, диләр. Әйтүемчә, ул минем улым булган кабинетта үз-үзен атып үтергән. Укытучылар мәктәптә теракт барганын телефоннарыннан белеп алган. Дәрес барганда кайсы укытучы телефонын актарып, смс укып утырыр икән? Без мондый ситуацияләргә бөтенләй әзер түгелбез. Безнең балалар якланмаган. Исән калган балаларны ничек тә булса якларга кирәк хәзер.
Хәзерге вакытта мәктәп эченә керү буенча авырлык ата-аналарга гына төшә. Алар иркенләп мәктәпкә кереп йөри алмый. Ә Казанцев кебекләр рәхәтләнеп кереп йөриләр.
– Мәктәптә җыелышлар була торгандыр...
– Соңгы җыелышларга бармадым, мин ул мәктәпне күралмыйм, анда кереп йөри алмыйм. Анда балалар канга батты бит. Мәктәпне хәзер 6 айга яптылар, төзекләндерәчәкләр, диделәр. Нәрсәдер эшли башлар өчен шушы трагедияне көтәргә кирәк иде микәнни?
«Улыбызның үләсен өч көн алдан сизгәнбез»
– Сезгә авырдыр, әмма Владикның соңгы көнен искә төшерик әле.
– Аның белән кичен әтисе шөгыльләнгән иде. Озаклап мускулларны чыныктыру, һөнәр, укырга керү турында сөйләштеләр. Уйлап-уйлап алам да, ирем Олег белән улыбызның үләсен 3 көн алдан сизгәнбез икән, дим. Мондый паник атаканың булганы юк иде. Мин аның нәрсә икәнен белмәдем. Минем белән, ирем белән нәрсә булганын аңлый алмадым.
Шушы хәл булыр алдыннан, ирем: «Нәрсәдер булырга тиеш шикелле. Буылам. Үз-үземә ярдәм итә алмыйм», – диде. «Олег, куркытма әле мине, бәлки, бу – илдәге вазгыять белән бәйледер?» – дип тынычландырып карадым үземчә. Шул көнне иртән үземә дә шулкадәр начар булды. Иртәнге дүрттә караватымнан торып утырдым да елый башладым. Чыдый алмыйча. Эмоцияләр белән көрәшә алмадым. Иртәнге җиденче яртыда гына йокыга киттем, Владикның мәктәпкә чыгып киткәнен күрмичә дә калдым.
Мәктәп безнең өйдән ерак түгел – ике адымда гына. Улым әле беренче дәрескә йоклап калган, икенче дәрескә өлгергән. Кызымның ике дусты шулай ук шул мәктәптә укыйлар. Берсе дәресләрне йоклап калган, мәктәпкә барганда, атыш тавышын ишетеп, тизрәк борылып кайтып киткән. Икенчесе болай гына мәктәпкә бармыйча калган. Менә ничек бит.
«Зур бүрәнәне күкрәккә терәп куйган кебек...»
– Атыш көнне исән калган балалар белән соңрак күрешкән, аралашкан булдымы?
– Әйе. Мин аларны чиркәүдә җеназада күрдем. Сөйләшмәдек. Еладык кына. Моны сүз белән генә аңлатып бетереп булмас. Зур бүрәнәне күкрәккә терәп куйган кебек: син берничек тә хәрәкәтләнә алмыйсың. Йоклап торганнан соң да шул авыртуның ни өчен бетмәгәнен аңлый алмыйсың. Кайчанга кадәр дәвам итәр икән бу? Бик авыр. Җаным әрни...
...Исән балаларны фәрештәләр сакласын иде. Хөкүмәт нәрсә дә булса эшләргә тиеш, чөнки балаларыбыз – безнең киләчәгебез. Аларны күз карасыдай сакларга кирәк. Кабинет ишекләре ныклап ябып куелсын иде, нык ишекләр кирәк. Шундый ук хәлләр Казанда, Пермьдә булды, шуннан гыйбрәт алмыйлар микәнни, дип аптырыйм.
Җәмгыятьне тәрбияләргә кирәк. Элек бит кешегә ярдәм итәргә өйрәтәләр иде, хәзер балаларда бердәм тәрбия юк, алар компьютерларга, телефонга төбәлгән...
«Балаларыгызны яратыгыз, ешрак кочаклагыз, яратуыгыз турында әйтегез»
– Мондый ситуацияләргә ничек депрессиягә бирелмәскә?
– Аллаһы Тәгаләдән сорарга. Мондый сынаулардан соң тормышның кыйммәтен аңлыйсың. Һәр ата-ана баласына аны ничек яратуы турында әйтсен иде. Балаларыгызны яратыгыз, ешрак кочаклагыз, яратуыгыз турында әйтегез. Минем Владигым мәктәпкә китте дә кайтмады…
Владикка, кышкы сезонга дип, яңа куртка, муенлы кофта сатып алган идек. Шуларны киеп куйгач: «Менә нинди кияү егете үсеп җитте безнең!» – дип мактаган идем үзен. Ул миннән бер башка биегрәк иде, үзенә 15 яшь кенә. Туган көнен бәйрәм иткәндә дә: «Владик, бу – синең өченче юбилеең. Менә хәзер тормышыңның ничек булачагын күз алдыңа китер, теләк телә», – дидем. Улыбызга матур теләкләр теләдек. «Күрәсеңме, тортта күпме шәм! Алар инде тортка да сыймый. Шәмнәрне башка куймабыз инде», – дидем, алга таба цифрлар куярбыз, дип уйлап. Хәзер, кызганыч, башка урынга, башка җирдә шәмнәр куябыз...
Фронтка кирәк-ярак җыйганда үзе катнаша алмавына кәефе төшә иде. «Үзем акча эшләсәм, бронежилет алып бирер идем», – дия иде. Хәзер халык Владикның картасына акча җибәрә, мин ул бронежилетны сатып алып, Владикның фотосы белән солдатка җибәрәчәкмен. Шул бронежилет өчен бала каны белән түләгәнен солдатыбыз белсен иде, – дип тәмамлады сүзен Ольга ханым.