Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ижаудагы атыш фаҗигасе турында: «Бу хаталар өчен без бүген кан белән түлибез»

26 сентябрь Ижау, бөтен ил өчен кара көн булды. «Йомык һәм гел кара кием кия иде», — ди 88нче мәктәптә атыш оештырган Артем Казанцевның күршеләре. Классташлары аны гадәти укучы буларак искә ала... Аның үтерүче булачагын күз алдына да китерә алмаганнар. Мондый хәл кабатланмасын өчен нишләргә? «Интертат» бу хакта җәмәгать эшлеклеләре белән сөйләште.

news_top_970_100
Ижаудагы атыш фаҗигасе турында: «Бу хаталар өчен без бүген кан белән түлибез»
Салават Камалетдинов

«Аңа «шизофрения» дигән диагноз куйган булганнар»: Артем Казанцев турында нәрсәләр билгеле?

Бер атна элек Удмуртия башкаласында 34 яшьлек Артем Казанцев 88нче мәктәптә атыш оештырды. Кайчандыр үзе укыган мәктәпкә ул ике пистолет тотып керә һәм 17 кешене атып үтерә (шуның 11е – балалар).

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы

Казанцевның дусты Рөстәм әйтүенчә, Артем балачакта яшьтәшләреннән бер дә аерылып тормаган, футбол уйнаган, мәктәп балалары белән аралашкан.

«Аның әбисе мәктәптә вахтер булып эшләде: кабинетларның ачкычларын алып бирә, шалтыратуларга җавап бирә иде. Артем һәрчак ишегалды тирәсендә булды, башкалар белән бергә уйнады. Артемны урамга уйнарга чакырыр өчен өенә дә керә идек. Урам малайлары белән футбол уйнарга чыга идек без», – дип сөйләде ул.

Izhlife порталы язганча, Казанцев бер дусты белән компьютер клубларына йөрергә яраткан. Әниләре Артемга компьютер сатып алып биргәч, егет урамда сирәк күренгән, үз-үзенә бикләнеп, «йомылып» яши башлаган.

9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ул техникумга керә, программист белгечлегенә укый. 2006 елда армиягә китә, ләкин медицина комиссиясендә Казанцевка «шизофрения» дигән диагноз куялар. Психикасы белән бәйле проблемалар шул чорда ук башланган дип нәтиҗә ясарга була.

2008 елда 20 яшьлек Казанцев бер яшүсмер егеткә һәм хатын-кызга пычак белән һөҗүм итә. Ул вакытта Артем Казанцев ирегеннән мәхрүм ителүдән котылып кала, чөнки суд аны «үз-үзен белештерми» дип таный һәм амбулаториядә дәваланырга куша. Егет вакыты-вакыты белән психиатрга барып йөрергә һәм билгеләнгән даруларны эчәргә тиеш була.

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы 

Соңгы елларда исә күршеләре дә аны сирәк күргән, ул бикләнеп яшәгән, беркем белән сөйләшмәгән. Шул еллар аралыгында Казанцев травматик пистолет һәм 200 данә патрон сатып алу өчен акча җыя һәм планын тормышка ашырырга әзерләнә.

«Дәшми-тынмый гына атып йөрде»

Мәктәпкә килеп керүгә, Артем Казанцев каравылчыны атып үтерә һәм беренче катта урнашкан рәсем кабинетына юнәлә. «Рәсем һәм сызым дәресләрен укыткан Светлана Ивановна Суханованы ул яхшы белә иде. Аны атып үтергәннән соң ул холлга килә һәм шуннан икенче катка күтәрелә. Шунда кабинетлар буенча йөреп, атыш оештыра», – дип сөйләде шул ук мәктәптә укыган Рөстәм.

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы. 88нче мәктәп

«Казанцев мәктәпкә керү белән, утлы коралдан ата башлады. Дәшми-тынмый, кычкырмый-нитми генә. Ул кабинетлар буйлап йөрде, ләкин кайбер кабинетларга керә алмады – укытучылар эшнең нәрсәдә икәне тиз аңлап алдылар һәм ишекләрне бикләп куйдылар. Безгә, укучыларга, парта астына качарга боердылар», – дип сөйләде исемен әйтергәтеләмәгән укучы.

Артем Казанцев барлыгы 39 кешегә зыян сала: шуның 17се җан бирә. Ахырдан ул үз-үзен атып үтерә.

Җинаятьченең мәетен хокук саклаучылар табып ала. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре соңрак террорчының видеосын һәм фотосурәтләрен урнаштыра. Егетнең фотосурәтләрендә патроннар савытында «нәфрәт» дип язылган сүзне күреп алалар.

Артем Казанцевның икенче бер күршесе аның кызлар белән йөрмәве, эшләмәве турында әйтте. «Иртәнге алтыда эт белән йөрергә чыккач, Артемның каядыр барганын күрә идем. Капюшонын аска кадәр төшереп куйган, тырнакларын кисмәгән, гел пычрак булыр иде. Кичен эштән кайтканда да очрый иде кайчак. Беркайчан исәнләшмәс, йомык кеше иде. Белүемчә, алар өчәү яшәде: Алла исемле әнисе һәм әбисе. Әбисе пенсиядә, иртәләрен скандинав йөрүе белән шөгыльләнә иде», – диде Алексей.

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы

Казанның 175нче мәктәбендә булган атыш бүгенге көнгә кадәр бөтен ил халкының йөрәгендә әрнү тудыра. Узган ел 9 кеше һәлак булды, шуның 7се – балалар. Вакыйга балаларның куркынычсызлыгы турында җәмәгатьчелекне  уйланырга мәҗбүр итте. Узган ел Казанда гына да 154 мәктәптә һәм 304 балалар бакчасында сигнализацияләр барлыкка килде, кайберләре хәтта яңартылды да.

Бу вакыйгадан соң «инде фаҗига кабатланмас» дип өметләнсәк тә, кызганыч, шуңа охшаш атыш фаҗигасе Ижауда булды.

Артем Казанцевның психоневрологик диспансерда учетта булуы билгеле. Хәбәрләрдә егетнең травматик пистолетны үзгәртеп ясавы турында яздылар. Шунда ук сорау туа: моны ул ничек башкарып чыга алды икән? Ничек итеп «шизофрения» диагнозы белән авыручы кеше барысын да планлаштырып, үзенең планын төгәл тормышка ашыра алган?

Әлеге фаҗигагә битараф булмаган кешеләрнең берсе – Казан федераль университеты доценты, әдәбият галимәсе Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләштек.

Миләүшә Хәбетдинова: «Казанцевны туктатып була идеме? Була иде!»

– Әлбәттә, бүген бик авыр. Соңгы 30 елда дәүләт контроле юкка чыкты. Чирле кешеләр поликлиникаларда саналсалар да, аларның кайда яшәгәнен кем карарга тиеш? Авыру кешеләрнең туганнары җаваплылык тоярга тиеш. Элек бу категориягә кергән кешеләрне санитар табиблар үзләренең контролендә тота иде. «Поквартирный обход» дигән әйбер бар иде.

Мәсәлән, мин 3 мең тирәсе кеше яшәгән авылда үстем. Без психик яктан чирле балаларның кем контролендә булганын белә идек. Безнең санитар табиб авыру кешеләр өчен җаваплы иде. Ул атна саен чирле кешеләр яшәгән гаиләләрне барлап, йөреп чыга иде. Совет хакимияте болай гына мондый вазифаны тудырмагандыр бит? Үзенең графигы буенча, ак халатын киеп табиб урамнан бара икән, аның кая, ни өчен шулай йөргәнен бөтен кеше белеп тора иде.

Психик яктан чирле кешеләрне нык контроль астында яки хастаханәдә тотарга кирәк. Безнең законнарга күптән үзгәртүләр кертергә вакыт. Бүген чирле кеше яки аның туганнары гариза язмасалар, авыру кешене хастаханәгә салырга, аңа диагностика ясарга ярамый. Совет чорындагы регламентларны кайтарырга кирәк, алар тормыш тәҗрибәсеннән чыгып төзелгән иде. Оптимизация нәтиҗәсендә табиблар да, участковыйлар да кирәкле эшне эшли алмый. Шуның өчен менә мондый фаҗигаләр килеп чыга. Казанцевны туктатып була идеме? Була иде! – диде ул.

«Бу хаталар өчен без бүген кан белән түлибез»

– Дәүләт корал сатуны нык контроль астында тотарга тиеш, – дип саный Миләүшә Хәбетдинова. – Бу – бизнес булырга тиеш түгел. Бу хәлне туктату өчен, җәмгыятьтә утлы коралны җыеп алырга тиешләр.

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы

Чирле кеше ике травматик пистолет сатып ала алган! Аларны үзгәртеп ясаган! Күпме пуля сатып алган... Бу күренеш контрольнең булмавын күрсәтә. Өйдәгеләр нәрсә караган? Корал исен сизмәгәннәрмени? Чирле бала компьютерда уйнап вакыт уздырган. Моның өчен кем җаваплы? Коралны нинди акчага сатып алган?

Беренчедән, дәүләт гаепле булса, икенчедән – ата-ана. Күз алдыгызга китерегез, 2 кешене пычак белән суярга омтылган кеше иректә йөргән! Башка сыймаслык әйбер.

Якыннары, күршеләре Казанцевның сәер киенеп йөргәнен күргәннәр, ләкин беркемгә дә мөрәҗәгать итмәгәннәр. Элек йорт буенча җаваплы кеше, яки управдом бар иде. Алар мондый мәгълүматны туплап дәүләт органнарына җиткерәләр иде. Алар да «оптимизациягә» эләкте. Битарафлык басты.

Соңгы 10 елда «милитари» (киемдәге стиль юнәлеше – хәрби кирәк-ярак элементларын куллану белән характерлана. – авт.) модасы тормышка керде. Бернинди кисәтү юк. Яшьләр урамда нәрсә генә киеп йөрми! Соңгы ярты елда аз гына тыя башладылар. Кеше ияләнә, бу сәер киемнәргә шуның өчен дә игътибар итми башлады. Конформизм басты, күбебез «моя хата с краю» дип яши башладык.

Бу хаталар өчен без бүген кан белән түлибез.

Казанцев мәктәп янында йөргән, ләкин бер кеше дә бу сәер кешегә игътибар итмәгән. 7 яшьлек балалар мәңгелеккә мәктәптә «калды». Коточкыч фаҗига.

Казанның 175нче мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиев, Артем Казанцев кебек психик яктан авыру кешеләр игътибардан югалырга тиеш түгел, – диде галимә.

«Халык үтереш, атышны укый-укый, гадәттән тыш хәлне гадәти әйбер итеп кабул итә»

– Бу хәлне туктату өчен милитари моданы да тыярга кирәк, – ди галимә. – Агрессив контентларны юк итәргә кирәк. Компьютер уеннары бик күп баланың психикасын боза. Мәктәпләрдә тәрбия эше кимеде. Программалар нык үзгәрде... БДИ – ул муштра (механик дисциплинага юнәлтелгән кырыс тәрбия ысулы) системасы. Рухны тәрбияләргә вакыт юк. Безгә җәмгыятьне үзгәртергә кирәк.

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы 

Мәктәптән «крепость» ясарга омтылалар. Капка-киртәләрне күтәрделәр. Дуслар, бу бит – бизнес... Җинаятьчене алар туктата алмый, яңа авырлыклар гына тудыралар. Ул киртәләрне эвакуация турында уйлап төзибезме? Күз буяу өченме?

Кешедә вәхшилекне уятмас өчен, Борынгы Грециядә үлемне сәхнә артына күчергәннәр. Бүген телевизорда, сәхнәдә, компьютерда, Интернетта – бөтен җирдә үлем. Халык үтереш, атышны укый-укый, гадәттән тыш хәлне гадәти әйбер итеп кабул итә. Шулай булгач, җәмгыятьнең «терелүен» көтүдә файда юк, ул терелмәячәк.

«Гаеп – һәрберебездә»

– Мин матбугатта Илназ Галәвиев һ.б. белән бәйле темаларны куертмас идем, чөнки мондый темалар язын-көзен чирле кешеләрне котырта. Алар – кабатлаучылар. Ә без аларга юл күрсәтәбез. Аларда «Наполеон комплексы» бар, алар үзләренең исемен тарихта калдырасы килә. Алар – дөньяда үзләрен таба алмаган шәхесләр. Чын каһарманнар читтә кала…

175нче мәктәп директоры Әминә Вәлиеваның исемен хәзер телгә дә алмыйлар, ә бит ул каһарманлык эшләде – бөтен нәрсәне җиренә җиткереп эшләү аркасында, балалар исән калды. Ә шул директордан җинаятьче ясадылар. Мин бу ханым алдында баш иям һәм гафу үтенәм. Аңа бер ел хезмәт хакы түләмәделәр, сорау алырга йөрттеләр, ә ул күпме баланы саклап калды! Бу хакта бик тиз оныталар. Директор кеше бу очракта үзен бик дөрес тоткан. Аны дәүләт нинди шартка куйган, ул шул шартларда булдыра алганча мәктәбен, коллективын саклап калган.

Монда гаеп – һәрберебездә. Бу дөнья өчен без җаваплы. Хәзер «дәүләт акча бирмәгән» дип кычкыра башлыйлар. Тагын бер кат әйтәм, мәктәп ул «крепость» түгел. Мин «бронированный» тәрәзә артында эшләргә тиеш түгел. Безгә җәмгыятьне тәртипкә китерергә кирәк. Үзебездән башларга тиешбез. Киләчәктә шундый фаҗигане булдырмау үзебездән тора. Бу болай гына туктамас, бу – фаҗиганең башлангыч адымнары гына. Америка инде 20 ел шундый шартларда яши, – диде Миләүшә Хәбетдинова.

«Пенсиядәге әби-бабайлар ышанычлы каравылчылар түгел»

Элекке полиция хезмәткәре Зиннур Тимергалиев мондый хәлнең кабатлануына үз аңлатмасын китерде:

– Каравылда әби-бабайлар тора. Анда яшьләр килми. Ни өчен? Әйтик, сиңа аена 35 мең ипотека түлисе булса, 15 мең хезмәт хакына киләме ул кеше? Юк, килми. Шуңа күрә, пенсиягә бераз өстәмә булсын өчен, әби-бабайлар каравылга килә. Төнгә калсалар, йоклап та китәләр. Алар ышанычлы каравылчылар түгел. Юкка гына кешегә пенсия бирмиләр: ул бөтен яктан «тузган» була.

 

Фото: «Типичный Ижевск» Телеграм каналы

Хәзер полиция бүлекләрендә дә кеше эшләми, чөнки хезмәт хакы азайды. Кызык өчен, карап чыга аласың: бөтен җирдә полиция хезмәткәре кирәк, дигән игъланнар тора. Бу – көлке хәл! Полициянең түбән хезмәт хакына яшьләр килми. 90 нчы елларда бандитлык чорында бик күп полиция хезмәткәре кирәк булды, полициягә ишелеп килдек. Ул вакытта без уч тутырып акча ала идек. Хәзер яшәү бик кыйбатланды, эшләү шартлары – юк.

Билгеле, әби-бабайлар утлы корал тоткан кешене нишләтсен? Ә таза гына, солдатта хезмәт итеп кайткан каравылчы булса – икенче мәсьәлә. Уйлап кара, үзебезнең балаларның иминлеген саклау өчен акчаны кызганырга ярамый. Без бит кемгәдер хезмәт хакын түләмибез, үзебезнең балаларның иминлеге өчен түлибез. Йөзләгән баланың гомере куркыныч астында калмас иде, – диде ул.

Психолог Рамил Гарифуллин: «Шизофрениклар булганнар һәм булачаклар»

КФУның Психология һәм мәгариф институты доценты, психолог Рамил Гарифуллин бу проблеманың нигә килеп чыкканын һәм нәрсә эшләргә кирәклеген әйтте:

 

Фото: © Илнар Төхбәтов

– Беренчедән, халык арасында 1 процент кеше – шизофрения белән авыручылар. Бу проблема шуның белән бәйле. Шизофрениклар мәктәпләрдә һәрчак бар. Шизофрения – нәселдән-нәселгә күчә, яки баш миенә килгән ниндидер зыян нәтиҗәсендә барлыкка килә ала. Сәбәпләре төрле. Әмма 1 процент һәрчак бар, һәм ул төркем белән эшләргә кирәк.

Шизофрениклар булганнар һәм булачаклар. Алар артыннан каты контроль кирәк. Әгәр без риск группасын күзәтергә өйрәнмәсәк, шундый хәл кабатлана ала.

Икенчедән, бөтен шизофреник та кеше үтерүче түгел. Билгеле бер йогынтыга эләккәннәре генә үтерүче була. Әйтик, компьютер уеннары йогынтысы, Интернет һ.б.

Өченчедән, мәктәпләрдә шизофренизацияләү буенча профилактика үткәрү кирәк. Әлбәттә, моңа бөтен ата-ана да ризалашмас, чөнки шизофрениклар – җәмгыять өчен куркыныч кешеләр. Монда аерым статистика бар. Шизофреникларның күбесе кешеләрне юкка чыгара. Психологик тайпылышлары, психозлары булучылар тирә-яктагы кешеләрне юк итә.

«Хәзер укытучыларга да басым көчле. Шуннан чыгып, мондый фаҗигаләр була»

Рамил Гарифуллин «психиатрия мәсьәләсе мәктәпләрдә күтәрелергә тиеш» дип саный:

– Укытучылар теге яки бу укучының шик тудыра торган гамәлен, гадәтләрен вакытында хәбәр итсен иде. Аларга «шизофреник» дигән диагноз тагылмый, ләкин алар риск төркеменә эләгә. Укытучылар моны эшләргә иренмәсен иде. Укытучы укытып кына калса, укучыларының хисләрен санга сукмаса – бу начар укытучы. Укытучы үз фәнен генә укытып, башка берни эшләмәсә – бу мәктәпкә куркыныч укытучы була. Минемчә, бу – утопия.

Педагог, беренче чиратта, тәрбияче дә ул. Ул балалар белән дус булырга, алар белән аралашырга тиеш. Төп йөкләнеш – предмет түгел, ә балалар белән эш алып бару: аларның күңелендә нәрсә булганын белү, аларны күзәтү. Балаларның уенда нәрсә булганын сизмәгән укытучы – профессионал түгел.

Кызганыч, хәзер педагогларның бөтен эше – педагогик бюрократияне алып бару. Ата-аналар да аларга көчле басым ясый. Укытучыларның балалар белән дуслашырга, аралашырга хәле, көче калмый. Хәзер укытучылар ут өстендә: аларны социаль челтәрләрдә кимсетәләр, аларга ябырылалар, алар хәзер тавыш та чыгара алмый.

Шуннан чыгып, мондый фаҗигаләр була. Мин мондый күренешне, икенче төрле итеп, «шутинг шизошкольничества» дип атыйм, – диде психолог.

«Хәленнән килмәгән балалар төшеп калырга тиеш» – Марат Лотфуллиннан мондый хәлне булдырмау өчен 6 киңәш

Татарстан Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин мондый хәлне булдырмый калу өчен үз фикерен тәкъдим итте:

 

Фото: © Владимир Васильев

1. Андый фаҗигаләр булмасын өчен, акылсыз, зәгыйфь балалар өчен мәктәпләрне торгызырга кирәк. Алар, мәсәлән, Казанда 6 иде. Хәзер 1 генә калды.

2. Инклюзияне (инклюзия – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне актив иҗтимагый тормышка кертү процессы) бетерергә кирәк. Авыру балалар нормаль балалар белән бергә укый алмый. Нормаль балалар аларны «изә». Табигый сәләте булмаган балаларны тулы сәләтле балалар белән бергә укытырга ярамый.

3. Медикопсихологик комиссияне торгызырга кирәк.

4. Ата-аналар теләге белән генә 1нче класска алуны туктатырга кирәк (яшь, авыру, мөмкинлекләрне исәпкә алмыйча).

5. Укый алмаган балаларны аерым программалы мәктәптә укытырга кирәк.

6. «Икеле» билгесен куюны кертергә кирәк. Бу – педагогик системаның нигезе. Ул – чех педагогы Ян Коменскийның класс дәресе системасы. Класс – уку бүлмәсе түгел, класс – уку дәрәҗәсе. Белем дәрәҗәсен үтәгән кешене генә класстан класстан күчерергә мөмкин. «Начар укучы бала юк, начар педагог кына бар» термины дөрес түгел. Начар укучы бала да бар.

Хәленнән килмәгән балалар төшеп калырга тиеш. Алар өчен, 40 нчы еллардагы Советлар Союзындагы кебек, башка программалар төзелергә тиеш. Төшереп калдыру системасын аякка бастырырга кирәк. Хәленнән килмәгән балалар башка программалардан хезмәткә өйрәнергә тиеш.

Белем бирү – китап уку гына түгел, кул белән эшләү – шулай ук белем. Бездә хәзер кул белән эшләү бөтенләй бетте, бер эшкә яраксыз ул, бер әйбер дә ясый алмый. Ата-аналарның теләге генә җитми, медикопсихологик комиссиянең нәтиҗәсе дә кирәк. Ул нәтиҗә булмаса, нормаль мәктәпкә баланы укырга алмыйлар. Акылы зәгыйфь балалар өчен аерым мәктәпләргә алалар. Ул мәктәпләр системасын яңадан торгызырга кирәк.

Шушы таләпләр үтәлгәндә, андый очраклар булмаячак, – диде ул.

Ркаил Зәйдулла: «Дәрес вакытында укытучы сыйныф бүлмәсен бикләп куярга тиешме?»

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла:

– Бу мәсьәләгә минем җавабым юк. Психологик авырулар һәрчак булган. Нәрсә әйтергә дә белмим. Дәрес вакытында укытучы сыйныф бүлмәсен бикләп куярга тиешме? Шуның белән генә котылып була микән? Әйтә алмыйм. Катлаулы мәсьәлә, – диде ул.

 

Фото: © Михаил Захаров

Дамир Исхаков: «Мәктәпләрдә тәрбия эшләренә игътибар итәргә кирәк»

Тарих фәннәре докторы, галим Дамир Исхаков:

– Мондый фаҗига узган ел бездә дә булды, шуңа күрә уникаль әйбер түгел. Россиянең башка урыннарында да булганы бар. Шуңа охшаш фаҗигаләр чит илләрдә дә булып тора. Кызганыч, кешелек дөньясының бер өлеше психик яктан авыру. Шундый бәндәләрнең килеп чыгуын беркем дә алдан белә алмый, чынлап та. Шуңа күрә бу фаҗигане карарга кирәк.

Игътибар итә торган нәрсә – шул: ни өчен үтерүчеләр үзләре укыган мәктәпкә килә? Димәк, укыган чакта аларга карата коллективта ниндидер начарлыклар эшләгәннәр, аларның башына шул сеңеп калган. Шуңа күрә мәктәпләрдә тәрбия эшләренә игътибар итәргә кирәк. Кызганыч, мәктәпләрдә хәлләр бик үк әйбәт түгел. Бу – шуның бер чагылышы, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100