
Июньдә кибермошенникларга каршы көрәшкә юнәлгән чаралар комплексы, шулай ук гражданнарны намуссыз эшмәкәрләрдән саклау турында закон гамәлгә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».
«Кибермошенниклар белән көрәшкә юнәлтелгән чаралар комплексы эшли башлый: банкларга, дәүләт органнарына, элемтә операторларына һәм маркетплейсларга гражданнарга чит ил мессенджерлары аша хәбәр җибәрүне тыячаклар; телефоннан сөйләшкәндә, кеше җинаятьче йогынтысында булырга мөмкин вакытта, «Госуслуги»га керү өчен код язылган хәбәр килмәячәк. Болар барысы да гражданнарны җинаятьчеләрдән сакларга ярдәм итәчәк, шулай ук аларны финанс югалтуларыннан саклаячак», – дип язган Вячеслав Володин үзенең Телеграм-каналында.
Дәүләт Думасы Рәисе сүзләренчә, 27 июньнән гражданнарны намуссыз эшмәкәрләрдән саклый торган закон да гамәлгә керә. Алдан хәбәр итмичә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хокук бозу булып санала башлый, ә димәк, мондый бизнес вәкилләре үз товарларын һәм җитештерү шартларын тикшерүдән кача алмаячак.
23 майдан махсус операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлгән 2 закон гамәлгә керә.
«Аерым алганда, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балаларына югары уку йортларына кергәндә бирелә торган ташламалар турында сүз бара. 2022 елдан бирле ил сакчыларына һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә юнәлгән 130 закон кабул ителде», – дигән Володин.
Шулай ук 23 майдан махсус хәрби операция катнашучылары өчен судтан тыш банкротлыкка чыгу процедурасын гадиләштерә торган закон үз көченә кергән.
Махсус хәрби операция катнашучылары күп функцияле үзәк (МФЦ) аша банкротлык процедурасын судтан тыш тәртиптә файдалана алачак. Бу очракта бурыч күләме 1 млн сумнан артмаска, судтан тыш банкротлык турында гариза бирүгә 1 ел кала бирелгән башкарма документ булырга тиеш. Әлеге документ буенча башкаручыга карата куелган таләпләр үтәлмәгән яки өлешчә генә үтәлгән булырга тиеш.
27 июньнән Россия суверенитетын технологик яктан тәэмин итү турында закон гамәлгә керә. Анда технологик сәясәтнең максатлары, бурычлары һәм инструментлары билгеләнгән. Бу сәясәтнең максаты – Россиянең технологик суверенитетын, илдә эшләнгән югары технологияле продукцияләрнең конкурентлыкка сәләтен һәм аны ясауның нәтиҗәлелеген тәэмин итү. Технологик сәясәтне Россия Президенты, Россия Федераль Җыены, Хөкүмәт, Россия Банкы, Россия Фәннәр академиясе, субъектларның башкарма органнары булдыра.
Шулай ук, 3 июньнән кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә юнәлгән чаралар гамәлгә керә.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) субъектларын МСП субъектлары бердәм реестрына һәм ярдәм ала торган МСП субъектлары бердәм реестрына кертү гадиләштерелә. Шулай ук бу закон МСП субъектларына моношәһәрләрдә һәм махсус икътисади зоналарда дәүләттән яңа ярдәм, мәсәлән, ташламалы кредитлар алырга мөмкинлек бирәчәк», – диелә хәбәрдә.