Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Июньдә өйләнешергә җыенганнар иде, җитешмәде» – Кайбычта тагын бер солдатны җирләделәр

news_top_970_100
«Июньдә өйләнешергә җыенганнар иде, җитешмәде» – Кайбычта тагын бер солдатны җирләделәр

Кайбыч районында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган хәрби хезмәткәрне, тагын бер Татарстан егетен соңгы юлга озаттылар. Сержант Артём Нагоркинны туган авылы Олы Подберезьеда җирләделәр.

2 апрель көнне генә гомеренең 25нче язын каршылаган Артем 17 апрельдә һәлак булган. 68нче танк полкының танк командирының гомере Мариуполь янында өзелә. Артём Нагоркин идарә иткән танк шартлатыла, хәрби машинадан чыккан вакытта аңа мина кыйпылчыгы эләгә. Алган җәрәхәттән яшь егет мәңгелеккә күзләрен йома. Ә Артём июнь аенда өенә кайтырга тиеш булган...

Май аенда Артём Нагоркинның контракт буенча хезмәт итү вакыты чыга. Очрашып йөргән кызы Мария белән Артём зур планнар корган – июнь аенда алар гаилә корырга җыенган. Тик җитешмәделәр... Мария Чегалакова сөйгәнен соңгы юлга озатырга дип ерак Новочеркасск шәһәреннән үк Татарстанга кайтты.

28 апрель көнне Кайбыч районының Олы Подберезье авылына Артём Нагоркин белән хушлашу өчен халык агылды. Кулларына веноклар һәм чәчәкләр тоткан авыл халкы, укытучылар, укучылар килде. Татарстан Республикасы Президенты вәкиле – Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Казан югары танк команда училищесы курсантлары, хәрби хезмәткәрләрнең иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, хәрби хезмәт ветераннары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре җыелды. Матәм чарасы авылдагы мемориаль һәйкәл каршында үтте.

Артём 2017 елда Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариаты тарафыннан армия сафларына алына, Хабаровскида хезмәт итә. Контракт буенча хезмәт итүне Ростов өлкәсендә дәвам итә. Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин исеменнән Яшел Үзән районы хәрби комиссары Илшат Паймурзин Артемның гаиләсенең кайгысын уртаклашты, геройны тәрбияләп үстергәннәре өчен әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

– Безнең хәрбиләр бүгенге матур көнебез һәм киләчәгебез хакына көрәшә. Артем Игоревичның тормышы – Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге. Хөрмәтле Любовь Валерьевна, Владимир Сергеевич, Мария Дмитриевна! Артём – Россия һәм Татарстан горурлыгы. Нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, алар тирән кайгыгызны җиңеләйтмәс. Әмма сез улыгыз күрсәткән батырлыкның киләчәк буыннар өчен үрнәк булуын белергә тиеш, – дип гаиләнең кайгысын уртаклашты Татарстан Республикасы Президенты вәкиле – Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

– Якын кешебезне, туганыбызны соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә рәхмәт, – диде Артёмның әтисенең бертуганы Надежда Карсакова. – Без аны июнь аенда кайта дип көттек. Артём мәрхәмәтле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер егет иде. Күрегез, монда аның күпме дусты җыелган. Ул шулкадәр кайгыртучан һәм җаваплы, яхшы кеше иде. Аның якты образы күңелләрдә мәңге сакланыр.

Артём Нагоркин белән хушлашу чарасында аның бергә хезмәт иткән хәрби часть вәкиле – Россия Кораллы Көчләре капитаны Дмитрий Орлов та катнашты. Ул Артемның батальонда зур абруй казануы турында горурланып сөйләде.

– Шундый батыр ул тәрбияләгәннәре өчен Артем Нагоркинның әти-әнисе алдында баш иябез. Кыска гына вакыт эчендә Артем Игоревич сержант булды. Ул гадел, җаваплы, намуслы егет иде. Мөһим мәсьәләләрне аңа ышанып тапшырдылар. Мариупольдә һөҗүм вакытында аның танкына снаряд төшә һәм хәрби техникадан чыккан чагында мина кыйпылчыгы эләгүдән һәлак була. Күрсәткән батырлыгы өчен Артем Дәүләт бүләге – Батырлык орденына, РФ Оборона министрлыгының «Хәрби батырлык өчен» медаленә тәкъдим ителде, – диде капитан.

Артем тәмамлаган мәктәпнең директоры да егетнең алдагы планнары зурдан булуын әйтеп узды.  

– Үлем турында сөйләве җиңел түгел, әмма әле яшәргә дә өлгермәгән яшьләр китеп барганда безгә бик авыр. Артем мәктәбебезне тәмамлап, хәрби һөнәрен сайлады. Аның планнары күп иде, әмма язмышы башкача язылды. Хәтер үлемнән көчлерәк, ул барыннан да бигрәк исәннәргә кирәк, – диде Фәнзилә Биктимерова.

Мәктәп директоры хәбәр иткәнчә, 2 апрель – Артем Нагоркинның туган көне киләчәктә аны искә алу көне буларак билгеләп үтеләчәк.

Артём Нагоркин өчен Изге Сергий Радонежский храмында  отпевание үтте. Сугышчыны мәңгелек йортына мактаулы каравыл, хәрби тынлы оркестр озата барды. Хушлашу салют һәм ату тавышлары белән тәмамланды. Тыныч йокла, солдат!

«Кайбыч таңнары» газетасы ярдәме белән әзерләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100