Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июньдә сарымсакка нинди ашлама сибәргә?

Сарымсакның иң үсә торган чагы июньдә була, аңа яхшылап су сибәргә, укларын алып торырга һәм ашлама кертергә кирәк.

news_top_970_100
Июньдә сарымсакка нинди ашлама сибәргә?
https://pixabay.com

Көзен утырткан сарымсак өчен июнь - иң әһәмиятле айларның берсе. Июньдә суганчалар формалаша башлый. Су сибүгә, ашлауга һәм сарымсак укларына игътибар итәргә кирәк. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Сарымсакка даими рәвештә һәм күп итеп су сибегез. Һава торышы хәзерге кебек коры булса, сарымсакка атнасына кимендә ике тапкыр су сибәргә кирәк. Июнь азагына су сибүне акрынлап атнасына бер тапкырга калдырырга киңәш ителә. Сарымсакны алырга бер-ике атна кала су сибәргә ярамый.

Июнь уртасында сарымсакка күкертле (сернокислый) калий ашламасы салырга кирәк. Мондый эремә ясау өчен бер аш кашыгы калийны ун литр суга кушыгыз. Гранулалар эрегәч, түтәлгә күп итеп сибеп чыгыгыз.

Сарымсак укларын да тикшереп торыгыз. Алар июнь уртасында чыга башлый. 10-15 см булып үскәч, укларны чиста пычак яки кайчы белән кисеп алыгыз. Төбен 3 см чамасы калдырыгыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100