Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июльдә яуган боз теплицаларны тишкәләп бетергән – видео

news_top_970_100
Июльдә яуган боз теплицаларны тишкәләп бетергән – видео
Видеодан скриншот

Башкортстанның Илеш районында Олы Ялан (Улу-Ялан) авылында бик күп боз яуган. Бозлы кар ямь-яшел бакчаны ак-ап итеп каплап алган, поликарбонаттан ясалган теплицаларны тишкәләп бетергән. Помидор, кыяр үсентеләре таякка гына калган, боз арасында яшел помидорлар күренә.

«Татарстан-Башкортстан» төркеме урнаштырган видео янына шушы авылдан булган Ленара исемле кыз:

Эх, бу – безнең авылда. Безнең авыл янындагы башка авылларда яумады, нәкъ Олы Яланда гына шулай яуды, – дип аңлатып үткән.

«Йә Аллам, табигать ни кылана ул, хәтта куркыныч булып китте»;

«Хуҗаның да сүзе юк, хәтта сүгенү сүзе дә»;

«Җирдә эшләүчеләрне аңлыйм. Үз хезмәтеңнең шулай булуын күрү – бик тә, бик тә авыр»;

«Быел катаклизмнар бөтен дөньяда. Су баса, боз ява, яңгыр коя, ураганнар. Күпме хезмәт юкка чыкты. Күпме бина җимерелде»;

«Яз көне дә, җәй көне дә күпме хезмәт салынган бит», – кайгыручылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100