Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июльдә помидорга нинди ашлама сибәргә?

news_top_970_100
Июльдә помидорга нинди ашлама сибәргә?
Рамил Гали

Июльдә помидорга органик кушылмалар да, минераль комплекслар да кирәк булырга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Беренчедән, бу – хлорсыз фосфор-калийлы өстәмә. Мәсәлән калимаг, ул уңдырышлылыкны 30-40 процентка арттыра.

Икенчедән, калий гуматы кирәк, ул сыек концентрат. 10 литр суга 30 грамм кушып, помидорга сибәсе була.

Өченчедән, туфрак ашсыз булса, комплекслы минераль ашлама яки әзер сыек өстәмә кирәк. Гадәттә агач көле кулланалар. Һәр помидор төбенә 2-3 аш кашыгы көл сибегез (аңа кадәр помидорга су сибәргә кирәк), аннары көлне туфрак белән каплагыз.

Эремә дә ясап була. 1 стакан көлне 10 литр суга кушыгыз. Шушы эремәне помидорларга сиптерегез.

Комплекслы өстәмә итеп 2 литр эремчек суы, 2 аш кашыгы агач көле, 10 тамчы йод белән эремә ясагыз. Яхшылап болгатыгыз һәм 8 литр чиста су өстәгез дә помидорга сибегез.

Ачык һавада үсә торган помидорга да, теплицадагы помидорга да 7-15 көнгә бер тапкыр ашлама кертү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100