news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Июльдә отпуск алу отышлы

news_top
Июльдә отпуск алу отышлы
Фото: © «Татар-информ»

Күп кенә татарстанлылар, курортларда ял итү өчен, отпускны җәй көне алырга планлаштыра. Ял вакытын дөрес сайласаң, акчаны экономияләргә була. Бу турында «Татар-информ» хәбәр итте.

Хезмәткәргә ял алдыннан исәпләнә торган отпуск түләүләренең суммасы айдагы көннәрнең уртача саныннан (29,3) чыгып исәпләнә. Әмма эш көненең бәясе аларның конкрет айдагы санына бәйле. Айда эш көннәре саны никадәр азрак булса, аларның бәясе дә шулкадәр күбрәк. Бу – алынган хезмәт хакының календарь ел дәвамында үзгәрешсез калуы белән аңлатыла. Димәк, иң күп эш көннәре булган айларда ял иткәндә, акчада югалту суммасы кими.

Июль аенда 5 көнлектә эшләүчеләрнең 23 эш көне булачак. Бу – октябрьдә дә шулай. Бу айларда башка айларга караганда эш көне күбрәк. Димәк, җәйнең икенче ае ял итү өчен иң отышлы айларның берсе булачак. Шуңа күрә, акчаны экономияләү максатыннан, июльдә яки октябрьдә ял итәргә планлаштырырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар