news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Июльдә кайбер пенсионерларның пенсиясе артачак

news_top

Июль аенда пенсия түләүләренең артуы, иң беренче чиратта, июнь аенда 80 яшь тулган кешеләргә кагылачак, дип аңлаткан «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов, дип яза РИА «Новости».

Белгеч аңлатканча, бу категория гражданнар өчен иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү аена 17 815,4 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук, июнь аенда беренче төркем инвалидлык билгеләнгән кешеләргә дә шундый сумма каралган. Пенсиядәге кешенең рәсми рәвештә караучысы бар икән, аның өчен өстәмә түләү 1314 сум тәшкил итә, аны алу өчен социаль фондның җирле бүлегенә документлар тапшырырга кирәк.

Әгәр пенсионерның каравында булган кешеләр (иждивенец) бар икән, төп пенсиягә өстәп, һәркайсы өчен (өчтән артык түгел) 2 969 сум 23 тиен түләнәчәк. «Бу кагыйдә балигъ булмаган балаларны, инвалидларны яисә башка эшкә сәләтсез туганнарны тәэмин итүчеләргә кагыла», – дип аңлата юрист.

Гадәттә, моның өчен бернинди документлар тапшыру кирәк түгел, кабат исәпләү автомат рәвештә башкарыла, ди Виноградов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар