Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Июльдә генә өйләнешкән яшь гаилә авариягә очраган - ире һәлак, хатыны авыр хәлдә

Егет белән кыз коточкыч авариягә очраган.

news_top_970_100
Июльдә генә өйләнешкән яшь гаилә авариягә очраган - ире һәлак, хатыны авыр хәлдә
21 июльдә Пермь якларында Кунгур-Чусовой трассасында коточкыч юл һәлакәте булган. Бу турыда җирле матбугат чаралары хәбәр итте.

"Жигули" машинасында баручы 60 яшьлек кеше рульдә йокыга киткән дип фаразлыйлар. Ул каршы як полосага чыккан һәм "Лада Приора"га бәрелгән. Кара-каршы бәрелешүдән, "Лада" автомобилендәге егет һәлак булган. Аның хатынының аягы һәм яңак сөяге сынган. Кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Яшьләр әле 6 июльдә генә өйләнешкән булган. 

"Жигули" йөртүче дә имгәнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100