«Российская газета» июль аенда нәрсәләр үзгәрә икәнен яза.
Көчле авырулар белән чирләгән балалар өчен керелә торган даруларны НДСтан азат итәчәкләр.
Кулланучылар кредиты өчен ставкалар кими. Дөрес, күпкә түгел һәм барлык кредитлар да түгел. Банклар көндәлек иң югары процент ставкасын элеккечә 1 процент итеп түгел, 0,8 процент итеп куя алачак. Еллык процент ставкасы элек 365 процент булса, хәзер 292 процент була ала.
Шикәр булган эчемлекләргә акциз кертелә. Бер литрга 7 сум акциз кертелә. Соклар, морслар һәм нектарлар «шикәрле эчемлек» дигән исемлеккә керми. Максат – халыкны мондый зыянлы эчемлекләрдән читләштерү.
15 июльдән европротокол буенча аварияләрне «Госуслуги» аша теркәргә була. «Госуслуги» аша килгән зыянны каплату турында гариза бирергә мөмкин. «Личный кабинет»та машина йөртүчегә ремонт турында юллама, түләү бәясе турында килешү килә, һәм ике як та «Госуслуги» аша дәгъваларны җайга салу турында килешә ала.
Әмма «Российская газета», бу функция 15 июльдә эшли башламаска да мөмкин, сервис моны эшкәртә алырлык дәрәҗәгә җиткән булмавы ихтимал, дип яза.
Чит илгә яшәргә киткән кешеләргә пенсияләрен җайга салу җиңеләя. Элек чит илдә яшәүче кеше, пенсия алу өчен, шәхсән үзе килергә тиеш иде. Хәзер ул моны үзенең законны вәкиле аша да эшли ала.
Салым түләүчеләр бөтен документларны «Госуслуги» аша җибәрә алачак.
Торак-коммуналь хуҗалык өчен компенсацияләрне алуның тәртибе бөтен ил күләмендә бердәм булачак.
Күп кредит алган кешеләргә яңа кредит алу кыенлаша. Бу банкларга кагыла – түләве күп булган кешеләргә кредит биргәндә, банк лимитын арттырырга тиеш булып чыга. Бу – кредитларга баткан кеше тагын да кредитлар алмасын өчен кирәк.
Ерак Көнчыгыштагы җирләрне «Госуслуги» аша алырга мөмкин булачак.
Эшсезлек буенча алына торган пособие яңача исәпләнә башлый. Элек пособие алганда кешенең соңгы 3 айдагы уртача хезмәт хакы аның төп эшеннән кергән табыштан гына чыгып исәпләнә иде. Хәзер кешенең бу – 3 айдан күбрәк булырга мөмкин, 1 елга кадәр булуы ихтимал, һәм кешенең бөтен табышлары да исәпкә алыначак.