Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ихлас» сүрәсенең серләре

news_top_970_100
«Ихлас» сүрәсенең серләре
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында «Ихлас» сүрәсенең серләрен аңлата.

– Куль һүвәллааһү әхәде... (Әйт: «Ул Аллаһы – бердәнбер»).

Без аны кечкенә чакта әби-бабайларыбыздан, әти-әниләребездән ишетеп ятладык. «Нинди догалар беләсең, йә әле, сөйләп күрсәт», – дип соралгач, «Куль һүвәллааһү»не беләм, дип әйтә идек... Кечкенәдән телебезгә «Куль һүвәллааһү» дип кереп калган, без аны «дога» дип атаган бу сүзләр – Коръәннең 112нче сүрәсе булган, 4 аятьтән торган «Ихлас» сүрәсе ул.

«Ихлас» сүрәсе хакында ниләр беләбез соң? Ул нинди фазыйләткә ия?

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән болай дип риваять ителә: «Берәү «Ихлас» сүрәсен укыса, ул Коръәни Кәримнең 1/3ен укыган кебек әҗер-савапка ия булыр».

Галимнәр монда сүрәнең мәгънәләре, андагы гыйлем, мәгърифәт керүе хакында әйтә. Дөреслектә, Коръән гыйлеме 3 өлешкә бүленгән. Ул: – тәүхид; – әхкәм; – касас. Бу төшенчәләр нәрсәне аңлата соң?

  • Тәүхид – Аллаһының барлыгын, берлеген өйрәнү, тану.
  • Әхкәм – Раббыбызның хөкемнәре, ягъни әмерләре, тыюлары.
  • Касас – Коръәни Кәримдә килгән кыйссалар.

«Ихлас» сүрәсе үз эченә шушы 3 төшенчәне дә алган. Шуңа да аны Коръәннең 1/3е дип атыйлар.

Димәк, «Ихлас» сүрәсен 3 тапкыр укып чыксак, Коръәни Кәримне тулысынча укып чыккан әҗер-савапка ия була алырбыз, иншәАллаһ.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләреннән билгеле булганча, бер сәхабә намазларында «Ихлас» сүрәсен укырга яраткан. Пәйгамбәребезгә бу хакта җиткерелгәч, ул: «Аңа хәбәр итегез: Аллаһы Тәгалә дә аны ярата», – дип әйткән.

«Ихлас» сүрәсендә Аллаһы Тәгаләнең барча сыйфатлары, Аның барлыгына, берлегенә ишарәт итә торган аятьләр бәян ителә. Шуңа да «Ихлас» сүрәсен һәр намазда уку мөстәхәб (хәерле) гамәл булып тора.

Барчаларыгызга да имин көннәр теләп калам. Һәр көнне Коръәнне тулысынча укып чыккандай әҗер-саваплар алып яшәргә омтылыйк, мөселман кардәшләрем! – дип тели хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100