15 октябрьдә IX Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. Бәйгедә 5 яшьтән өлкәнрәк Россия һәм чит ил гражданнары катнаша ала.
Номинацияләр:
- «М. Җәлил татар телендә»
- «М. Җәлил рус телендә»
- «М. Җәлил дөнья халыклары телләрендә»
- «Фронтовик язучылар»
- «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару»
- «Профессиональ башкаручылар»
- «Җәлилчеләр»
- «М. Җәлил шигырьләренә җыр»
Бәйге дүрт этапта уза:
- 2026 елның 15 октябреннән 20 ноябренә кадәр — гаризалар кабул итү;
- 2026 елның 21–28 ноябрь көннәрендә — гаризаларны һәм тәкъдим ителгән материалларны беренчел тикшерү;
- 2026 елның 29 ноябреннән 15 декабренә кадәр — жюри тарафыннан чыгышларны бәяләү һәм финалистларны билгеләү (дистанцион рәвештә);
- 2026 елның 16–30 декабрь көннәрендә — онлайн форматта финал этабы.
Финалда җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар 2027 елның февралендә Казан шәһәрендә узачак бәйгенең гала-концертына чакырыла. Гариза тутырган һәр катнашучыга автомат рәвештә электрон сертификат бирелә.
Катнашу өчен электрон гариза тутырырга һәм әсәрне сәнгатьле башкару видеосына сылтама беркетергә кирәк. Шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә имзаланган ризалык таләп ителә. «Җәлилчеләр» номинациясендә катнашучылар үзләре иҗат иткән әсәрнең Word форматындагы текстын да тәкъдим итәргә тиеш.