"Иванушки International" солисты вафатына бер ел булды
Олег Яковлев реанимациядә аңына килмичә җан биргән иде.
Музыкант хастаханәгә үпкә ялкынсынуы белән эләккән булган.
2017 елның 29 июлендә 47 яшьлек Олег Яковлев үлеме турында аның бергә яши торган хатыны инстаграмда хәбәр иткән иде.
Җырчы 20 яшеннән тәмәке тарткан. Аның үпкәләре белән проблемалары булган, дип язды матбугат чаралары.

- Олег Яковлев "Иванушки International" төркеменә солист булып 1998 елда килде. Ул Игорь Сорин һәлак булгач, аның урынында җырлады. 2012 елда Яковлев "Иванушки"дан китеп, үзе генә җырлый башлады. Ул кинода да төшә иде.