news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иван Ургант Татарстандагы коляскалар өчен түләүле парковкадан көлде (видео)

Беренче каналда бара торган "Вечерний Ургант" тапшыруы даими рәвештә Татарстан хәбәрләрен искә ала.

news_top
Иван Ургант Татарстандагы коляскалар өчен түләүле парковкадан көлде (видео)

Бу юлы ул Чаллының 4 нче балалар поликлиникасында түләүле коляска урыныннан көлде.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, поликлиникада коляска калдырган өчен 10 сум түләргә кирәк булган. Чаллы кешеләре "Халык контроленә" гариза язганнан соң, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бу факт буенча аңлатма бирде. 

"Поликлиникада аерым керү юлы булган коляскалар калдыру урыны төзекләндерү проектында каралган. Видеокамералар урнаштырганнан соң, коляскаларны һәм башка әйберләрне саклаган өчен түләү алынмаячак. Түләү касса чеклары аша башкарылган һәм исәпкә алынган", диелгән министрлык хәбәрендә.

Шушы хәбәргә Иван Ургант та игътибар иткән. Кешеләр парковкага түләмәс өчен, балаларның битен компакт-диск белән каплаячак, дип көлә алып баручы.

Видеоны 6:10 минуттан башлап карагыз:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар