Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иван Грозный кабат Идел буе шәһәрләрен яулый

Явыз Иван — Чабаксарда. Әстерханнан соң, Казанга да килеп җитәрме?

news_top_970_100
Иван Грозный кабат Идел буе шәһәрләрен яулый
gcheb.cap.ru

Иван Грозныйга һәйкәл кую мәсьәләсе ил күләмендә бик күп сораулар, каршылыклы фикерләр тудыра. Шулай булуына да карамастан, Чабаксарда һәйкәл куелган. Чиратта Әстерхан шәһәре.

Ачылыш тантанасында булган Чуваш университеты тарих-география факультеты деканы Олег Широков Явыз Иванны тарихтагы иң мәшһүр шәхесләрнең берсе дип атаган, аны Рус дәүләтен берләштерүче дип атаган.

Ачылышта Чабаксарның үсеше Явыз Иван исеме белән бәйле дигәннәр - 1551 елда чувашлар Явыз Иванга үтенеч юллап, Рус дәүләте составына керә. Чабаксар һәм Чувашия митрополиты Явыз Иванның шәһәргә православие алып килүен әйтеп котлаган.

Шәһәр мэры урынбасары Алла Салаева һәйкәлнең "ачык һава астындагы музей" булачагын әйткән. Аны меценат Всеволод Рощин шәһәргә бүләк итеп тапшырган.

«Владыка фатихасы белән Россия елъязмасына Чабаксар тарихыннан тагын бер бит язабыз. Явыз Иванга һәйкәл ачык һавадагы музейның беренче экспонаты. Үткәнне хөрмәт иткәндә генә хәзергенең кадерен белергә һәм киләчәккә карарга мөмкин!»

– дигән шәһәр башлыгы Алексей Ладыков.

«Кеше үтерүчегә һәйкәл куйдылар»

Чабаксар шәһәрендә 26 декабрь көнне куелган Иван Грозный скульптурасы астында «Чуваш халкын үтерүче» дип, язып та калдырганнар. Шушы уңайдан чуваш җәмәгатьчелегенең фикерен дә белештек.

«Бу күренешкә бик тискәре карыйм. Кеше үтерүчегә һәйкәл куйдылар. Начар бер гамәл. Ул анда озак тормас, дип уйлыйм. Чувашларның җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтте. Гуманитар институтлары, мәсәлән, язучылар берлеге, милли хәрәкәт вәкилләре каршы чыкты. Чувашлар ягыннан моны хуплау юк. Чуваш милләтенең фикерен исәпкә алмыйча куелган һәйкәл. Алар ихтыярыннан тыш», — ди Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков.

Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов: «Без — татарлар Чувашстанда 3,7 процент кына. Безнең фикер кемгә кирәк инде ул? Хәтта төп халыкны, 70 процент чувашларны да тыңламадылар. Алар да каршы иделәр. Үткән ел ук үзебезнең каршы фикерләребезне җиткергән идек. Беркем дә ул фикер белән санашмады. Бу җитәкчеләребезнең, мәскәүлеләрнең җирле халыкка булган мөнәсәбәте. Минем уйлавымча, Чувашстан Республикасының дәүләтен дә шундый хәлгә куйганнардыр», — ди.

Фәрит Гыйбатдинов сүзләренә караганда, һәйкәл куелуын халык белми дә калган, куелгач кына белгәннәр. Берәү дә хәйран калмаган. «Начармы, яхшымы икәнен тарих үзе күрсәтер әле», — ди ул.

«Явыз ысулларына карамастан, Иван Грозный Россияне берләштергән адәм заты буларак кабул ителә. Бүген заманалар тыштан тыныч булып күренсә дә, эчке яктан алай ук тыныч түгел. Мәскәүнең „кем баш булуын“ күрсәтәсе, яңадан, тагын да катырак ныгыйсы килә. Конституциядә бөтен милләтләр белән сез бертигез, әмма кем кулында икәнегезне онытмагыз дигән форматтыр бу дип уйлыйм», — диде Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе.

Чувашстан Республикасы халык язучысы Михаил Юхма: «Бу — безнең җитәкчеләребезнең ахмаклыгы. Чуваш милләтенең йөзенә төкерү белән бер бит ул. Рус, татар һәм чувашларның дуслыгын бозу омтылышы. Сораштырулар буенча 85 проценттан артык халык каршы чыккан бит. Иван Грозный — тарихта кеше үтерүче буларак билгеле шәхес. Бу бит халыкның теләгенә каршы чыгу, аның белән санлашмау. Алай ук халык теләгенә каршы чыгуны аңлап бетерә алмыйм мин», — ди өлкән буын вәкиле.

Үзенең моңа кискен каршы булуын Чувашстан Республикасы халык рәссамы Праска Витти (Виталий Петров) да тискәре карашын белдерде. «Бу гамәлнең әле тискәре йогынтылары булачак, бигрәк тә чуваш халкы өчен. Зур хәрефләр белән язып куя аласыз — мин каршы. Җитәкчеләребез куркак, алар һәйкәл кую инициативасына каршы тора алмаган. Теге яки бу халыкның ни дәрәҗәдә көчсез булуын тикшереп карау өчен эшләнә бу. Интеллигенция вәкилләре эшсез калудан куркып дәшми, гади эшчеләр әле бу хакта белеп тә бетермиләрдер. Чувашларның Казанны басып алуда катнашкан дигән сүзләрдән әле арындык кына. Бу бит безне Мәскәү пропагандасына бирелгән, дип күз алдына китерә», — ди рәссам Праска Витти, үзенең татарлар белән булган дуслыгы өчен борчылып.

«Явыз Иванга һәйкәл кую миңа бер дә ошамый, — ди Чуваш шагыйрәсе Альбина Юрату. — Берәр күренекле милли шәхесебезгә һәйкәл куйсалар, яхшырак булыр иде. Безнең чуваш тарихыбызны хөрмәт итәселәре, искә төшерәселәре килми икән, бүген иҗат иткән данлыклы кешеләребез — шагыйрь, язучылар, композиторларыбыз да күп. Бу безнең милли горурлык хисебезне үстерер иде. Иван Грозный Чувашия өчен нәрсә эшләгән соң ул? Без бит милли республика, бүгенге вәзгыяттә үзебезнең тамырларыбыз белән горурланып яшәргә тиешбез, гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга кирәк», — ди шагыйрә, журналистлар союзы әгъзасы, чуваш милләтенең киләчәген уйлап.

Альбина Юрату сүзләренә караганда, һәйкәл кую турында массакүләм мәгълүмат чараларында бернинди дә информация булмаган. «Интернеттан гына күреп белдек, һәйкәлне урнаштыргач», — ди ул.

Әстерхан шәһәрендә Иван Грозныйга һәйкәл куелырмы?

Хәзерге вакытта Әстерхан шәһәренең рәсми сайтында Иван Грозныйга һәйкәл куюга багышланган сораштыру бара. Россиядә Явыз Иван ролен уңай бәялисезме һәм аңа һәйкәл кую белән килешәсезме, дип ике сорау бирелгән. Әмма сораштыру шундый итеп эшләнгән - җавап биргәч тә аның нәтиҗәләрен, башкаларның һәм үзеңнең тавышыңны күреп булмый.

Әстерханда Иван Грозныйга һәйкәл кую тәкъдиме 1990 елларда ук әйтелә башлаган иде. 2016 елда “ВеРИм” оешмасы Ленин мәйданында Иван Грозный һәйкәлен кую тәкъдиме белән шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать итте. Мэр Алена Губанова “Иван Грозныйның фигурасы каршылыклы кабул ителү четерекле” булу сәбәпле, “катлаулы” мәсьәлә дип, тәкъдимне кире какты.

Быелның сентябрендә Әстерхан дәүләт университеты студентлары белән очрашу вакытында Бөтендөнья Рус Халык соборы башлыгы урынбасары Константин Малофеевтан Иван Грозныйга һәйкәл куюга мөнәсәбәте турында сорыйлар. Ул “Әстерханлыларга кирәк булса, чыгымнарның яртысын күтәрәм”, - дип җавап бирә.

Әстерхан өлкәсе "Дуслык" татар мәдәни оешмасы җитәкчесе, озак еллар өлкә парламентында депутат булган, Дума рәисе урынбасары вазифасында да эшләп алган Әнвәр Алмаев бу уңайдан үзенең фикерен белдерде: «Бу турыда инде әйткән идем. Тарихка явыз булып кереп калган шәхесләргә без һәйкәлләр куерга тиеш түгел. Явызлыкны хуплыйбыз икән, яшь буынны моннан соң ничек тәрбияләячәкбез соң? Тарих бит безгә Иван Грозный үзенең баласын үтергәне турында сөйли. Түбән Новгород шәһәрендә крестьяннарны суда батырып үтерү мисалы да бар. Әгәр дә без мондый вәхшилекне искә төшерәсебез килми икән, һәйкәл кую нигә кирәк? Бу Явыз Иванга гына калмый, ә барлык явыз кешеләргә шундый мөгаләмәдә мин. Без моны хупларга тиеш түгел. Яңа буынны дөрес, яхшы шәхесләребезгә күбрәк игътибар биреп тәрбияләргә кирәк».

«Мондый гамәлләрнең максатын да аңлый алмыйм. Әстерханда һәйкәл куелачагына ышанмыйм», — диде Әнвәр Алмаев.

Явыз Иванга һәйкәл кую уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы Шурасы тарафыннан Әстерхан өлкәсе губернаторына ачык хат язган. Әлеге хатта: «Шәһәр сайтында бара торган сораштыруны һәм Әстерханны яулап алуга багышланган тарихи-мәдәни комплекс төзүне туктатуыгызны үтенәбез. Чөнки бу төрле халыкларның тарихи хәтерен каршы куя, милләтара тынычлыкны боза. Аның урынына Әстерхан өлкәсе халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерүче истәлек корылмасын урнаштырырга тәкъдим итәбез», диелә.

Һәйкәл куелуны хуплаучы кеше булмады. Бөтенесе дә күрше халыкларның киләчәге, дуслыгы өчен борчыла, ни генә булмасын, милләтара низаглар килеп чыкмасын иде дигән теләктә.

Быелның июлендә Омск өлкәсе Тара шәһәрендә Себерне яулап алган кеше буларак тарихка кереп калган казак атаманы Ермакка һәйкәл куелды. Бик күпләр бу һәйкәлне куюга каршы булуга карамастан, аларның фикерләре исәпкә алынмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100