Итне йомшак итеп пешерү сере
Сыер ите сусыл һәм йомшак булып пешсен өчен аны махсус сыеклыкка салып тотарга кирәк.
Пешерер өчен иң зур осталык таләп ителә торган ит — ул сыер ите икән. Аны йомшак итеп әзерләү серен «Челнинские известия» сайты ачты.
Оста хуҗабикәләр сыер итен йомшак итеп пешерү өчен махсус сыеклык ясый. 1 литр суга чирек стакан тоз салып эретәләр. Ярты саткан шикәр комы кушарга да була. Ит кисәкләрен шушы сыеклыкка салып, утыз минут суыткычта тотасы. Иң күбе сигез сәгать тозлы суда тотарга ярый, диелгән әлеге хәбәрдә.
Шуннан соң ит кисәкләренә утырган тозны юып төшерәсе һәм пешерәсе.
Әлеге сыеклыкка салып тоткан ит сусыл һәм йомшак булып пешә, дип ышандыра киңәш авторлары.