Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Итне яхшылап пешерегез». Ир-атның эчендә 120 см озынлыктагы суалчан үскән

news_top_970_100

Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин «Телеграм» каналында бер пациентның эченнән 120 см озынлыктагы тасма суалчан алу турында яза. Операция ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, бу кеше эчендә тасма суалчан берничә ел дәвамында үскән. 58 яшьлек ир-атның эче бик авырта, күңеле болгана, күп тапкыр коса һәм башка симптомнар була. Аны хастаханәгә китерәләр һәм «эчәклек эшчәнлеге бозылган» дигән диагноз белән, үлекле хирургия бүлегенә салалар. Диагностика вакытында корсак куышлыгында үлек күп булуы ачыклана. Шуңа күрә аңа ачык операция ясарга карар кылалар. Табиблар ир-атның нечкә эчәклегендә тишек булуын күрә. Үлек корсак куышлыгына шуннан чыга. Һәм шунда тасма суалчанның койрыгын да табалар, дип яза министр.

Паразитны ир-атның эчәклегенең 20 см өлеше белән бергә алалар. Хәзер аңа паразитка каршы терапия ясыйлар.

«Эчәклек гельмент белән перфорацияләнү – сирәк очрый торган күренеш. Алда – май бәйрәмнәре, шуны истә тотыгыз: дуңгыз яки сыер итеннән ясалган шашлык яхшылап пешеп бетмәсә, кеше организмына «начар күршеләр» кереп урнашырга мөмкин. Аларның иң куркынычы – дуңгыз яки үгез тасма суалчаны. Бу паразитлар 14 метр озынлыкка кадәр җитәргә, кеше эчендә 10-15 ел яшәргә һәм куркыныч авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Авырмас өчен, итне яхшылап пешереп яки кыздырып ашарга кирәк», – дип кисәтә министр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100