news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җитмеш яшьлек Алла Пугачева сәхнәгә кайта

Кеше гомерендә җитмеш яшь бер тапкыр гына була, ди Примадонна.

news_top
Җитмеш яшьлек Алла Пугачева сәхнәгә кайта

Россия эстрадасының Примадоннасы Алла Пугачева якынча ун еллык тәнәфестән соң сәхнәгә кайта. Бу турыда «Российская газета» сайты хәбәр итә.

Киләсе елга 17 апрельдә Пугачева Кремль сарае сәхнәсендә юбилей концерты күрсәтәчәк. Бу турыда Кремль сарае мәйданчыгы сайтында хәбәр ителә.

Юбилей программасы «Алла Пугачёва. P. S.» дип атала.

  • 2019 елның 15 апрелендә Алла Пугачевага җитмеш яшь тула. Ул 2010 елда гастрольләргә йөрми башлавы турында әйткән иде. Шуннан соң ун елга якын бер генә сольный концерт та күрсәтмәде.

Булачак шоу турында Алла Пугачева үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә дә яза. «Кеше гомерендә җитмеш яшь бер тапкыр гына була. Ходаем, бу кичкә көч бир миңа», дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар