Җитмеш өч килолы Лилиана Ирназарова ничә килога ябыкмакчы?
Хәзер котычкыч булган һәр нәрсә модада, дип язган җырчы.
![Җитмеш өч килолы Лилиана Ирназарова ничә килога ябыкмакчы?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/2/25/b0baec9f3ffd4e4fa0f5924daf497b23e28e4a52c40990956ef8baa9468d.jpg)
"Йә, нәрсә, киттекме? 170 см буем була торып, авырлыгым 73 кило. Бу фотода 73нең барысы да минеке, кадерлеләрем. Беләм, филнең дә авырлыгы минекеннән азрак. Минем план -13 килограмм, ягъни 60 кг. Игътибар! 1 апрель көнне мин туры эфирда үлчәүгә басачакмын.
Ышаныгыз, минем буй белән 60 кило - чик түгел. Аннан соң ул инде котычкыч. Хәер, кем белә. Хәзер котычкыч булган һәр нәрсә модада бит.
Ике бала, ялкаулык һәм төнлә ашау үзенекен эшләде. Сау булыгыз, артык килограммнар. Ә юк!!! Хушыгыз! Кайсыгыз минем белән?" - дип язган Лилиана.
Инстаграм язылучылары арасында Лилианага кушылырга теләүчеләр шактый күренә. "Син бу килеш тә бик матур", - дип язучылар да бар.