news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Итле шулпа ашауның нинди зыяны бар?

news_top
Итле шулпа ашауның нинди зыяны бар?
Фото: © "Татар-информ"

Диетолог-консультант Алексей Кабанов, куе ит шулпасында ясалган ашлар организм өчен зыянлы булырга һәм җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә. Бу турыда «АиФ» хәбәр итте.

Алексей Кабанов сүзләренчә, ашларның бөтен төре диярлек ашказаны-эчәклек тракты өчен файдалы. Тик бу исәпкә куе ит шулпасында пешкән ашлар керми. Андый ашларда пуриннар була. Бу матдәләр артык булган чакта бөерләрдә ташлар барлыкка килә, буыннар авырта башлый.

«Икенчедән, итле шулпада туендырылган май кислоталары күп була, алар йөрәк-кан тамырлары авыруларына, диабетка һәм симерүгә китерә», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, итле шулпадагы ашны атнасына 1 тапкыр ашарга була. Ит исә майсызрак, мәсәлән, тавык яки күркә ите булса хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар