Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле рулет рецепты

news_top_970_100
Итле рулет рецепты

Камыр өчен кирәкле әйберләр: 2 йомырка, 3-5 аш кашыгы су, бераз тоз, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.

Бөтен ингредиентларны бергә яхшылап болгатабыз һәм камыр ясап куябыз. Камыр бераз ял итеп алса, яхшы. Бу очракта камыр бик тиз һәм җиңел җәеләчәк.

Эчлек: 500 г фарш, уртача зурлыктагы 1 баш суган, тоз, борыч. Суганны мөмкин кадәр вак итеп турап иткә кушабыз һәм тәменчә тоз, борчы кушып болгатабыз.

Калын төпле табада яисә казанда угычтан уылган 1 кишер һәм туралган 1 баш суганны үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

Камырны җәеп, өстенә, юка гына итеп, әзер фаршны сылап чыгабыз. Аны рулет итеп төреп, 5 см киңлектәге кисәкләргә бүләбез. Соңыннан әлеге кисәкләрне кыздырылган кишер һәм суган өстенә тезәбез. Рулет кисәкләре күмелерлек итеп кайнар су, шулпага тәменчә тоз өстәп, капкачын ябып, әкрен утта якынча 40 минут пешерәбез.

Суы кайнап бетсә, тагын бераз өстәргә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100