news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Итле кыстыбый рецепты

Питрәч районында итле булмаган ашны "кысыр" ризык диләр. Димәк, кыстыбый да шундыйлар рәтенә керә. Бу кагыйдәне бозып, кыстыбыйны да итле итеп пешердем әле. Яратып ашадылар.

news_top
Итле кыстыбый рецепты
Кыстыбый камырын һәркем үзенчә ясый. Миңа менә бу рецепт ошый.

Камыр өчен: 1 стакан җылымса кайнаган су, 2 аш кашыгы тәмле майонез, бер чеметем тоз, чама белән он.


 

Ингредиентларны кушып, камыр басарга. Бер җәемлек итеп кисәкләргә бүләргә һәм җәймә ясап, коры табада ике ягын да кыздырып алырга. Җәемнәрне бөкләргә һәм тастымал белән каплап барырга.

Эчлеккә бәрәңге боламыгын һәркем бертөрле ясыйдыр инде. Бәрәңгегә пешәр алдыннан тоз салырга. Пешеп чыккач суын саркытырга һәм изәргә. 

Атланмайда вак итеп туралган суган кыздырырга, шунда ук сөт салып кайнатып алырга. Бәрәңгегә салып яхшылап болгатырга.


Икенче эчлек: фарш, суган (угычтан уарга яки ит белән бергә иттарткычтан чыгарырга), тоз, төелгән кызыл яки кара борыч.

Бу массаны үсемлек мае салынган табада кыздырырга һәм капкачын ябып, 5 минут парландырып алырга.

Кыстыбый ясый башлыйбыз. Башта бәрәңге боламыгы җәяргә, аның өстенә - ит. 

Әзер кыстыбыйның ике ягын да атланмай белән майларга.

Тәмле булсын!



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар