Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле һәм дөгеле пәрәмәч рецепты

news_top_970_100
Итле һәм дөгеле пәрәмәч рецепты
Гөлгенә Сабитова

Гөлгенә Сабитовадан итле һәм дөгеле пәрәмәч рецептын тәкъдим итәбез.

Пәрәмәч камыры өчен 100 грамм каймак яки сыер мае яисә сыек май, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы коры чүпрә, ярты стакан сөт, ярты стакан су, он кирәк.

Эчлек өчен – тозлы суда бүрттерелгән дөге, суган, фарш, тоз, борыч.

Чүпрәне җылымса суда эретеп алырга. Калган ингредиентларны салып камыр ясарга.

Дөгене тозлы суда бүрттереп алырга. Ит янына суган, тоз, борыч салып болгатырга.

Камырдан кечкенә җәймәләр җәяргә, эчлеген салырга һәм пәрәмәчләр ясарга. Аннары майланган табага тезәргә һәм духовкада пешерергә.

«Пәрәмәчләрне табынга шулпа белән бирергә, эченә кайнар, суганлы, укроплы шулпа салып ашарга. Бик тәмле», –дип язган хуҗабикә социаль челтәрдәге битендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100