Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле гуляш рецепты

news_top_970_100
Итле гуляш рецепты
Михаил Захаров фотосы

Бәрәңге, макарон яки ярмадан пешерелгән ризыклар янына иттән әзерләнгән тәмле гуляш рецепты.

Кирәкле ингредиентлар: 1 кг ит, 2 баш суган, 1 кишер, 3 тырнак сарымсак, 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае, 200 г томат пастасы, 200 мл су, 50 мл 10-18 процентлы сөт өсте (сливки), 3 аш кашыгы он, тәменчә тоз һәм борыч, 1 аш кашыгы паприка.

Итне шакмаклап турарга. Аерым савытта он, тоз, борыч һәм паприканы кушарга да шунда ит кисәкләрен әвәләп алырга.

Табага 3-4 аш кашыгы көнбагыш мае салып, онда әвәләнгән ит кисәкләрен кызарганчы кыздырырга. Аннары иткә туралган суган, сарымсак, кишер өстәп, 5-10 минут томалап пешерергә. Шуннан соң томат пастасы, су салып һәм вакыт-вакыт болгатып, талгын утта 1 сәгать томалап пешереп бетерергә.

Әзер гуляшка сөт өсте һәм туралган петрушка, укроп кебек тәмләткеч үләннәр салып болгатып, газны сүндерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100