Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле белен рецепты

Әче камырдан пешерелгән белен эчендә ит.

news_top_970_100
Итле белен рецепты

Белен өчен кирәкле ингредиентлар: 1 л җылы сөт, 3 йомырка, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 аш кашыгы үсемлек мае, 1 кап коры чүпрә һәм 1-1,5 ст. он.

Башта җылы сөткә йомырка, шикәр, тоз һәм үсемлек маен салып болгатырга. Аннары он белән бергә чүпрәне кушып сыек кына камыр ясап бер сәгатькә җылы урынга куеп торырга кирәк. Камыр кабаргач беленнәрне кызган табага салып пешереп алырга.

Камыр кабарган арада эчлек әзерли торырга була. Эчлек өчен 4 пешкән йомырка, 1 баш суган һәм 300 г чамасы чыгарылган ит кирәк булачак. Ит белән суганны табада әзрәк тәменчә тоз һәм борыч кушып пешереп алабыз.

4 йомырканы шакмаклап турыйбыз һәм шуңа пешкән итне кушып болгатабыз.

Пешкән беленнәр эченә бер аш кашыгы чамасы эчлек салып төрәбез.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100