Россиядә күпбалалы гаиләләр өчен өстәмә түләү буларак «ата капиталы» кертү өченче һәм аннан соңгы балалар тууны стимуллаштырачак һәм аталарның ролен ныгытачак. Бу фикерне ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаиләне саклау, балалар һәм традицион гаилә кыйммәтләре комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко белдергән.
Ул билгеләп үткәнчә, еш кына күпбалалы гаиләләрдә бөтен финанс җаваплылыгы ир-атларга йөкләнә, чөнки күпбалалы аналарның 40 проценты эшләми, димәк, бу гаиләләр бары тик ата кешенең хезмәт хакына яши. Шул ук вакытта, сораштырулар күрсәткәнчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк бала тели.
«Минемчә, 2 миллион сум күләмендәге мондый капитал, бер яктан, аталарны үзләренең репродуктив планнарын тормышка ашырырга этәрәчәк, икенче яктан — ата кешенең гаиләдәге ролен күтәрәчәк», — ди Рыбальченко.
Ул аңлатканча, ана капиталы «гаилә капиталы» дип аталса да, аның төп мәгънәсе — аналар өчен гарантияләр тәэмин итү. «Ә бу очракта без нәкъ шундый ук инициативаны һәм практиканы аталарга карата да кулланырга тиеш», — дип өсти ул.
Комиссия рәисе аңлатканча, «ата капиталы»ның аерым шартлары булырга тиеш. Капитал бер гаиләдә (бер никахта) өч бала туган очракта бирелергә тиеш. Бу чара ныклы һәм тотрыклы күпбалалы гаиләләрне яклауны максат итеп куя.
Бүгенге көндә күп балалы гаиләләр еш кына икенче яки өченче никах нәтиҗәсе булып тора, ә эксперт фикеренчә, нәкъ менә бер никахта өч бала тәрбияләүчеләргә өстәмә ярдәм кирәк.
Россиядә ана капиталы программасы 2007 елдан эшли. 2026 елда беренче бала туганда бирелә торган сертификат суммасы 737 мең сумнан артык. Икенче бала тугач, гаилә өстәмә рәвештә тагын якынча 237 мең сум алырга мөмкин.